Accessibility links

Британия АКШны Русия белән "көч позициясеннән" сөйләшергә чакыра


Тереза Мэй
Тереза Мэй

Британия премьер-министры Тереза Мэй, республиканнарның Филадельфиядә узган фирка җыенында чыгыш ясап, Көнбатышның Русия белән мөнәсәбәтләре "хезмәттәшлек ит, әмма сак бул" шигаренә нигезләнергә тиеш дип белдерде.

АКШка эш сәфәре вакытында британ премьеры Тереза Мэй Русия белән хезмәттәшлек иткәндә Рональд Рейган алып барган сәясәткә игътибар итәргә чакыра. "Хезмәттәшлек ит, әмма сак бул" – Рональд Рейганның Советлар Берлеге белән мөнәсәбәтләр турында "ышан, әмма тикшер" шигаренең үзгәртелгән варианты", ди Мэй. Аның сүзләренчә, "Мәскәү белән диалогны безгә көч позициясеннән шундый итеп төзергә кирәк, хезмәттәшлек рухы каршы тору рухыннан өстенрәк булырга тиеш".

Британия җитәкчесе шулай ук британ-американ бәйләнешләрен ныгыту кирәклеге турында сөйләде. Әмма шул ук вакытта, дөнья тәртибен үзгәртү хакына чит илләрдә бергә алып барылган хәрби чаралар дәвере артта калды, дип билгеләде.

"Ләкин бу бездән тәвәккәл хәрби адымнар таләп итүче куркыныч алдында сүлпәнлек күрсәтәчәкбез дигәнне аңлатмый", ди Мэй.

АКШ президенты Дональд Трамп белән Тереза Мэйның сөйләшүе җомга көнгә билгеләнгән. Мэй – Трампны президент вазифасында очрашачак беренче чит ил җитәкчесе.

Тереза Мэй Трамп хакимиятен Иран белән атом-төш килешүеннән чыкмаска, Русия белән чиктәш илләрне сакларга һәм халыкара оешмаларга, аеруча НАТОга, Дөнья банкына һәм Халыкара валюта фондына таяныч күрсәтергә чакырды. Аларның барысы да реформалар таләп итә, ди Британия премьер-министры.

XS
SM
MD
LG