Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:09

Татарстан акчасын Мәскәүгә генә түгел, башка кирәкмәгән эшләргә дә әрәм итә


Путин Казанда спорт корылмаларын карап йөри (2013 ел, архив фотосы)

Рөстәм Миңнехановның салымнарны бүлешү мәсьәләсендә федераль үзәккә үпкә белдерүе Татарстанда күпләрдә яклау тапты, ә менә республикада калган акчаны да нәтиҗәлерәк тотып була бит уйлаучылар азрак булды. Әле бит Казан үзендәге акчаны гомумән эффектив тотмый, шуңа күрә ул акчаларны Мәскәү үзе бүлгәләп утырсын диючеләр дә бар. Һәм ни кызганыч, алар тулысынча ялгыша дип әйтеп булмый.

Күптән түгел генә Казандагы "Рубин" футбол клубы елына 2,5 млн евро алып торачак уенчы сатып ала икән дигән хәбәр күренеп китте. Шушы хәбәрдән соң иренмичә үзбездәге спорт такымнарының бюджетын карап чыктым. Татарстандагы ике иң эре спорт такымының бюджеты 4,5 млрд сум тәшкил итә. Аларның төп иганәчләре - "Татнефть", ТАИФ, "Связьинвестнефтехим" (СИНХ) һәм тагын берничә ваграк энергетика ширкәте. Шунысы кызык - әлеге сан 2017 елда Татарстан казнасыннан Мәскәүгә алыначак өстәмә салым акчасы күләменә тәңгәл диярлек. Бу бит әле ике клубка гына бүленгән сумма. Биредә спорт корылмаларын тотуга киткән чыгымнар бөтенләй исәпләнми.

Дөрес, кемгә, нәрсәгә иганә бирү, спонсор булу - ширкәтләрнең үз эше. Салым түләүдән соң калган табышларын кайда ничек тотасын алар үзләре хәл итәргә тиеш, дияр кайберәүләр. Ләкин әлеге ширкәтләрнең зур өлеше республика кулында икәнен онытмаска кирәк. Андагы җитәкче шураларда безнең хөкүмәт түрәләре, хәтта президент үзе утыра. Димәк, әлеге клубларны тотар өчен акча бүлеп бирү турындагы карарларны да алар чыгара.

Икенчедән, әлеге ширкәтләрнең табышлары өлешчә үз хезмәткәрләренә түләп бетермәүдән дә җыела, димәк, казнага китәргә тиешле физик затлар кеременә салым да түләнеп бетми кала. Әйе, клубларны ширкәтләр үз хезмәткәрләре исәбенә дә тота булып чыга. Алынган кредитларны, бурычларын каплауда алар бит экномияли алмый, аларын түләргә мәҗбүрсең.

Өченчедән. Мондый иганәчелектән бу ширкәтләргә ни файда? Алар нәрсә рекламлый? Нефтьме? Полиэтиленмы? Әлеге клубларның җанатарларына бу реклам кирәктер дип уйламыйм. Мәсәлән, танылган дөнья клублары үзләре үк иганәчеләр җәлеп итеп акча эшли. Бу - спорт киеме, азык-төлек, эчемлек җитештерүчеләр, автомобиль, электроника җитештерүчеләр, төрле авиаширкәтләр. Болар барысы да җанатарлар өчен кызык. Алар соңыннан бу тауарларны сатып ала. Ахыр чиктә бу иганәчеләр өчен дә файдалы. Керткән акчаларын кире чыгара алалар. Ә безнең "Газпром" футбол клубына, чит илдән килгән футболчыларга күпме акча түгә? Ә халыкка исә газ бәясен арттыра. Энергетиклар да акчаны һавадан ясамый, алар да үз хезмәтләренә тарифларны арттыра. Ягъни монда да без үз кесәбездән түлибез булып чыга.

Бездә акча әйләнешен арттыру урынына, аны спорт клублары аша әйләнештән чыгаралар

Дүртенчедән, әлеге клубларны тоткан акча республика әйләнешеннән чыгып китә. Алар спортчыларның ерактагы туган илләрен баета. Ул спортчылар үз илләрендә милек, машина, йорт, спорт тауарлары, башка кыйммәтле әйберләр сатып ала, хәтта әзерлек күнегүләрен дә алар чит илдә уздыра.

Әлеге проблемга бәйле тагын бер күпләр өчен аңлашылып бетмәгән парадокс бар. Кайбер илләрдә, уртачадан түбәнрәк хәлле кешеләргә казнадан өстәмә акча бүлеп бирү турында карарлар кабул ителә. Менә 2016 ел җәендә Швейцариядә ай саен ил бюджетыннан балигъ булган һәркемгә 2500, ә һәр балага 625 франк түләп бару турында тәкъдимне референдумга чыгарганнар иде, ләкин халык моны кире какты. Алар дәүләттән бушка акча алырга теләмәде, моны акылсызлык дип санады. Нишләп дәүләт шундый тәкъдим белән чыкты соң? Майларына чыдаша алмыйлармы әллә? Юк, анда акча саный беләләр. Аз керемле кешеләр дәүләттән өстәмә акча алгач, аңа кибеткә барып кирәкле, һәм иң мөһиме, җирле тауарлар сатып алачак. Шулай итеп, җитештерүчеләргә ихтыяҗ арта, сәүдә әйләнеше күтәрелә. Кайсы бизнесны үстерәсен, кемгә ташламалар бирәсен кабинет түрәләре түгел, халык үзе хәл итә. Халык акча янчыгы белән җитештерүчегә үз тавышын бирә. Ни кирәген үзләре хәл итә. Ә эшмәкәрләр аларның акчалары өчен көрәшергә, тырышырга мәҗбүр була.

Өстәвенә, халыкның кереме арту икътисадның башка тармакларын да стимуллаштыра. Бездә исә акча әйләнешен арттыру урынына, аны спорт клублары аша әйләнештән чыгаралар. Ул акчаны мохтаҗларга бирсәләр, күпкә яхшырак булыр иде. Бу икътисадны да этәреп җибәрер иде.

Ләкин, кызганыч ки, республикада мондый файдасыз икътисади сәясәт алып бару мисаллары бер шушы гына түгел.

Бу инфограмда төрле илләрдәге минималь хезмәт хакы күләме күрсәтелә. Русия бу өлкәдә иң хәерче илләр арасында, ә менә футбол такымнарына ул иң бай илләр дәрәҗәсендә ярдәм итә.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG