Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты идарәсе Татарстанда уздырылган тендерларны тикшерәчәк


Иван Климов
Иван Климов

Активист Иван Климовның мөрәҗәгатенә Русия президенты идарәсеннән канунсыз уздырылган бәйгеләрнең һәрьяклап каралачагы турында җавап килгән.

Русия президенты идарәсе монополиягә каршы федераль хезмәттән Татарстанда инде төзелгән объектлар өчен узган көн датасы белән игълан ителгән тендерларга бәйле материаллар сораган. Алар "объектив һәм һәрьяклап карау өчен" соралган диелә. Бу хакта Русия Хезмәт фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Иван Климов хәбәр итә. Президент идарәсе Климовка җавапны 3 апрельгә кадәр бирергә тиеш.

2016 елдан башлап Иван Климов төзелеш, ремонт һәм төзекләндерү эшләре өчен узган көн датасы белән игълан ителгән дистәләрчә бәйгеләр ачыклады. Аларның күпчелеген Тарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе урнаштырган.

Былтыр сентябрь аенда Климов инвестиция-төзелеш идарәсенең елга буйларын төзекләндерү өчен узган көн датасы белән игълан ителгән бәйгеләрне тыюга ирешкән иде.

Күптән түгел ул Мәкскәүдә монополиягә каршы федераль агентлык янында ялгыз пикет оештырган иде. Ул агентлыкның Татарстан идарәсе Казан кирмәне янындагы элекке төрмә бинасын төзекләндерүгә игълан ителгән тендернең канунилыгына бәйле карарын яңадан тикшерүне һәм идарә хезмәткәре Евгений Семагинның гамәлләрен тикшерүне таләп итте

XS
SM
MD
LG