Әлеге фикергә Федотов 7 март Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе ерак колонияләргә җибәрелгән алты русиялегә барлыгы 27 мең евро күләмендә компенсация түләү турында карар чыгаргач килгән. Михаил Федотов сүзләренчә, хәзер галимнәр һәм хокук белгечләре Русия җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру кодексының яңа концепциясен әзерли.
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлеге карарында Русия Европа кеше хокуклары конвенциясендә теркәлгән шәхси һәм гаилә тормышы хокукларын һәм гадел мәхкәмә тикшерүе хокукларын боза дип белдерә.
Февраль ахырында Русиядә "Кырым террорчылары" дип аталган эш нигезендә хөкем ителгән һәм былтыр Владимир Путин ярлыкаган украин активисты Геннадий Афанасьев Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Гаризасында ул Җинаять кодексының Русия тоткыннарын ерак колонияләргә җибәрү турындагы нормасын шикаять итә.