Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татагропромбанктагы кризис ислам банкингында акча тотучыларны да сагайтты


"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы
"Партнерлык банкингы үзәге". Бизнес Online фотосы

Татарстанда урнашкан Татагропромбанк хисаплардагы акчаларны түләүләрне һәм хисаплардан акча күчерүләрне туктатты. Казанның "Партнерлык банкингы үзәге" Татагропромбанкның бер бүлекчәсе буларак эшләү сәбәпле, биредә дә проблемнар башланырга мөмкин.

Татагропромбанкның телефон аша мәгълүмат бирү үзәгедә бу тоткарлыкларны "техник сәбәпләр аркасында" дип аңлаталар. Ә Казан халкы һәм банк хисапларына акча салучылар арасында Татагропромбанкны да Татфондбанк язмышы көтә дигән хәбәр тарала башлады. Банк мөштәриләре хәзердән үз акчаларын ала алмый. 2016 елның декабрендә Татфондбанк бөлгенлеккә төшкәч, Татагромпромбанкта акчаларын тотучылар банк белән төзегән килешүләрен күпләп өзә башлаган иде. Ул вакытта ук Татагропромбанк кулга акча бирүне вакытлыча чикләргә мәҗбүр булды.

Әммә ул вакытта белгечләр бу банк кризисы үзәккә кагылмас дигән фикердә иде. Азатлыкка биргән әнгәмәсендә Русия мөфтиләр шурасы икътисад департаменты киңәшчесе, Русиянең ислам финанслары белгечләре берләшмәсе башкарма сәркәтибе, икътисад фәннәре кандидаты Мәдинә Кәлимулина да Татфондбанк "егылганга" карап, "Партнерлык банкингы үзәге" кыенлыкларга юлыгырга тиеш түгел", диде.

"Партнерлык банкингы үзәге, теләсә, бүтән банк белән эшләүгә күчә ала. Моның өчен аңа яңа банк белән хезмәттәшлек шартлары турында килешү генә кирәк", дип сөйләде Кәлимуллина.

"Ни булса да, ислам финас ширкәтенең эше дөрес оештырылган булса, һәм банкның ислам нигезендә эшләүче бүлегенең акчалары аның бүтән бүлекләренеке белән кушылмаса, банкның башка филиалларының зыянга эшләве ислам финас оешмасы мөштәриләренә кагылмаска тиеш, чөнки ислам банкларында акча югалту куркынычларын булдырмау системы бөтенләй башкача эшли. Банк тулысынча бөлгенлеккә төшсә, ул вакытта беренче булып пластик карталар кулланучылар зыян күрәчәк", ди белгеч.

Әммә "Партнерлык банкингы үзәге" төрле сәбәпләр аркасында башка банк белән эшләүгә күчә алмаса, ул да ябылырга мөмкин.

Шулай да, ислам финанс системында акчаларның югалу куркынычы белән идарә итүче систем бөтенләй башка. Шуңа күрә, банк ябылган очракта да, анда акча тоткан кешеләр бернинди дә зыян күрми, дип белдерде эксперт.

2016ның март аенда Казанда "Партнерлык банкингы үзәге" дип аталган оешма ачылган иде. Исемендә "ислам" сүзе кулланылмаса да, чынлыкта ул ислам банкы булып тора, һәм эшчәнлеген шәригать кануннарына нигезләнеп алып бара. Мондый финанс оешмасы Русиядә беренче булып Казанда ачылды.

XS
SM
MD
LG