Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Дональд Трамп инаугурация тантанасында катнашучылар янына чыга

Инаугурация эшләре комитеты башлыгы, сенатор Блант әлеге тантананың әһәмияте турында сөйли. Блант АКШ тарихының күренекле вакыйгаларын һәм президентларын искә ала. Инаугурацияне бер намзәтнең җиңү тантанасы түгел, ә демократия тантанасы дип белдерде Блант.

Барак Обама һәм АКШның китеп баручы вице-президенты Джо Байден халык алдына чыкты. Инаугурациягә җыелганнар "Трамп! Трамп! Трамп!" дип сәламли. Трамп та шушы секундларда халык алдына чыга.

Инаугурация тантанасына Трампның җәмәгате, беренче леди – Меланья Трамп һәм АКШның сайланган вице-президентының җәмәгате Карен Пенс килде.

Вашингтонда инаугурация көнендә Трамп тарафдары һәм Трампка каршы

Трампның биш баласы да ант китерү тантанасында катнаша, иң кече Бэрронга 10 яшь. Ул Ак йортта яшәячәк.

Инаугурация чарасына килгән иң өлкәннәрнең берсе – АКШның 39нчы президенты Джимми Картер, аңа 92 яшь.

Трамп инаугурациясенә протест белдерүчеләр берничә машинаның, кибет тәрәзәсен ватты. Полиция белән бәрелешләр булды.

дәвам

XS
SM
MD
LG