Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:25

2-3 март Уфадагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар бүлегендә IX Бөтенрусия “Ана теле” бәйгесе булып үтте. Бәйгенең максаты – сәләтле студентларны барлау һәм тел мәдәниятен үстерү.

"Ана теле" бәйгесе югары уку йортларының татар бүлекләре студентлары арасында һөнәри осталык буенча Русиядәге бердәнбер ярышнамә. Ул 2009 елдан башлап уздырыла. Быелгы бәйгедә акмуллалардан тыш Башкортстан дәүләт университеты, күрше төбәкләрдән Казан федераль университеты һәм аның Алабуга бүлеге студентлары катнашты.

Бәйге биш этаптан торды, атап әйткәндә: визит карточкасы, педагогик эссе, портфолио, иҗади номер белән чыгыш ясау һәм мәктәптә ачык дәрес күрсәтү. Студентлар дәресләрне Уфаның 84нче һәм 65нче санлы татар гимназияләрендә бирде.

3 март бәйгегә йомгак ясау чарасы узды. Ул студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Бәйгедә җиңүчеләрне котлауда Башкортстан милли-мәдәни мохтарияте рәисәсе, республика парламенты депутаты Римма Үтәшева да катнашты һәм чыгыш ясады:

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

“Менә инде тугыз ел республикада татар, башкорт һәм урыс телләре буенча “Ана теле” бәйгеләре уздырыла. Бу студентларның һөнәри белемнәрен үстерүгә һәм күрсәтүгә зур бер этәргеч булып тора. Бүгенге көндә телләр белү - олы байлык. Миңа берничә ел элек Казанда Татарстанда яшәүче чуаш студентлары белән аралашырга туры килгән иде. Алар туган телләреннән тыш татар, урыс һәм инглиз телен белүләрен әйткәннәр иде. Мин аларга соклану белдердем. Ә бит безгә аларга караганда җиңелрәк. Чөнки татарга башкорт телен өйрәнү авырлыгы юк.”

Зөлфирә Сөнәгәтуллина
Зөлфирә Сөнәгәтуллина

Бәйгедә беренче урынны Казан федераль университеты студенты Айгөл Миңнегалиева яулады. Гран-прига Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты студенты Зөлфирә Сөнәгәтуллина лаек булды.

Бәйгенең бәяләмә төркеме җитәкчесе, Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов Азатлыкка әлеге чараның максатын шулай дип билгеләде:

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“Бәйгенең төп максаты – сәләтле студентларны барлау, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең кирәклеген һәм мөһимлеген күрсәтү, укытуның яңа ысулларын, заманча алымнарын булдыру һәм җәелдерү, тел мәдәниятен үстерү. Беренче сайлап алулар уку йортларында узган иде. Биредә иң сәләтле, сайлаган һөнәрләренә тугры, белемле тугыз студент көч сынашты. Чынында бу конкурста җиңелүчеләр юк. Һәр конкурсант – җинүче. Быел җиңүчеләр арасында бер егет тә бар. Ул Башкортстан педагогия университеты студенты Ример Насретдинов.

Быел конкурс якташыбыз – татар халкының бөек язучысы, мәгърифәтче, укытучы, тәнкыйтьче Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының 50 еллык юбилеена багышланды”.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Элекке бәйгеләрдә география киңрәк була иде. Аларда Чаллы һәм Башкортстанның Бөре һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән студентлар да катнаша иде. Соңгы елларда Стәрлетамак һәм Бөре педагогия уку йортлары мөстәкыйльлекләрен югалтып, Башкортстан дәүләт университеты бүлекләренә әйләндерелде. Аларга кабул итүләр елда-ел кыскарып бара. Соңгы хәбәрләр буенча, быел Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә көндезге бүлеккә кабул итү булмаячак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG