Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:43

Татар халкының Милли Мәҗлесе оешканга 25 ел. Аның оештыру башында торучы, икенче рәисе булган Фәүзия Бәйрәмова Милли Мәҗлес 100, 25 ел элек тә бер генә максат куйды – татарның бәйсез дәүләтен булдыру дип әйтте. Азатлык җәмәгать эшлеклесе белән 25 ел элек булган вакыйгаларны барлады.

1992 елның 2-3 февралендә Милли Мәҗлес оешкан булса, 7 февральдә аның эшчәнлеге канунсыз дип карар ителә. Милли Мәҗлесне бер-берартлы Тәлгать Абдуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Габдулла хәзрәт Галиулла, Илдус Әмирхан кебек шәхесләр җитәкли. Төрле каршылыкларга карамастан, Милли Мәҗлес ике дистә елга якын вакыт эшли, әмма бүген ул оешма буларак инде юк.

– Фәүзия ханым, 1990нчы еллар башында милли тормыш гөрли иде, төрле милли оешмалар барлыкка килеп эшләде. Ни өчен Милли Мәҗлес кирәк булды, 25 ел элек барлыкка килгән яңа оешманың роле нинди иде?

– Милли Мәҗлес 100 ел элек тә, 25 ел элек тә бер мәсьәлә белән җыелды һәм эшләде, ул – татарның дәүләтчелек идеясен торгызу иде. Идел-Урал штаты вакытында, 1917 елның азагында, 1918 елның башында мондый декларация була, әмма алар аны Казанда игълан итеп өлгерә алмый. Иртәгә корылтай дигән көнне большевиклар халыкны туздырып тарата, җитәкчеләрне кулга ала. Корытайда татар дәүләтчелеге игълан ителми кала.

1991 ел бушка үтте

25 ел элек төзелгән Милли Мәҗлес – шуның дәвамы. 1992 елда ни өчен кисәк кенә күтәрелдекме? Әйе, бер яктан "Иттифак" фиркасе дә бар, Татар иҗимагый үзәк эшли, Суверенитет комитеты да эшчәнлеген алып бара, Татарстанның рәсми парламенты да бар. Татарстан ул вакытта суверенитет Декларациясен кабул иткән, әмма аны дөньяга чыгару, аны таныту, аны ныгыту эше җитәрлек түгел иде. Эш туктап калганын күрдек. Тарихи документларга күз салсагыз, 1992 елга кадәр Татарстанның Югары Советы тарафыннан берни эшләнмәгәнен күреп була.

Фәүзия Бәйрәмова (с), Әмир Мәхмүтов, Тәлгать Абдуллин, Зәки Зәйнуллин Милли Мәҗлеснең I корылтаенда. 1-2 февраль, 1992 ел
Фәүзия Бәйрәмова (с), Әмир Мәхмүтов, Тәлгать Абдуллин, Зәки Зәйнуллин Милли Мәҗлеснең I корылтаенда. 1-2 февраль, 1992 ел

1991 ел бушка үтте. ГКЧП вакыты иде, бәйсезлекне ныгытырга кирәк дип мин ачлыкка чыктым, 15 октябрьдә халыкны кыйнап тараттылар. Суверенитет юнәлешендә хәрәкәт юк, җитәкчеләр дә әллә куркып, әллә тынып калды. Шушында аңладык: милләт бәйсезлек мәсьәләсен хәл итүне үз кулына алырга, Татарстан, татар халкы язмышын хәл итәргә тиеш, моны җитәкчеләрдән көтеп утырырга мәгънә юк дигән нәтиҗәгә киленде. 1991 елны оештыру комитетын булдырылдык, 1992 еның 1-2 февралендә Корылтай узачак дип билгеләдек.

– Ә Татарстан җитәкчелеге моны ничек кабул итте?

Милли Мәҗлес тышкы сәясәтне дә алып барды

– Әлбәттә, каршы иде. Иртәгәсе көнне корылтай узарга тиеш, ә 31 гыйнвар көнне Татарстан президенты булган Миңтимер Шәймиев бернинди милли хәрәкәт, иҗтимагый оешмалар хакимиятне алмаштыра алмый, алмаштырырга тырышсылар, аларны каты җәза көтә дип белдерде. Әмма ул Милли Мәҗлес дип телгә алмады.

Фәрман булуга карамастан, барыбер без җыелыштык, корылтайны уздырдык. Әйе, 1918 елда большевикар җитәкчеләрне кулга алган, безне кулга алмадылар, куып таратмадылар. Җыелышны мең кешене сыйдыра алган театр бинасында уздырдык. Беренче кабул иткән кануннар, карарлар – барысы да татар халкының үз бәйсез дәүләте булырга тиеш, аны торгызу идеясенә нигезләнгән иде. Халыкка моны аңлату, халыкара мәйданга чыгу максаты да куелды. Милли Мәҗлес тышкы сәясәтне дә алып барды. Мәсәлән, Татарстанның суверенитеты турындагы Декларацияне таныгыз дип БМОга мөрәҗәгать ителде, төрле илләрнең парламентларына да Милли Мәҗлес мөрәҗәгате юлланды.

– Корылтай уздыруга каршы булдылар дисез, Татарстан хакимияте Мәскәүдән курыктымы, әллә башка сәбәп бармы?

Безнең кануннар бөтен татар милләтен кайгыртып язылды

– Курку һәм куркыту – төп сәбәпләр. Татарстан җитәкчеләренә Милли Мәҗлес парламент булачак дип аңлаттылар, бездә ул инде бар, аларның урынына килеп утырырга җыеналар дип котыртканнардыр. Милли мәҗлес төзелгәч, 3 февраль көнне Татарстан Югары Советы сессиясе булды. Шушы утырыш вакытында Милли Мәҗлес турында фикер алышынды, Милли Мәҗлеснең зарары турында Алексей Штанин, Иван Грачевлар махсус карар кабул иттерүгә ирештеләр. Милли Мәҗлес төзелде, әмма 7 февраль көнне Фәрит Мөхәммәтшин имзасы белән бернинди иҗтимагый оешма дәүләт хакимиятенә дәгъва кыла алмый, бу очракта җәза булачак дигән карар кабул ителде. Менә шул рәвешле безнең башка сугып куйдылар.

Бөгелмə делегациясе: икенче рəттə сулдан беренче – Угыз Һади улы Атласов Милли Мәҗлеснең I корылтаенда. 1-2 февраль, 1992 ел
Бөгелмə делегациясе: икенче рəттə сулдан беренче – Угыз Һади улы Атласов Милли Мәҗлеснең I корылтаенда. 1-2 февраль, 1992 ел

Алар беренче чиратта үзләре өчен курыкты. 7 көн буена Милли Мәҗлес белән нишләргә дип баш ваттылар. Аннары Тәлгать Абдулинны мәхкәмәләргә йөртә башладылар. Ул киткәч миннән сорау ала башладылар. Аларның бер генә сүзе булды – иҗтимагый оешмалар канун кабул итә алмый.

Безнең кануннар бөтен татар милләтен кайгыртып язылды. Бу Татарстан өчен түгел иде, шуңа күрә без республикада теркәлмәдек тә. Милләт бит төрле җирдә сибелеп яши. Милли мәҗлес депутатлары бөтен дөньяга таралган милләтнең депутатлары иде.

– Дөнья татар конгрессы Милли Мәҗлескә альтернатива буларак махсус оештырылдымы?

– Әлбәттә! Бу – факт, моны бөтенесе дә раслый ала. Галимнәр дә әйтә ала. Әмма конгресс кануннар кабул итә алмый. Алар бәйсезлек мәсьәләсе белән шөгыльләнмәде, алар бу сорауны беркайчан да күтәрмәде. Милли Мәҗлес башта көчле эшләде, аның структурасы төзелде, кем нәрсә өчен җавап бирә – барысы да билгеләнде. Министрлыклар дәрәҗәсендә комиссияләр булдырылды. Милли мәҗлес активлашты, бу хакимиятне тагын да зуррак пошаманга салды. Бер уйласаң, тагын параллель бер хакимият кебек бер зур орган эшләп ята булып чыга. Татарның иҗтимагый оешмасы булсын дип татар конгрессы оештырылды. Бу Миңтимер Шәймиевнңы үз фәрманы белән эшләнде.

– Фәүзия ханым, Милли Мәҗлес бүген оешма буларак бармы? Аның эшчәнлеген ничек күзаллыйсыз?

– Милли Мәҗлес оешма буларак юк, әмма аның исеме, идеясе бар. Бүген аңа эшләп китәргә бернинди дә мөмкинлек юк. 2008 елда Милли Мәҗлес кабул иткән БМОга мөрәҗәгатьләр канунсыз дип табылды. 2008 елда мин хөкем ителдем, ул тикшерү эше 2010 елга кадәр дәвам итте. Мәхкәмә миңа шартлы рәвештә бер ел җәзага хөкем итте. БМОга җибәрелгән мөрәҗәгать "кара" исемлеккә кертелде, ул тыелган язма булып бәяләнде, Милли Мәҗлес теркәлүдән төшереп калдырылды. Барлык банктагы хисаплар ябылды, 1996 елда ук безне бинадан куып чыгарганнар иде инде. Без хисапсыз, теркәлмичә, бинасыз авыр хәлдә калдык, әмма эшне алып барырга тырыштык, китапханәләрдә, мәчетләрдә җыелыштык. Әмма болай эшләү авыр.

Фәүзия Бәйрәмова Милли Мәҗлес оештырган "Үзгәртеп корудан соң соңгы реакция чорында милли хәрәкәт" дип аталган конференциядә. 26 октябрь, 1996
Фәүзия Бәйрәмова Милли Мәҗлес оештырган "Үзгәртеп корудан соң соңгы реакция чорында милли хәрәкәт" дип аталган конференциядә. 26 октябрь, 1996

Тарихчы буларак мин болай уйлыйм: Милли Мәҗлес иң авыр, иң кискен борылыш вакытында барлыкка килгән һәм эшләгән. Әмма бу башлангычка балта сугыла, Гаяз Исхакыйлар эшчәнлекне дәвам итә алмаган, Һади Атласины атып үтергәннәр, Садри Максудилар чит илгә качарга мәҗбүр булган. Безнең белән дә шулай булды, без әле озаграк та эшләгәнбездер. 2010 елга кадәр әйбәт кенә эшләдек дип саныйм. Кануннар, мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Эшебез мәхкәмә белән генә тукталды.

Татарстанны милли республика буларак юкка чыгарсалар, Милли Мәҗлескә ихтыяҗ артачак

Өченче күтәрелеш булыр дип саныйм. Аның башында,бәлки, инде без булмабыз. Русиядә ыгы-зыгы башланса, ә бу булмый мөмкин түгел, кешеләр бүгенге кебек яшәвен дәвам итә алмый, менә шул чакта Милли Мәҗлес идеясе кирәк булачак. Татарстанны милли республика буларак юкка чыгарсалар, башка төбәкләр белән кушсалар, аның парламенты юкка чыгачак, декларация дә үз көчен югалтачак. Менә бу вакытта Милли Мәҗлескә ихтыяҗ артачак. Шуңа да без утлы күмерне токан кебек аның исеменә тап төшермәскә тырышабыз. Бүгенгә кадәр ул үзенең кыйбласын югалтмады, тугры булып калды.

Мин Милли Мәҗлес идеясен яшьләр күтәреп алуына ышанам. Бәйсезлек өчен көрәшне татар яшьләре дәвам итәргә тиеш. Әйе, кызыксыну артык юк, әмма татар егет-кызлары калебләре, үзаңы, батырлыклары белән үсеп җитәргә тиеш. Милли мәҗлес – ул милләтнең үз-үзен оештыру формасы, милләтне яшәтеп калу, динен, телен саклап калу мөмкинлеге, юллары булырга тиеш.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG