Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:14

Төркиядә конституциядә дәүләт төзелешен парламент системыннан президент системына үзгәртүне күздә тоткан канун парламентта кабул ителде һәм раслау өчен Төркия президентына җибәрелде. Азатлык яңа конституциянең уңай һәм тискәре якларын барлады.

Төркиядә республика корылганнан бирле яшәп килгән парламент системы апрельдә узачак референдум белән президент системына үзгәрергә мөмкин. Илдә төрле катлаулар арасында зур бәхәсләр китереп чыгарган хәзерге конституциянең 18 маддәсенә үзгәрешләр керткән канун парламентта кабул ителде һәм 2 февраль президент раславына җибәрелде.

Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган 15 көн эчендә әлеге канунны расларга мөмкин, шул ук вакытта расламыйча, вето куеп, парламентка кайтару хокукына да ия.

Канун расланган очракта, ул Resmi Gazeta'да басылып чыгачак һәм шуннан соң 60 көн эчендә Төркия халкы конституциягә үзгәреш керткән канунга карата референдумда үз фикерен белдерәчәк.

18 яшьлек депутат министр да була ала дигән сүз

Төркиядә зур бәхәсләр китереп чыгарган әлеге үзгәрешләр кабул ителсә, 18 яшен тутырган ватандашлар парламентка сайлана алачак. Әлегә депутат булу яше 25. Димәк, 18 яшьлек депутат министр да була ала дигән сүз. Төркиядә күпләр тәҗрибәсез яп-яшь депутатның ничек итеп министр булачагын тәнкыйть утына тота. Хакимият моңа җавап итеп, әгәр 18 яшьлек ватандаш сайлау хокукына ия икән, ул бер үк вакытта сайлану хокукына да ия булырга тиеш ди.

Яңа конституция маддәләре нигезендә шулай ук депутатларның саны да арттырыла. Хәзерге парламент 550 депутаттан торса, яңа системда депутатлар санын 600гә җиткерү карала.

Моңа кадәр президент вазифасына сайланган кеше тарафсыз булырга һәм илдәге барлык фиркаләргә дә тигез карарга тиеш дигән кагыйдә нигезендә үз партиясе белән элемтәсен өзергә тиеш булса, яңа конституция маддәләре ул элемтәне өзүне күздә тотмый. Ягъни, президент булып сайланган кеше үз фиркасенең башында калачак дигән сүз.

Яңа конституциядә премьер-министр вазифасы бетерелә, аның урынына президент ярдәмчеләре вазифалары булдырыла һәм президентка үз ярдәмчеләрен, министрларны билгеләү хокукы бирелә.

Яңа конституциянең иң зур бәхәс китереп чыгарган маддәләренең берсе – Хөкемдарлар һәм прокурорлар югары шурасы әгъзаларын билгеләүдә президентка зур вәкаләтләр бирелү. Чөнки яңа конституция маддәсендә бу шура әгъзаларының яртысын президент турыдан-туры үзе билгели алачак, ә калган яртысын парламент сайлаячак диелгән. Хокукчылар нәкъ менә шушы маддә яңа конституцияне кабул ителмәслек итә дип белдерә.

Башкала Әнкарада адвокат булып эшләүче Сәет Кванч Коч яңа конституция Төркиянең демократик структурасына бөтенләй туры килми, дип саный.

Сәет Кванч Коч
Сәет Кванч Коч

"Хәзерге конституциянең үзгәртелергә уйланылган маддәләрендә иң әһәмиятлесе – президентның Хөкемдарлар һәм прокурорлар югары шурасы әгъзаларының яртысын үзе, ә калган яртысын аның фиркасе хакимлек иткән парламент сайлаячак дигәне.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге оешма хөкемдар һәм прокурорларның вәкаләт һәм вазифаларын билгели. Бу очракта Төркиянең канун чыгару оешмасы һәм башкарма хакимият вазифалары гына түгел, ә хөкем чыгару системының вазифаларын билгеләү да бер кеше кулына күчә. Шуңа күрә, бары тик бер маддәнең генә үзгәрүе дә яңа конституцияне кабул ителмәслек итә.

Яңа конституциядә президент нәрсә тели, шуны эшли алачак

Нәтиҗәдә, Төркия конституциясенә үзгәреш кертү безне бер кешегә бәйләп куюдан да бигрәк, Төркия президентының диктатор булу мөмкинлеген китереп чыгара. Ягъни, яңа конституциядә президент нәрсә тели, шуны эшли алачак.

Хокукчы буларак, яңа конституциягә икенче тәнкыйтем шул – яңа конституциядә президент бернинди сәбәп күрсәтмичә, парламентны тарката алачак. Ул вакытта яңа депутатлар сайланганчыга кадәр кем хакимияттә калачак? Башкарма, канун чыгару, хөкем итү вазифалары кемнең кулында булачак? Шуңа күрә, бу очракта да яңа конституция Төркиядәге хокук дәүләте аңлаешын юкка чыгара, дип белдерде Азатлыкка адвокат Кванч Коч.

Төркиянең Milli Gazeta журналисты Тимучин Мәрҗәнуглы яңа конституциянең нинди уңай һәм тискәре яклары бар дигән сорауга җавап итеп, моңа апрель аенда референдумда җавап биреләчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, Төркиянең яңа конституциясенә халыкның яртысы уңай, яртысы тискәре карый.

Тимучин Мәрҗәнуглы
Тимучин Мәрҗәнуглы

Күпләр яңа конституция маддәләрен якыннан тикшереп тормый. Эрдоган яклылар уңай тавыш бирәчәген әйтсә, оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе (CHP – Cumhuriyet Halk Partisi) башлыгы Kәмал Кылычдароглу яклылар исә, Эрдоганга каршы булганга, тискәре тавыш бирәчәген әйтә, дип белдерде Азатлыкка Мәрҗәнуглы.

"Уңай тавыш бирергә җыенучылар арасында, кайбер кануннарның оппозиция каршылыгы нәтиҗәсендә тоткарлануына эчләре пошып, яңа системның яхшырак эшләвен теләүчеләр дә бар. Көчле Төркия булуын телиләр. Карарлар, кануннар тиз кабул ителсен диләр.

Берничә көн элек AK партиясе (Adalet ve Kalkınma Partisi) депутатлары арасында, президентка якын торган депутатлар белән очрашырга туры килде. Референдумда уңай тавыш бирәчәкләрен һәм шул ук вакытта борчылуларын да җиткерәләр.

Хәзергә Эрдоган исән, без аны беләбез, таныйбыз, әмма Эрдоган үлгәч яңа президент Төркияне яратмый торган катлаудан сайланса...

Хәзергә Эрдоган исән, без аны беләбез, таныйбыз, әмма Эрдоган үлгәч яңа президент Төркияне яратмый торган катлаудан сайланса, ул вакытта ни булыр икән диләр. Ягъни киләчәккә шикләнеп карыйлар”, дип белдерде Тимучин Мәрҗәноглы Азатлыкка.

АК партиягә якынрак торган җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре референдумда уңай тавышлар 55-60 процент булачак дип белдерә, ә оппозициягә якынрак торган сораштыру үзәкләре исә тавышлар 50гә 50 дип бара.

Конституциягә Төркиянең хакимият структурасын парламент системыннан президент системына үзгәртәчәк үзгәреш кертү канунын президент Рәҗәп Эрдоган 15 көн эчендә раслаячак яисә расламыйча парламентка кайтарачак. Әмма күпләр бу канун 15нче көндә расланыр дип көтә. Бу очракта референдум 9 яисә 16 апрельдә оештырылачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG