Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:06

Татар халкының Милли Мәҗлесе оешканга 25 ел. Әлеге оешманың беренче рәисе Тәлгать Абдуллин Мәҗлесне татарда демократиянең башы, дәүләт кризисында идарәне үз кулына алып китәрдәй оешма иде дип белдерә. Мәҗлес эшчәнлеген миллилекне торгызуда югары бәяли ул. Киләчәктә милли мәгарифне, латин имласын, татар телен торгызуда яңа күтәрелеш мөмкилеген дә кире какмый.

1992 елның 1-2 февралендә Казан шәһәренә Татарстаннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән 877 делегат Милли Мәҗлес оештыру корылтаена җыела. Аңа кадәр "Иттифак" татар фиркасе, Татар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" яшьләр оешмасы, "Суверенитет" комитеты, Мәрҗани исемендәге оешма җитәкчеләре татар халкын берләштергән, милли мәсьәләләрне хәл итәрдәй оешма төзергә дигән карарга килгән була.

Бу чарада ул вакыттагы Татарстан Югары шурасы депутаты, хәзер дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин да катнаша һәм Милли Мәҗлеснең беренче рәисе булып сайланып, ике ел эшли.

Тәлгать әфәнде сүзләренчә, алдан ул үзе һич кенә дә Мәҗлес рәисе булып эшләрмен дип уйламаган була. Корылтайга икътисад белгече, республиканың икътисади мөмкинлекләрен күзаллаган шәхес буларак чакыралар аны. Милли Мәҗлес оешуны ул Татарстанны республика буларак юкка чыгудан саклап калган вакыйга буларак та бәяли.

"Ул вакыттагы вазгыятькә караганда, Татарстанның Югары шурасы (парламент) суверенитет игълан итте һәм республикада Конституциягә, кануннарга үзгәрешләр башлады. Без көрчеккә килеп төртелдек, чөнки мин ул вакытта "Татарстан" депутатлар төркеменә җитәкчелек итә идем. Безнең төркемгә 290 депутатның 180ләбе керә иде. "Народовластие" – шурада икенче зур фракция һәм алар безнең оппонентлар иде.

Халыкара кануннар нигезендә, үзебезне милләт идарәсе дип игълан итеп, милләт үсешен үз кулыбызга алабыз дип белдердек

Безнең төркем – күпчелек, Конституциядән кала бөтен кануннарны да кабул итә алганга, алар – "Народовластие" Югары шура эшчәнлеген туктатты. Сессия эшен башларга мөмкинлек бирмәделәр. Бу хәл, үзенә күрә, Югары шураның кризисы һәм бердән-бер булган дәүләт төзелешен таратуга китерергә мөмкин иде. Һәм нәтиҗәдә республикага да юкка чыгу куркынычы янады.

Менә шундый хәлдә, нәрсә эшләргә дигән сорау килеп туды. Без халыкара кануннар нигезендә, үзебезне милләт идарәсе дип игълан итеп, милләт үсешен үз кулыбызга алабыз дип белдердек. Әгәр рәсми хакимият эшли алмый икән, димәк без хакимиятне үз кулыбызга алабыз булып чыга иде. Корылтай әнә шул максатларда үтте дә. Алдан Мәҗлесне оештыру эшләрен миңа үтәргә кирәк дип уйламаган да идем. Анда Фәүзия Бәйрәмова зур эшләрне башкаручы иде.

Урамнарда күтәрелгән таләпләр белән генә калмыйча, өстәл артына утырып, бер-беребезне тыңлап, алга максатлар билгеләп, эш башларга кирәк иде. Без моны эшли алдык", ди Абдуллин.

Татарстан дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин. "Business Online" фотосы
Татарстан дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин. "Business Online" фотосы

Тәлгать әфәнде сүзләренчә, Милли Мәҗлес татар халкында демократиянең башы була. "Башларга бик авыр бит. Без менә шуны эшләргә телибез дип әйтү кирәк иде. Ә аны әйтмичә берни дә эшләп булмый. Халык белән исәпләшергә теләмәсәләр дә, "без бар" дип белдердек. Миңа Русия җитәкчелеге белән төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә катнашырга туры килде. Без дәлилләр китергәнгә, алар безнең белән исәпләштеләр дә", ди Абдуллин.

Тәлгать әфәнде сүзләренчә, Мәҗлес дөньякүләм кеше хокуклары нормаларыннан тайпылмау нигезендә үз эшен башлап җибәрә. Ирек, демократия принциплары иң югары өстенлектә итеп күрсәтелә.

Ул вакытта республика нефтьтән файда күрми иде

"Байлыкларга колониальләрчә караштан китүне максат иттек. Ул вакытта республикада зур күләмдә нефть табылды, әмма республика, ул вакыттагы икътисади сәясәт сәбәпле, аның файдасын күрми иде. Шуңа күрә, үзебезнең дәүләтебезне оештыру кирәк иде", дип искә ала Абдуллин Мәҗлес төзү максатларын барлап.

Икенче көнне, ягъни 1992 елның 2 февралендә Татарстан Югары шурасы җыела. Утырышта барлык депутатлар да катнаша. "Югары шура эшен дәвам итте һәм Татарстан бүген дә эшен дәвам итә һәм алга омтыла", ди Абдуллин.

Татарстаның бүген дөньяда тоткан урынын күзаллаганда, үз вакытында Милли Мәҗлеснең әһәмияте бик зур иде дип тә өсти Абдуллин. Милли Мәҗлесне ул шулай ук милли үзаңны үстерүдә дә, татарда үз милләте белән горурлану хисе булдыруда әһәмияте зур иде дип әйтә.

"Ул вакытта татар милләте изелде бит, травмайларда да татарча сөйләшергә ярамый иде. Гореф-гадәтләр дә артык рухланмыйча үткәрелде. Милли үзаңның үсүе кирәк иде. Милли Мәҗлес – ул дәүләт идарәсе түгел иде бит. Ул халыкка үзен ничек тотарга, ничек яшәргә, татар буларак дөнья синең үзеңнән дә тора дигәнне күрсәтеп, белдереп торучы оешма иде", ди Тәлгать әфәнде.

Милли Мәҗлес дәүләтнекенә бик тә ошаш структуралар да булдыра. Милли мәдәният, милли мәгариф, халыкара эшләр, хокук, милли икътисад, дин, экология комиссияләре төзелә.

"Мисал өчен, татар халкының мәхкәмәсе җәзалаучы, җәза бирүче оешма түгел, ә татар, татар буларак, электән килгән кагыйдәләрне бозмаска тиеш иде. Аларга тәртип бозмау, исереп йөрмәү, сугышмау, балаларны начар тәрбияләмәү дә керде һәм үтәмәгән очракта бу милли җинаять буларак саналды", ди Абдуллин. Аның сүзләренчә, Милли Мәҗлес – татарга татар булып яшәү рәвешен күрсәткән оешма булып тора.

Мәҗлескә дәүләт хакимияте эшләре белән шөгыльләнергә туры килмәячәк дип белдердем

Милли Мәҗлес ул вакыттагы дәүләт җитәкчелегенең күңеленә хуш килми күрәсең. Мәҗлес оешу корылтаеның икенче көнендә Татарстан Югары шурасы дәүләт эшләренә тыкшынмаска дигән карар чыгара.

"Мин корылтайның икенче көнендә Югары шура үзенең эшен дәвам итсен һәм шул ук вакытта без дә үзебезнең карарларны чыгара алсын өчен, Мәҗлескә дәүләт хакимияте эшләре белән шөгыльләнергә туры килмәячәк дип белдердем. Әгәр алар эшләми икән, без һәрвакыт эшчәнлек башларга әзер идек. Милли Мәҗлес, әнә шуңа күрә, таратылмады, ә рухи-әхлакый якны, милли үзаңны үстерүне үз кулына алды. Югары шура шуннан соң дәүләт идарәсе эшләрен үз кулыннан ычкындырмады инде. Милли Мәҗлес – безнең поездның запас юлы иде.

Соңгы вакытларда Миңтимер Шәймиевнең (Татарстанның беренче президенты), хәзерге президентның (Рөстәм Миңнеханов) роле бик зур. Миллилек хәзер икътисади реформаларда да, эре проектларда да урын ала, әһәмияткә ия булып тора, дөнья күләмендә дә күренеп тора", ди Тәлгать әфәнде.

Аның фикеренчә, үз вакытында Милли Мәҗлес күтәргән мәсьәләләр бүген дәүләт тарафыннан яхшы ук дәрәҗәдә хәл ителгәнгә әлеге оешманың барлыгы артык сизелми. Милли Мәҗлес ниндидер ялгышлар җибәрде һәм шул сәбәпле эше сүлпәнләнде дип исәпләми ул.

Алга таба көчлерәк булган саен, безнең рухи ихтыяҗ да зуррак булачак

Бүген Татарстанда галимнәр дә, белгечләр дә, яшьләр дә, җәмәгатьчелек тә дәүләт теле булган татар теленең рус теле белән бер дәрәҗәдә кулланылмавына, латин имласына күчә алмауга, Казан университетында гөрләп эшләп килгән татар факультетының ябылуына, татар белгечләрен әзерләү, Бердәм дәүләт имтиханы сәбәпле татар телен укыту кимүгә борчылу белдерә.

"Әлбәттә, кискенрәк куелырдай мәсьәләләр дә бар. Ул – татар теле, мәгариф, шул ук әлифбаның нинди булырга тиешлеге дә. Аларны күтәреп чыгарга да була, әмма ул башка өлкәләрдәге интеграциягә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бүген Татарстан Русия тарихында, икътисадында күренекле урын алып тора. Без җитәрлек дәрәҗәдә көчле һәм үзебезне кимсетелгән итеп сизмибез. Кем белә, вакыт җитеп, кирәк була калса, әлеге мәсьәләләрдә дә (тел, мәгариф) яңадан кабынырга мөмкинбез. Объектив ихтыяҗны ашыктырырга ярамый. Без алга таба көчлерәк булган саен, безнең рухи ихтыяҗ, теләкләребез дә зуррак булачак", ди Абдуллин.

Татарстан Югары шурасы депутаты булганчы Тәлгать Абдуллин Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисенең урынбасары булып эшли. Депутат булып сайлангач, дәүләт оешмаларында эшләргә ярамаганга, Алабугада төзелә торган автомобиль заводы җитәкчесенең икътисад урынбасары булып күчә. Милли Мәҗлес төзелгән вакытларда ул әлеге завод җитәкчелегендә була.

Татарстан Конституциясе төзелеп, аның сүзләренчә, республикада төп игътибар игътисадка бирелә башлагач, 1993 елның ноябрендә "Ак Барс" банкы идарәсенә рәис булып килә. "1994 елдан иҗтимагый эштән китеп икътисади өлкәдә генә эшли башладым", ди хәзер Татарстан дәүләт торак фонды җитәкчесе булып эшләүче Абдуллин.

Мин ничек инде икенче сортлы була алыйм дип аптырадым

Тәлгать әфәнде Үзбәкстанда туа. Тамырлары Башкортстанның Туймазы якларыннан. Әтисе Мидхәтнең күп җирләре була. Кулакларны бетерү, золым башлангач, ул туган җирләреннән качарга мәҗбүр була. Казанда белем ала, Урта Азиягә китә. География, тарих укытучысы була, партия оешмаларында да эшли. Гомере буе туган җирләренә кайту теләге белән яши. Абдулиннар гаиләсенә туган җирләреннән чәкчәк һәм каклаган казлы посылка килү зур бәйрәмгә әйләнә торган була.

"Татарстан рухын мин һәрвакыт тоеп яшәдем. Үзбәкстанда татарлык көчле иде һәм анда укуны тәмамлап, Татарстанга кайтканда мин үземне ирекле итеп тоярмын дип хис иттем. Әмма вазгыятьнең бөтенләй башка булуын күреп, мин ничек инде икенче сортлы була алыйм дип аптырадым. Күп укыдым", дип искә ала Тәлгать әфәнде үзен милли хәрәкәткә китергән сәбәпләрне.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG