Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch кырымтатарларга басымны хөкем итә


Эмиль Курбединовта тентү
Эмиль Курбединовта тентү

Русия хакимияте тарафыннан кырымтатар активистларының тоткарлануы аннекисяләнгән Кырымда кеше хокуклары гарантияләрен чикләүнең дәвамы булып тора, диелә Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы белдерүендә.

HRW хокук хаклау оешмасы Кырымда тоткарланган активистларны яклап чыгыш ясады. "Русия хакимияте адвокатларны һәм активистларны эзәрлекләүне туктатырга һәм кырымтатарларның хокукларын гарантияләргә тиеш", диелә HRW белдерүендә.

Сүз кырымтатарларның хокукларын яклаучы, экстремизм нигезендә эзәрлекләнүче Эмиль Курбединов һәм мәхкәмәдә Кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Николай Полозов турында бара.

Хокук яклаучылар юристларны эзәрлекләүләрне сәясәт белән бәйли һәм ул ярымутрауда эшләүче башка адвокатларны куркытыр өчен юнәлтелгән дип саный.

25 гыйнвар Акмәчеттә Умеровны яклаучы адвокат Николай Полозовны тоткарладылар һәм сорау алгач иреккә чыгардылар. Адвокат моны аңа басым ясау нияте дип атады. Хәзер ул яклаучы статусыннан шаһит статусына күчерелде һәм Мәҗлес рәисе урынбасарын яклый алмаячак.

26 гыйнварда Бакчасарайда кырымтатарларның йортларында тентүләр башланды. Мәскәүдән билгеләнгән хакимият Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелүчеләрне тоткарлау эше баруын белдерде. Ул көнне шикләнелүче Салиевны якларга баручы адвокат Эмил Курбединовның машинасын туктатып адвокатны Акмәчеткә алып киттеләр. Интернетта экстермистик материаллар таратуы өчен гаепләнеп, адвокат 10 көнгә сак астына алынды.

Русиянең 15 төбәгеннән юристлар Курбединовка карата сәяси эзәрлекләүне булдырмауны сорап адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG