Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңавыл шәһәренең элекке башлыгы шәһәр казнасын туздыруда гаепләнә


Башкортстанның Яңавыл шәһәренең элекке башлыгы Илсур Багаув шәһәр казнасын туздыруда гаепләнеп, мәхкәмә каршына басачак.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе Яңавылның элекке мэры Илсур Багаувка карата җинаять эше нигезендә тикшерүләрне тәмамлаган. Багаув шәһәр казнасыннан бер миллион сум акча туздыруда гаепләнә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2012 елның сентябрендә шәһәр башлыгы Яңавыл суүткәргечен төзекләндерү эшләре өчен документлар имзалаган, ләкин чынлыкта алар башкарылмаган һәм мэр бу хакта белгән. "Эшләрнең" бәясе бер миллион сумнан артык булган. 2013 елның декабрендә Багаув үзенә һәм кайбер хезмәткәрләренә дәүләт сере булып торган документлар белән эшләгәннәре өчен өстәмә түләү турында карар чыгарган. Ләкин чынлыкта хезмәктәрләргә мондый рөхсәт бирелмәгән.

Багаув вазифасыннан явыз нияттә файдалану һәм казна акчасын туздыру маддәләре нигезендә гаепләнә.

Былтыр декабрьдә Башкортстанның Кушнарен районының элекке башлыгы Алмаз Йосыповка карата ачылган җинаять эше дә мәхкәмәгә тапшырылган иде. Ул җир кишәрлекләре бүлгәндә вазифасыннан явыз нияттә файдалануында гаепләнә.

XS
SM
MD
LG