Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:12

Энгел Фәттахов: "Укытучылар әзерләү өчен бюджет урыннарын арттырырга сорадык. Яулык мәсьәләсе күтәрелмәде"


Энгел Фәттахов (с), Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Васильева

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгел Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуда укытучылар әзерләү өчен бюджет урыннарын арттыру кирәклеген белдергән. Очрашуда яулык мәсьәләсе күтәрелмәгән.

31 гыйнвар Мәскәүдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф министры Энгел Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Энгел әфәнде Азатлыкка белдергәнчә, әлеге очрашуда республикадагы мәгарифнең хәле, төрле проектлар турында сөйләшкәннәр һәм укытучылар әзерләү өчен бюджет урыннарын күбәйтү тәкъдиме белән дә чыкканнар.

"Әлеге очрашу вакытында без укытучылар әзерләү өчен югары уку йортларында өстәмә бюджет урыннары булдыру мәсьәләсен күтәрдек. КФУга һәм Чаллы педагогия университетына урыннар сорадык. Әйбәт укытучылар әзерләү безнең төп мәсьәлә икәнне белдердек. Хәзер безнең укытучылар әзерләү өчен максатчан укырга кабул итү програмы бар", ди Фәттахов.

Аның сүзләренчә, татарстаннарның әлеге тәкъдимен Васильева уңай кабул иткән.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдиренең уку-укыту эшләре өчен җаваплы урынбасары Рамил Мирзаһитов узган елның ноябрь ахырында булган матбугат очрашуында: "Институтка бюджет урыннары 25 урынга кимрәк бирелде. Узган ел белән чагыштырганда, филология белгечлегенә быел 35 урынга кимеде, 40 урын гына бирелде", дип белдергән иде. 2015 елдан КФУда татар мәктәпләре өчен математика укытучыларын әзерләү дә бетерелгән иде.

Васильева белән очрашуда Татарстанда мәктәпләр төзү програмы турында да сүз күтәрелгән. "Без быел өч мәктәп төзергә планлаштырабыз. Ул хакта да сөйләштек", ди Фәттахов. Татарстанда быел федераль програм нигезендә Казан, Чаллы һәм Биектауда мәктәп салу планлаштырыла.

"Азюркадагы хәлне тикшерәбез"

Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, аерым алганда, Мордовиянең Азюрка мәктәбендә яулык мәсьәләсе кискенләште. Яулык ябып йөргән укытучыларны эзәрлекләүләр башланды. 24 гыйнвар Мәскәүдә узган матбугат очрашуында министры Ольга Васильева да Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде.

Энгел әфәнде сүзләренчә, Васильева белән очрашуда әлеге проблем күтәрелмәгән.

"Без бу хәлне тикшерәбез. Азюрка мәктәбенең белем бирү күрсәткечләре начар түгел. Без үзебезнең мәктәпләрдә (Татарстанда - ред) яулык мәсьәләсенә таләп куймыйбыз. Бала шулай (мөселманча - ред.) тәрбияләнгән икән, аны берни дә эшләтеп, мәктәпкә кергәндә генә таләп куеп булмый.

2013 елда Татарстан хөкүмәтенең мәктәп киеменә таләпләр турында карары кабул ителде. Шул карар нигезендә бүген мәктәп мөдирләре һәм мәгариф җитәкчеләре алдында үзебезнең бурычыбызны куйдык. Республикада бу мәсьәләдә бернинди дә аңлашылмаучанлык юк", ди Фәттахов.

Казанда 2-3 мартта "Русия мәгарифе" дип аталган халыкара конференция уза. Энгел әфәнде сүзләренчә, Васильева бу чарага киләчәген әйткән. Әлеге конференциядә милли мәгарифкә багышланган "Мәктәп һәм күпмилләтле дөнья" дип аталган секция дә эшләячәк. Анда күпмилләтле мәктәпләрдә белем бирү, укытучылар әзерләү турында да сүз булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG