Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Евгения Чудновецны иреккә чыгарды


Евгения Чудновец
Евгения Чудновец

Балалар бакчасы тәрбиячесе булган Чудновец социаль челтәрдә баланы мыскыл иткән башка кеше видеосын таратуда гаепләеп колониягә хөкем ителгән иде.

Курган өлкәсе мәхкәмәсе Екатеринбурдан балалар бакчасы тәрбиячесе булган Евгения Чудновецка чыгарылган хөкем карарын үзгәртте. Чудновец социаль челтәрдә баланы мыскыл иткән башка кеше видеосын таратуда гаепләнеп колониягә хөкем ителгән иде. Карар үзгәртелүе турында мәхкәмә залыннан аның адвокаты Алексей Бушмаков хәбәр итте.

Дүшәмбе көнне ябык утырышта мәхкәмә Русия прокурор урынбасары шикаятен канәгатьләндерде. Җинаять кылуга җитәрлек дәлил булмау сәбәпле, мәхкәмә эшне туктату карарын чыгарды.

Чудновец 2016 елның ноябрендә хөкем ителде. Үзенең видеоязма таратуын ул балигъ булмаган балалар хокуклары бозылуга тәртип саклау һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тырышу белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG