"Вакыт" газеты демократик карашлы, популяр матбугатларның берсе була. Аның нәширләре эшкә Русиянең төрле почмакларыннан иң талантлы журналистлар чакырган: Галиәсгар Камал, Борһан Шәрәф, Заһид Шәркый, Рәкыйб Рәкыйби һәм башкалар. Редакциягә шулай ук Габдулла Тукай да чакырылган булган. Ул вакытта башка газетлар шагыйрьгә бер юл хисабыннан 5 тиен түләгән булса, Закир Рәмиев аңа 50 тиен вәгъдә иткән. Шулай да шагыйрь бу тәкъдимнән баш тарткан.
"Вакыт" газеты, Оренбур
10 март, 1917 ел (№2191)
Бөек вакыйгалар мөнәсәбәте илә
"Оренбур мөселман музыка вә драма җәмгыяте" тарафыннан ун айлык музыка курслары ачылды. Шәкертләр кабул ителү дәвам итә. Теләгәннәр тизрәк язылсыннар иде. Хатын-кызга уңай булсын өчен, шул ук программада икенче бер группа тәшкил ителә вә аның дәрес вакыты – көндез сәгать ике белән биш араларында булачак. Керергә теләгәннәр җәмгыять идарәсе исеменә гариза бирсеннәр. Мәгълүм микъдарга тулу белән, бу курслар да ачылачактыр. Бөтен курс хакы – 50 сум. Тәкъсил (тулырак) мәгълүмат алырга җәмгыять фатирында һәр көн кич сәгать җидедән сигезгә кадәр Орский вә Преображенский урамлар почмагы Федотова йортында. (Бакалея кибете белән янәшә, парадныйдан керергә.)
[...]
Русиянең иске идарәсенә Аурупада “чар хөкүмәте, камчы солтанаты” диләр иде, чөнки Русиянең 180 миллион халкы гакыл вә хикмәт берлә түгел, ә камчы берлән идарә ителә иде. Халык үз теләгәнчә хәрәкәт итә алмый, полициянең кәефе вә теләге буенча хәрәкәт итәргә мәҗбүр була иде. 180 миллион халыкның фикеренә, үзенә, гыйльменә, хәтта вөҗданына кадәр полиция пичәте, жандарм богавы куелган иде. Иске идарә вакытында, кеше үзе теләгән нәрсәне сөйли алу, яза алу бер якта торсын, фикере берлән төшенә алырга да мөмкин түгел иде. Кешенең күңеленә килгән, яки килүе мөмкин булган нәрсәләрне тикшереп торырга куелган җасуслар (шпион), хавияләр бар иде. Аларның донослары буенча судка эләгү яки мәмүрләр (дәүләт хезмәткәрләре) әмере белән хәпескә (төрмәгә) алыну, сөргенгә җибәрелү белән яхшы, яман – һәркемнең башына һәр көн килергә мөмкин булган хәлләрдән иде.
Хосусый иске идарәнең ачысын мөселманнар татыдылар: налог түләүдә, ватан саклау өчен гаскәр бирүдә, мөлкәт өчен җан фида итүдә алар руслар илә бертигез саналсалар да, хокуклар белән файдалану хаҗәтендә “үги бала” саналалар иде.
[…]
Ходайга мең шөкерләр булсын, менә шушы “камчы солтанаты” өстемездән күтәрелде. Каһарман вә фидакарь эшчеләр вә аңлы гаскәрләр бу черек хөкүмәтнең бинасын нигезеннән бәреп аудардылар. Һичшиксез, мөселман халкы бу үзгәрешне җан вә күңеле берлән сөенеп каршы алачак. Яңа хөкүмәтнең нигезе ныгуына кулыннан килгән кадәр ярдәм итәчәк. Халык хөкүмәте, халык мәнфәгатенә хезмәт итәчәгендә шөбһә юктыр. Яңа ысул идарә мәмләкәт халкына дин вә милләт ягыннан карап, аермалар, кысынкылыклар ясамаячак, барысына бертигез хокуклы граждан дип караячак.
Мөфти төшерелүе вә Духовный департамент бетерелүе
- 8 март мокыт хөкүмәтнең карары белән мөфти Сафа Баязитов урыныннан төшерелде. Дәхлия министрлыгының чит динләр карый торган департаментны бетерелде.
- Оренбур өязе Тубай авылында имам Габделгали әфәнде мәхәллә халкыннан Георгиевский комитет файдасына 14 сум 50 тиен акча җыеп җибәргән.
Оренбур мөселманнары бюросыннан
Соңгы алмашынулар мөнәсәбәте илә туган мәсьәләләр хакында мәгълүмат алыр өчен “Оренбур мөселманнарының бюросы” ошбу урынларга мөрәҗәгать ителүне үтенәдер: һәр көн иртә белән сәгать 9дан 11гә кадәр Оренбур мөселман җәмгыяте кансиляриясендә Борһан әфәнде Шәрәфкә. Кич белән сәгать 5тән 7гәчә “Вакыт” идарәсендә Фатих әфәнде Кәримовка.
Мөһим җыелыш
- 1 мартта кич сәгать 8дә беренче кызлар гимназиясе бинасында җөмһүриятчеләрнең җыелышлары булачак. Русиядә җөмһүрият (республика) булуын теләгән һәркемгә керергә рөхсәт. Монда бигрәк моңа кадәр бер фиркага да кермәгән кешеләрне җөмһүрият идарәсе белән таныштыру вә шул юлга керергә хәзерләү хакында сөйләшеләчәктер.
- 19 мартта “Галиябану” исемендә яңа бер әсәр уйналачак. Бу әсәр дүрт пәрдәдән назыйм һәм ул җырлары белән язылган. Мирхәйдәр Фәйзи әсәредер.
Анадолу мөселманнарына иганә
Гаскәремез тарафыннан ишгаль ителгән (басып алынган) Анадолу вилаятләрендә сугыштан зарарланган мөселман гаиләләренең бик кызганыч хәлләре вә ярдәмгә бик зур ихтыяҗлары газетамызда язылып чыгу белән, шәһәремездәге Төркистанлы мөселманнар тарафыннан шул эшкә бер мең сум, мәхәллә мөселманнары тарафыннан берьюлы ике мең сум иганә җыелып, Баку мөселман җәмгыяте исеменә җибәрелде.
Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде