Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Дадинны хөкем итү өчен кулланылган маддәдән баш тартырга тәкъдим иттеләр


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Русия Дәүләт Думасында Җинаять кодексындагы митинг уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы маддәдән баш тартырга тәкъдим иттеләр.

Әлеге маддә нигезендә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

ЛДПР фиркасе тәкъдим иткән үзгәрешләр парламентка дүшәмбе кертелер дип көтелә.

Митинглар уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы маддә 2014 елда гамәлгә кергән иде. Урам җыеннары уздыру тәртибен ярты ел эчендә ике яки аннан да күбрәк мәртәбә бозучыларга карата җинаять җаваплылыгы каралды. Әлеге маддә нигезендә беренче гаепләнүче Илдар Дадин булды. Ул ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

24 гыйнвар Илдар Дадин эше нигезендә Конституция мәхкәмәсенең беренче утырышы булды. Ул әлеге маддәне конституциягә каршы килә дип тануны сорады. Конституция мәхкәмәсе карары әлегә билгеле түгел.

Баш прокуратура һәм мәхкәмәдәге президент вәкиле бу маддә Русия Конституциясенә каршы килми дип саный. Федерация Шурасында исә маддә "камилләштерүне" таләп итә дип уйлыйлар.

Хокук яклаучылар Дадин үзенең сүз иреге һәм җыеннар иреге хокукыны кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылырга тиеш түгел иде диләр.

XS
SM
MD
LG