Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күкрәнде халкын "тыюлык булмаса, җирләрегезне тартып алырга мөмкиннәр" дип куркыталар


Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота
Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота

Төмән өлкәсе Тубыл районының Күкрәнде авылында узган халык җыенында авыл кешеләре тирә-якны тыюлык дип игълан итүгә бертавыштан каршы чыкты. Өлкәдән килгән түрә Ольга Петрова "тыюлык төзелмәсә, сезнең авыл тирәсендәге җирләрне тартып ала башлаган очракта, без сезгә ярдәм итә алмаячакбыз", дип белдергән.

Күкрәнде һәм Ләчек авыллары тирәсендә "Үрдәкле" тыюлыгы төзүгә багышланган халык җыенында авыл кешеләре тыюлыкка каршы булуын белдергән. Бу хакта Азатлыкка Күкрәнде авылыннан Тубыл районы шурасы депутаты Ильяс Бугаев хәбәр итте.

Җыенда өлкәнең җир байлыклары департаментының экология идарәсе башлыгы Ольга Петрова үз фикерендә нык торып, тыюлыкның авыл халкына кирәклеген белдергән. "Әгәр тыюлык булмаса, сезнең җирләрне арендага биреп булачак, нефтьчеләр киләбез дисә, аларга да чик куеп булмаячак, без сезгә ярдәм итә алмаячакбыз", дигән Ольга Петрова.

Бугаев сүзләренчә, авыл халкына андый ярдәм кирәкми. "Бу авылда без 400 еллап яшибез, моңа кадәр безне беркем дә таламады, безгә ярдәм кирәкми, дидек", дип сөйли Ильяс әфәнде.

Авыл халкын якларга Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, өлкә думасының КПРФ депутаты Юрий Юхневич, активистлар Гөлсем Рябикова, Әнәс Гаитов, Булат Хасбулатов һәм Ринат Риханов килгән. Алар да тыюлыкка каршы чыгыш ясаганнар.

Бугаев сүзләренә караганда, фикер алышулар вакытында авыл халкы икегә дә бүленеп алган. Ләкин борынгыдан килгән кәсепләр саклану, ягулык өчен утын әзерләү рөхсәт ителү гарантияләнми торып, тыюлыкка ризалык бирмибез дигән нәтиҗә ясалган.

Төмән хакимиятләре сирәк очрый торган кошларның үрчүен арттырабыз дип, Күкрәнде, Ләчек татар авыллары тирәсен "Үрдәкле" тыюлыгы итәргә җыена. Авыл халкы, борынгыдан килгән кәсепләребез тыелачак дип, тыюлыкка каршы чыга. Тыюлык сылтавы белән, бу якларда нефть таба башларга мөмкиннәр дип тә шикләнә алар.

XS
SM
MD
LG