Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:58

Гаиләсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына – 110 ел. Шул вакыт эчендә 842 премьера күрсәткән театр мөдире Илфир Якупов тарихи пьесалар язылмый диярлек, язып китерсәләр куяр идек дип белдерә.

Гаиләсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 110 еллыгын зур чаралар белән каршы ала. Гасырдан артык вакыт эчендә 842 премьера күрсәткән бу театр бүген татар тарихын ачкан пьесаларга кытлык кичерә. Мөдир Илфир Якупов, язып китерсәләр, куяр идек дип белдерә һәм "тамашачы санын арттырабыз дип гел комедия генә кую дөрес гамәл түгел" дип саный. Азатлык Якупов белән театр репертуары, артистларның артык кычкырып сөйләве һәм шул вакытта арткы рәтләрдәге тамашачыларның сәхнәдән әйтелгән сүзләрне ишетмәве, татарлар яшәгән төбәкләргә гастрольләр турында сөйләште.

Илфир Якупов
Илфир Якупов

– Татарның ачы язмышына кагылган, кешеләрне уйланырга этәргән чукындыру, Сталин золымы, Идел буендагы коточкыч ачлык һәм башка шундый темалар сәхнәдә сирәк күтәрелә. Мондый спектакльләрне кую кирәк дип саныйсызмы?

– Әлбәттә, мондый спектакльләр кирәк. Алар бар, берсе төшеп кала икән, аның урынына икенчесе чыга. Татар яшьләре хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый турындагы "Үлеп яратты" (авторы Ркаил Зәйдулла) спектакле уйналмый башлагач, миннән аңлатма бирүне сораганнар иде. Сәбәбе гади: аңа тамашачы аз йөри башлады. Кием искергән кебек, спектакль дә тарала, сүтелә башлый бит. Шуңа күрә спектакль репертуардан төшеп калды.

Киләчәктә башка режиссер "Үлеп яратты" спектакленә дә яңа тормыш бирер

Хәзерге вакытта Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен уйныйбыз. Бу әсәр татарның ачы язмышы хакында. Анда да милли мәсьәләләр күтәрелә. Гомумән, һәрбер спектакльдә милләтне, телне саклау темалары бар. Туфан абыйның "Гөргөри кияүләре"н генә алыйк. Ул бездә егерме ел буе бара. Анда да бит шаяруга төреп гореф-гадәтләрне онытмагыз дигән кисәтү ята. Һәм бу кисәтү бу очракта керәшен татарлары аша бирелә, аны бөтен милләт үзенеке итеп кабул итә.

Тарихи пьесалар аз. Аны язар өчен чын, хакыйкый тарихны өйрәнергә кирәк. Мин бөтен язучының да тарихны берәмтекләп җыеп, өйрәнеп утырырлык түземлеге юк дип уйлыйм. Һәрхәлдә, заманча андый пьеса китергәннәре юк. Булса, ничек куймыйсың инде?! Әнә бит "Җилкәнсезләр" ничә гасыр элек язылган, һаман да актуаль. Камал сәхнәсенә генә дә бишенче тапкыр менде. Киләчәктә башка режиссер "Үлеп яратты" спектакленә дә яңа тормыш бирер. Шулай булган, шулай булачак инде ул.

"Җилкәнсезләр" спектакле
"Җилкәнсезләр" спектакле

– Бүген репертуар төзелгәндә нәрсәләргә игътибар итәсез?

– Тамашачы фикеренә колак салабыз, шул ук вакытта аның зәвыгын үстерергә тырышабыз. Зәвыкны булдыру өчен чит ил драматургиясен, рус классикасын да карарга кирәк. Татар драматургиясеннән классиканы, драма, трагедияне тәкъдим итәбез. Тамашачы санын арттырабыз дип гел комедия генә кую дөрес гамәл түгел.

– Шушы 110 ел эчендә ничә әсәр уйналган?

– 842 премьера куелган. Аларның тарихы, шушы театрда эшләгән артистлар, режиссерлар турындагы истәлекләрне туплап 100 еллыгыбызга ике томлы китап та чыгарган идек.

– Камалда иң күп куелган драматург кем икән?

– Монда мин Галәсгар Камал, Кәрим Тинчурин дип җавап бирер идем. Тинчуринның "Зәңгәр шәл"е, мәсәлән, 1926 нчы елдан бирле уйнала. Иң күп куелган спектакль дә шушы. Ул 2-3 ел гына репертуардан төшеп торган.

Калган елларда әлеге спектакль тулы куәтенә, һәр айда диярлек барган. Тинчурин бу спектакльдә башта үзе дә уйнаган. Шуннан бирле ничә буын алмашынган. Аннан кала иң күп куелганнар рәтендә Галиәсгар Камалның "Җилкәнсезләр", "Банкрот" спектакльләре тора. Туфан абый Миңнуллин әсәрләре дә күп уйнала. Үзе исән чакта ук классик язучыга әйләнгән сирәкләрнең берсе ул. "Җанкисәккәем" генә дүрт йөздән артыграк мәртәбә уйналды.

"Зәңгәр шәл" спектакле
"Зәңгәр шәл" спектакле

– 110 еллыкка нинди чаралар әзерләнде?

– Бәйрәм тантанасы ике көн барачак. Аңа кадәр режиссер Празат Исәнбәт яшәгән йортка истәлек тактасын элү тантанасы була. Сезон башланганнан бирле тамашачы өчен төрле бәйгеләр оештырылды. Спектакльләрдән җырларны туплап диск чыгарабыз. Театр тарихына багышланган томлыкларыбызның өченчесе әзерләнә. Ниһаять, Русия мәдәният министрыгы лицензиясен алып, биш спектакльнең видеодискын әзерләп бетердек. Монда Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр", "Җанкисәккәем", Чыңгыз Айтматов әсәре нигезендә куелган "Ахырзаман", Илгиз Зәйнинең "Люстра", Георгий Хугаевның "Кара чикмән" спектакльләре керде. Алар интернетта бар иде, хәзер диск рәвешендә чыкты.

110 еллыкта гына бөтен эшне төгәлләп булмый. Аларның кайсылары киләсе елга калачак. Ә тантана безнең бәйрәм генә түгел, гомумән, театр бәйрәменә әвереләчәк. Бу җәһәттән Татарстан хөкүмәте матди ярдәм күрсәтте. Дәүләт тарафыннан ярдәм булмаса, проектларның барысын да башкарып чыгып булмас иде.

Татар театрын таныйлар. Бәйрәм чарасына гына да төрле төбәкләрдән, чит илләрдән дә иллеләп кунак килә. Алар арасында Тыва, Якутия, Казакъстан театрлары вәкилләре бар. Килә алмаганнары видеокотлаулар җибәрәләр.

– Бәйрәм Казанда гына үткәреләчәкме? Татарлар яшәгән төбәкләргә чыгу хәерлерәк булыр иде. Театр чит илләрне күбрәк ярата.

– Киләсе ел безнең өчен гастрольләр елы. Әлбәттә, гастрольләрне Мәскәүдән башлыйбыз. Татар театрының сигез көн буе Русиянең мәртәбәле Кече театрында чыгыш ясавы, безне анда кертүләре өчен горурланырга кирәк дип уйлыйм. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә.

Күп җирләрдә спектакль куярлык сәхнә юк

Февраль аенда Чаллы, Түбән Камага барачакбыз. Апрель аенда Самарга һәм Туймазыга сәфәр кылабыз. Академия театрының Туймазыда әле бер тапкыр да булганы юк иде. Аннары Әлмәт, ә сентябрьдә Уфага килеп җитәчәкбез. Кызганыч, авылларда, кайбер районнарда чыгыш ясау мөмкинлегебез юк. Бу вакыт җитмәгәннән генә дә түгел, күп җирләрдә спектакль куярлык сәхнә юк. Заманча заллар спектакльләр өчен кулай түгел. Анда декорация сыеп бетми, ут яктырту проблемга әйләнә. Мондый җирдә матур спектакль куеп булмый, без тамашачының кәефен генә җибәрергә мөмкинбез.

– Камал театры артистлары сәхнәдә артык кычкырып сөйли дигәнне ишетергә туры килә. Бу зал зурлыктанмы, әллә театрның стилеме? Моннан котылу юлларын эзлисезме? Шул ук вакытта арткы рәтләрдә ишетелми дигән зарлар да бар.

– Кычкырып сөйләү турында беренче тапкыр ишетәм. Ә менә арткы рәтләрдә яхшы ишетелми дип үземә килеп әйткәннәре бар. Бу – акустикага бәйле проблемнар. Безнең залда төзекләндерү эшләре соңгы тапкыр 2007 елда булды. Шуннан соң биредә ремонт ясатканыбыз юк. Ә акустика үзгәреп тора. Әйтик, балконны тышлаган агач вакыт узу белән кибә, нәтиҗәдә яңгыраш үзгәрә. Залда, кызганыч, концертлар да үткәрелә. Бу да акустиканы боза. Шуңа күрә без мондый чараларны минимумга калдырдык. Ул бит әле сәхнәдәге атмосфераны да боза.

Залда тавышны йота торган чокырлар да бар

Сәхнә ул – магнит. Ул үзенә җылылыгы белән тартып тора. Шул ук вакытта залның үз җылылыгы бар. Болар күзгә күренми торган әйберләр. Хәер, театрның булмышы шунда, аның асылы да күзгә күренми торган әйбер – хисне сатуда бит. Эшчеләр, артистлар бу җылылыкны сизә, тоя, әлбәттә. Репетиция вакытында залда бер кеше дә юк. Тавыш нык яңгыраган кебек тоела. Зал тамашачы белән тулгач, халыкка тагын да ныграк "посыл ясарга" кирәк. Артистлар кычкырмыйлар, алар "посыл ясыйлар".

Залда тавышны йота торган чокырлар да бар. Җөмләң монда эләксә, ул адресатка килеп җитмәячәк. Мондый чокырлар бер бездә генә түгел, бөтен залда да бар. Идеаль залны минем әле очратканым юк. Ремонт ясау исә планга кертелде. Бу җәһәттән бездә президент Рөстәм Миңнеханов та булып китте. Әлегә эзләнү, ачыклау һәм документ эшләре бара. Шулай итеп, тавышның кирәгеннән артык яңгыравы яки ишетелмәвенә артист кына гаепле түгел. Әлбәттә, мин аларны тулысынча акларга җыенмыйм, аларның да арттырыбрак җибәргән яки эшләп бетермәгән чаклары була. Шул ук вакытта залда да яңгыраш бозылган булырга мөмкин. Әмма бу җитешсезлекләр төзәтелмәслек түгел.

– Бәйрәм җәһәтеннән өлкән буын артистларга игътибар буламы?

– Олуг шәхесләребезне бәйрәм көнендә генә искә алу дөрес булмас иде. Без алар белән ел әйләнә элемтәдә. Аларга аралашу, сәхнә кирәклеген аңлыйбыз.

"Гөргөри кияүләре" спектакле
"Гөргөри кияүләре" спектакле

– Без рекламга мохтаҗ түгел дигән, дөньякүләм фестивальләр бәрабәренә яшәгән театр да бар Казанда. Ул –​ Җәлил театры. Ә сез, киресенчә, рекламның һәрбер алымын кулланырга тырышасыз кебек. Монда чикләр ничек билгеләнә?

– Без бит Кока-кола эчемлеген, йә булмаса айфон рекламламыйбыз, хисси яктан баерга чакырабыз. Театр идеяләргә һәм төрле материалга шундый бай. Чөнки артистларыбыз да кабатланмас, спектакльләребез дә төрле-төрле. Әгәр безнең эш алымын реклам дип атыйбыз икән, бу әлбәттә, социаль реклама. Мин исә аны төрле каналлар аша яңалык турында мәгълүмат тарату дип атыйм. Мәгълүмат тарату ягыннан безне лидер дисең икән, чыннан да идеяләребез күп һәм без аларны актив кулланабыз. Башта бик сәер күренгән идеяләрне дә хуплыйм. Эзләнсеннәр, тапсыннар, бары тик битарафка әйләнмәсеннәр. Команда белән башкача эшләргә ярамый.

– Шәхсән үзегез театрга нинди яңалык алып килдегез?

– Шамил Зиннурович (Закиров - Камал театрының элекке мөдире) башлаганнарны эшләп бетерә алмыйм әле. Театрдагы хәзерге яңалыклар алар барыбер буласы иде. Чөнки театр заманнан калышмаска, киресенчә, берникадәр алдарак барырга тиеш әле.

Шамил абый шуны аңлады һәм театрны интернетка чыгарды. Спектакльләрне дискка яздыру эшен дә ул башлады. Калганнары – заман таләбе. Безне заман үзгәртә. Заманнан төшеп калырга безнең хакыбыз юк. Тамашачы арасында даими сораштырулар үткәрәбез, аларның теләкләрен искә алабыз. Әйтик, ноябрь аенда театрда сораштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәләре нигезендә тамашачыбызның уртача яшен, аның таләбен, мәгълүматны каян ишетүен беләчәкбез. Мондый сораштыру 2008 елда үткәрелгән иде. Ул вакытта без театрга күбрәк урта буын йөрүен күрдек.

– Алай да, хәзер тамашачының уртача яше нинди, алар күбрәк нинди спектакльгә йөри дип уйлыйсыз?

– Комедиягә йөриләр. Шул ук вакытта "Мәхәббәт FM" артык җиңел, миңа "Дон Жуан", "Ричард III" кебек спектакльләр ошый дип әйтүчеләр дә бар. Репертуарны җиңеләйтү бик үк дөрес булмас иде. Тамаша залында 843 урын бар, шул 843 тамашачының зәвыгы бер-берсенекенә охшамаган. Соңгы елларда зал яшәрә. Әле сораштыру нәтиҗәләре ясалмаган, ләкин мин һәрбер спектакль алдыннан тамашачыны үзем күзәтәм. 25-35 яшьлекләрнең шактый булуын күреп күңел сөенә.

* * * *

Азатлык Камал театры артистларыннан театрның 110 еллыгы һәм репертуарда нинди спектакльләр күрергә теләүләре турында фикерләрен сорашты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG