Accessibility links

"Вакыт" газеты, 10 февраль 1917 ел


"Вакыт" газеты, № 2175, 10 февраль 1917 ел, Оренбур
"Вакыт" газеты, № 2175, 10 февраль 1917 ел, Оренбур

Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.

"Вакыт" татар телле либераль карашлы газет саналган. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, ә төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
10 февраль 1917 ел (№ 2175)

Яурупа сугышы

"Урыс–нимес арасында. Гали башкумандан штабыннан, 8 февраль.

Гареб фронтында, Румания вә Кавказ фронтларында атышу вә күзәтүче фиркалар хәрәкәте дәвам итә.

Австрия–Италия арасында. Рома. Бер Австрия фиркасе Италия траншеяларына һөҗүм ясады вә соңгы сугыштан соң кире дәфикъ (яклау) кылынды вә бераз әсирләр калдырды. Фронтның башка кысымларында гадәти рәвештә атышулар дәвам итә.

Төркия илә иттифакчылар арасында. Кара дингездә. Безнең су асты көймәмез Босфор янында бер кечкенә пароход вә сигез җилкән көймәсе батырды..."

"... Америка белән Германия арасында сугыш башланган тәгъдирдә, мәшһүр һәм мөхтәрәм Эдиссон үзен бөтенләй Америка хөкүмәте тәсрифенә (куллануына) тапшырылачагын белдергән, имеш. Америка газетларының хәбәр бирүләренә күрә, Эдиссон су асты көймәләренең кайда икәнлекләрен ерак мәсафадан (арадан) кәшф итү ысулы тапкан, имеш..."

Оренбур хәбәрләре

"...Оренбур мөселман музыка вә драма җәмгыяте”нең идарәсе илә музыка курслары өчен Русский урамында Федотов йортында квартир алынган. Квартираны җиһазлар өчен шәһәремезнең химмәт (җыелган акча) иясе байларыннан Гариф әфәнде Камалов тарафыннан биш йөз сумлык мебель алынып хәдия ителгән. “Музыка курслары”на мәгълүм тәгаен ителеп, шәкерт кабул ителә башлаган. Рөхсәт сорап губерна башлыгына гариза бирелгән.

Курсларның ачылуына администрация тарафыннан манигъ (каршылык) юклыгы белдерелү илә курслар ачылачактыр. Курсларның ачылачак көннәренә каратып, Казаннан мәшһүр музыка шенасе (ирекле иҗатчы) Козлов илә Гали әфәнде Зайпин чакырылганнар. Бунлар килгәч, җәмгыять исеменнән ике мәртәбә концерт биреләчәк һәм курсларда укучыларга мөселман көйләрен өйрәтү хакында киңәш мәҗлесе ясалачак вә берничә гомуми лекцияләр укытылачак..."

Беренче мөселман табибәсенең 25 елы

"...Ошбу 1917 ел дәхли (бөтен) Русиядә беренче мөселман табибәләреннән саналган Разыя ханым Сөләйманова-Котлугъярованың табибәлек хезмәтенә керешүенә 25 ел тулган. Разыя ханым 1891 елда Петроград табибә мәктәбен тәмам итеп, башта Рязань земствосында (Касыйм өязендә), аннан соң Бакуда хезмәт иткән. 13 елдан бирле Оренбур вилаятендә (башта Троицки шәһәрендә, хәзер Оренбурда) табиблек кыйладыр. Шуның белән бергә Разыя ханым һәр җирдә җәмәгать эшләренә катышып, мөселман хатын-кыз дөньясының мәдәният һәм мәгариф юлына керү өчен күп хезмәт итмештер. Берничә еллардан соң, Оренбурда “Мөселманнар җәмгыяте”нең идарә әгъзасы булып хезмәт итә. Һәм дә бу җәмгыятьнең дәвамында берничә урынны тотадыр.

Ишетелүенә күрә, мөселманнар җәмгыяте Разыя ханымның 25 еллык хезмәте шәрәфенә вилаять земствосының фельдшерлык һәм акушерлык мәктәбендә аның исеменә стипендия ачар өчен сәрмая (фонд) тәэсис итәргә уйлый икән. Разыя ханымга кадәр дәхли Русиядә табибә мәктәбе бетереп, рәсми табиблык кылган икенче бер мөселман ханымы булмагандыр. Шунлыктан ул Русия мөселманнары арасында хөкүмәт мәктәбе бетереп, табибә булып, үрнәк күрсәткән беренче мөселман ханымы саналадыр. Ялгыз шуның өчен генә дә Разыя ханымның табиблык хезмәтенә керешүенә 25 ел тулу мөнәсәбәте илә зуррак бер бәйрәм ясалып, башка мөселман җәмгыятьләре вә хосусый кешеләр тарафыннан табиблык вә фельдшерлык мәктәбендә берничә стипендия ачарлык сәрмая тәэсис ителсә яхшы булыр иде.

Русия мөселманнары мөселман табиб вә табибәләргә гаять мохтаҗдыр. Шундый мөнәсәбәт чыккан арада бунларның санларын күбәйтергә тырышылса, хафзы сахттан мәхрүм ислам дөньясы өчен дә бик урынлы бер мәдәни хезмәт иткән булачактыр..."

Игъланнар

  • Иртәгә, 11 февральдә, шинбә көн кич сәгать 6да мөселман җәмгыятенең залында уку мәҗлесе булачак. Габдерәүф әфәнде Мазфуров тарафыннан тарих мәдәниятен: иске Иран, Юнан, Рум, Ислам вә Коръән васыяте мәдәниятләре, Ислам вә Юнан философларының мәдәнияткә иткән хезмәтләре, инсанларның кәшф (ачыш) вә иҗат юлына башлап ни рәвешчә күрүләре хакында мәгълүмат биреләчәк. Салих әфәнде Камал тарафыннан Гарәбстан вә гарәпләр, ислам диненең интишары (таралуы), исламиятнең элеккеге хәле вә киләчәге хакында мәгълүмат биреләчәк.
  • Гаскәргә алына торган атларга бәһа. Оренбур вилаятеннән гаскәргә алыначак атларга ошбу бәһа куелган: атлана торган атның бәһасе – 330 сум, туп вә башка сугыш коралларына чыга торган ат – 330 сум, гадәти йөк атының беренче дәрәҗәсе – 230 сум, икенче дәрәҗәсе – 160 сум.
  • Оренбург халкы өчен алдан аяк киемләре алып кую хакында сөйләшер өчен, шәһәр идарәсе тарафыннан Самарага вәкил буларак А.Ф.Мостаев җибәрелгән.
  • Госман Дәүләкамов номерлары астында чәй вә ашханә ачылды. Зал зур, муас саф, электрик илә яктыртыла. Иң әгълә (югары сыйфатлы) чәй, свежий ит вә башка азыктан төрле ашлар әзерләнә. Мәдрәсәи Хөсәиниягә каршы мәле торговый тыкрыкта, 8нче йортта. Рәхим итүегезне үтенеп Госман Дәүлекамов.
  • Бала вә эч авырулары докторы М.Я. Лифиц. Кабул итә иртә сәгать 9дан 11гәчә, кич 5тән 7гәчә. Якшәнбе көннәрдә фәкать иртәнге сәгатьләрдә генә. Инженерная урамы, Лиск йорты, саборга каршы. Телефон номеры 451.
  • Мәхмүд Ибраһим углы Гафуров Казанда, Печән базарында, Тихоинский переулогында, Хабидуллин подворьесында магазинымызда һәр фасонда кара күл вә кара күлгә охшатып эшләнгән яңа мода бурка, кәләпүш, калфак, читек вә кәвешләрнең иң әгъләләре мүҗүдтер (югары сыйфатлылары бардыр). Заказлар көне илә хәзерләнеп, почта, тимер юллар илә һәр тарафка җибәреләдер. Налуж илә алдырырга теләүчеләр сумына 25 тиен задатка җибәрүләре тиештер. Рәсемле прейскурант бушка җибәреләдер. Хат өчен адрес: Казань, Сенная, Махмуду Гафурову.

Идарәгә хат. Самими бер үтенеч

"...Мин үзем Саратов губерниясе, Кузнецкий өязе Сике авылыннан Габдулла Йосыф угълы Морсакаев. Әлегә мобилизациядә булынып, Кавказ фронтында сугыш хезмәтендәмен. Үткән ел Төркия тупрагында Айпурт шәһәре безнең рус гаскәре тарафыннан алынган вакытта, байтак күп төрек хатын-кызлары бездә әсир калдылар. Шул вакыт берничә солдатлар төрек кызларын үзләренә никахланып алдылар.

Мин дә үзенең ризалыгы вә командирымызның рөхсәте илә шул заман Җамалетдин исемле бер төрекнең кызы Хәдичәне үземә никахланып алган идем. Командирымызның рөхсәте илә мин аны үземезнең ватанга, өйгә кайтарырга булып, юлга чыктым. Кайтсам, атам да, анам да вафат икәннәр. 14 яшьлек бер сеңлем белән тугыз яшьлек энем икәү генә калганнар, бәхетсез рафикам Хадичә илә өйдә берничә көн торгач, мин аны шул ике кечкенә балалар янында калдырып, үзем янә сугыш мәйданына фронтка киттем.

Монда килгәч, үзләреннән ике мәртәбә хат та алдым. Яхшы гына торабыз әле дип язганнар иде. Соңынннан бичара рафигам Хәдичәнең гаклына зәгыйфьлек килүе, минем өемә мәзүнләр вә шәкертләр җыелып, көненә бишәр сум акча алып, аны өшкерүләре вә, ниһаять, Хадичәнең хәле начарлангач, сеңелем актык аты илә сыерын сатып, аны Самарга озатуы хакында хәбәр алдым. Шуңа ай ярымлар үтте. Башка һичбер хәбәр алганым юк. Бичара рафикам Хәдичә Самарда берәр хастәханәдә микән, юкса, вафат иттеме яки терелеп берәр җирдә, берәр кеше кулындамы?

Хәдичә 14 яшьлек бер кыз булып, русча бер дә белми татарчага азрак өйрәнгән иде. Инде мөселман кардәшләребездән вә хосуса Самар шәһәрендәге агай-энедән бик зур вә бик самими үтенеч шулдыр ки: әгәр шул Хәдичә хакында берәр мәгълүматыгыз булса яки мәгълүмат алырлык бер чара тапсагыз, Хода ризалыгы өчен, Оренбурда братья Каримовлар магазинында Хәниф Вәлиевкә хат белән белдерсәгезлә. Ул миңа шундый ук телеграмм илә хәбәр итәчәктер.

Үтенеп, Габдулла Морсакаев"

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

1917 елда татар матбугатында чыккан мәкаләләр, фикерләр, белдерүләр белән таныштыруны дәвам итәрбез. Азатлык сәхифәсен карап барыгыз.

XS
SM
MD
LG