Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанктан зыян күрүчеләр Миңнехановка импичмент таләп итәргә җыена


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

6 мартта Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулатында республика премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда катнашучылар республика президентына импичмент таләп итәргә җыенуларын белдерде. Мөштәриләр шулай ук Халиковны да кулга алуны таләп итә.

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын кайтара алмучылар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка импичмент таләп итәргә әзреләнәләр. Бу хакта алар Сәүдә-сәнәгать пулатында узган премьер-министр Илдар Халиков белән очрашудан соң сөйләште. Моннан тыш, мөштәриләр Халиковны кулга алуны таләп итәләр.

Күптән түгел лицензияләре гамәлдән чыгарылган банклар мөштәриләре Халиковка ярдәм фонды булдыру тәкъдиме белән чыкты. Фондка акчаларны алар республика имиджы өчен киткән чыгымнарны киметү исәбенә Татарстан бюджетыннан алырга тәкъдим итә.

Халиков белән киләсе очрашу бер атнадан планлаштырылган. Зыян күрүчеләр бүгенге очрашу нәтиҗәләреннән канәгать калмады.

XS
SM
MD
LG