Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:13

Хоккейчы Алмаз Миргазов: "Спортка попларны катнаштырмасыннар иде"


Русия спортчысы киемендә православ изгесе саналган Александр Невский сурәте

Һөҗүмче, татар егете Алмаз Миргазов туплы хоккейда дөнья чемпионатына Швециягә Русия җыелма такымының православ руханины һәм икона алып баруны, хоккейчылар киеменә иконадагы "изге" Александр Невский сурәтен чигүне кирәкмәс әйберләр дип саный.

5 февраль Швециянең Сандвикен шәһәрендә туплы хоккейда дөнья чемпионаты төгәлләнде. Русия такымы чемпионатка Александр Невский иконасын күтәреп китсә дә, җиңә алмады. Шведларга оттырып, икенче урынны алды. Швециягә такым белән бергә Урыс православ чиркәвенең спорт мәсьәләсендә комиссия әгъзасы, Мәскәү чиркәве рухание Даниил Зубов та барды. Ул гына да түгел, Русия хоккейчылары киеменең иңбашы өлешенә "изге" Невский иконасы да чигелгән иде.

Русия тарихчылары язуынча, янәсе, 1240 елның июлендә шведларның флоты Ладоганы үз кулына төшерү өчен Невага керә. Новгород кенәзе Александр Невский шведларның лагерына һөҗүм итеп җиңүгә ирешә. Европа елъязмаларында шик астына алынган һәм әллә кайчан булган бу җиңүгә ишарә белән Русия такымы җитәкчелеге мөгаен хәзерге хоккей уенына да үз көчен бирер дип өметләнгәндер.

Дөнья чемпионатында Русия такымында татар Алмаз Миргазов та уйнады. Алмаз спортка православ диннең болай тыкшынуына каршы. Чемпионаттан соң Азатлык Миргазов белән сөйләште.

Алмаз Миргазов
Алмаз Миргазов

– Алмаз, бу син катнашкан ничәнче дөнья чемпионаты инде?

– Икенчесе, узган ел Русиянең Сембер (Ульяновски) шәһәрендә булган чемпионатта да катнашкан идем, анда Русия такымы җиңде.

– Быелгы чемпионатта шведлар җиңде, Русия такымы җиңелде. Нигә җиңелдегез дип уйлыйсың?

– Беренче таймны уйнаганда әйбәт кенә булды, көч тә күп иде, ә икенче таймда бераз көч җитмәде. Шведлар икенче таймда яхшырак уйнады. Без бераз арып киттекме, белмим.

– Син татарча яхшы сөйләшәсең, кайсы якныкы?

– Уралдагы Первоуральски шәһәрендә туып үстем, ул Свердловски өлкәсендә. Әнием – Рауза Башкортстанның Балтач районыннан. Әтием – Наил Уралда туган. Аның әти-әниләре, минем бабай белән нәнәй Казан якларыннан. Үз вакытында ник Уралга килгәннәрдер, ул ягын белмим.

Мин үскәндә өйдә татарча гына сөйләштек. Әнием сөйләгән иде, балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләргә мин нидер сөйлим икән, ә алар аңламаган. Нәнәй һәм бабай янына килгәч һәрвакыт татарча гына сөйләшә идек. Беренче телем – татар теле. Мин елга бер тапкыр өйгә кайтам, әни белән татарча гына сөйләшәбез. Балалар бакчасында, мәктәптә рус телен өйрәндем. Первоуральски шәһәрендә хоккей уйный башладым.

– "Енисей" такымында күптән уйныйсыңмы?

Миңа хәзер 24 яшь. Ике ел элек Красноярскиның "Енисей" такымына чакырган иделәр. Хәзер Красноярскида яшим. Миңа ошый. Күнегүләрнең яхшы булуы минем өчен беренче урында тора. Спорт та тормышымда беренче урында.

"Енисей" такымына кадәр Мәскәү өлкәсендәге "Зорки" дип аталган такымда уйнадым. Ул Красногорски шәһәренеке. Анда әйбәт кенә уйный башладым һәм Красноярскига чакырдылар.

– Туплы хоккейда синең шикелле татар егетләре күпме?

– Безнең такымда мин үзем генә. Татарларны минем күргән-ишеткәнем юк, бәлки, кайдадыр бардыр да алар.

– Швециягә китәр алдыннан Русия такымы чиркәүгә кереп фатиха алган, ул гына җитмәгән, православ изгесе Александр Невский иконасын да чемпионатка алып киткәннәр дигән хәбәрләр булды.

– Мин чиркәүгә кермәдем. Егетләр кереп китте, мин автобуста утырып калдым. Безнең киемнәргә Невский иконасы рәсеме ясалган иде бит. Аны сүтеп ала торган түгел, алырга теләсәң, кисеп кенә алырга мөмкин иде. Ярар инде... Мин йөрәгемнән Аллаһы тәгаләгә ышанам. Күңелем белән мондый кием киюгә риза түгел идем. Урыс халкын беләсез бит, бөтен җирдә дә тегесен-монсын күрсәтәсе килә. Ул рәсемне алып ату мөмкинлеге булса, мин алып ташлар идем.

Мин үзем Аллаһы тәгаләгә ышанам һәм ислам динен үтәргә тырышам. Мин догаларны беләм, нәнәем өйрәтте. Әнием намаз укый. Мин биш тапкыр намаз укымасам да, булдыра алганын үтәргә тырышам.

– Син Русиядә чиркәүнең спортка катнашуын ничек бәялисең?

– Дин һәркемнең күңелендә бит. Бу яктан караганда, динне спортка катыштыру дөрес түгел, алай булырга тиеш түгел. Бу бездә генә, безнең җыелма такымда гына шулай. Алар попларны катнаштырырга тырышалар. Ул нәрсәгә инде?

– Сезнең белән Швециягә чиркәү рухание Даниил Зубов та барды дип белдерелде.

– Әйе. Йөрде инде шунда кысылып.

– Ул изге сулар сиптеме? Догалар укыдымы?

– Бернәрсә дә эшләмәде. Сулар да сипмәде, догалар да укымады. Басып торды шунда. Бәлки, малайлар белән сөйләшкәндер, мин аларын белмим. Мин алар белән сөйләшмәдем дә, күрешмәдем дә. Руханидан качып йөрергә тырыштым.

– Сезнең киемнәргә Невский сурәте төшерелгән булуга шведлар игътибар иттеме?

– Белмим. Ул ягын шведлардан сорау кирәк. Европалар үзләре берни дә әйтмәде. Әмма төрле спортта, төрле уеннарда мондый галәмәт (динне спортка катыштыру - ред.) беркайда да юк.

– Мәскәүдән үк биреп җибәргән иконаны кайда куйдылар соң? Аның белән нишләделәр?

– Аны киенү-чишенү бүлмәсенә куйган иделәр.

– Иконалар, җиңгә ясалган рәсемнәр җиңүгә йогынты ясый дип уйлыйсыңмы?

– Юк инде. Һәр уенчы үзенчә бозга чыга. Кемдер дога укый. Кем нәрсәгә ышана бит. Мин андый иконаларның булышу-булышмавын белмим. Мин бозга үземчә чыгам. Алдан укып алам.

– Спортның үз юлы, диннең үз юлы булырга тиеш дигән фикердәме син?

– Әлбәттә шулай!

Русия хоккейчысы
Русия хоккейчысы

– Алмаз, Татарстанның үзенең туплы хоккейда татар егетләреннән генә торган татар такымы булуга ничек карыйсың? Булырдай әйберме бу?

– Булмастыр. Хоккей – авыр эш. Кемдер оста итеп уйный ала, кемдер булдыра алмый. Казанда "Динамо-Казан" дип аталган туплы хоккей такымы бар. Анда татарлар күп түгел дип уйлыйм. Бәлки, бер-ике бардыр.

– "Динамо-Казан" көчле такыммы?

– Юк, алар хәзер көчле түгел. Такымга булышмыйлар, акчалары аз. "Ак Барс"ның хәлләре әйбәт, алар яхшы уйный. Спортта күп әйбер финанслаудан тора, акча булса яхшы тренер эшли, көчле уенчылары була, күнегүләрен яхшы итеп оештыра алалар.

– Син "Енисей"да контракт яз көне бетә дидең. Алдагы тормышыңны ничегрәк күз алдына китерәсең?

– Красноярскида барсы да яхшы гына булса, калырга уйлыйм. Монда хоккейчылар да, тренерлар да әйбәт. Берәр матур, акыллы, тәртипле татар кызы табарга телим.

Алмаз Миргазов кызыл киемдә
Алмаз Миргазов кызыл киемдә

Русия спортчыларын чиркәү аша уздырып дөньядагы ярышларга җибәрү гадәткә кергән. 2010 елда Ванкувердагы кышкы Олимпия уеннарына Русия спортчыларын Мәскәүдә чиркәүгә алып кереп, изгеләштерелгән сулар сиптеләр. Русия патриархы Кирилл анда келәү оештырды.

2016 елның җәендә Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына барыр алдыннан да Русия такымын чиркәүгә алып керделәр. Спортчылар арасында мөселманнар да бар иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG