Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чараларны даими уздырмасаң, татарлыкны саклап калу авыр"


Илдар Ильясов (уртада) Рөстәм Миңнехановка "Аргамак" оешмасын тәкъдим итә
Илдар Ильясов (уртада) Рөстәм Миңнехановка "Аргамак" оешмасын тәкъдим итә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Лейпцигка сәфәре барышында "Аргамак" татар яшьләр оешмасы вәкилләре белән очрашты. Яшьләр Миңнехановка үз гозерләрен җиткерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Германиягә сәфәрен оештыруда катнашучыларның берсе, AMTES ширкәтенең идарә җитәкчесе Илдар Ильясов Лейпцигта 2006 елдан бирле яши. Ул һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин “Аргамак” татар яшьләре оешмасын оештыруга ярдәм кулы сузган. Ильясов “Аргамак”лар яшеннән чыгуын әйтсә дә, татар милләтен үстерү өчен төрле тырышлыклар куя. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында аның үзе белән сөйләштек.

Илдар Ильясов
Илдар Ильясов

– Илдар әфәнде, Рөстәм Миңнеханов Лейпцигка сәфәре барышында сезнең ширкәттә дә булды. Нәрсәләр турында сөйләштегез?

Ике тема билгеләнде: беренчесе – бизнеска кагыла. Ягъни безнең оешманың Казан һава аланы белән хезмәттәшлеге. AMTES оешмасы очкычларга техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Шуңа Лейпциг һава аланының Казан һава аланы белән хезмәттәшлеге турында сөйләшү булды.

Икенчесе – "Аргамак" татар яшьләре оешмасын тәкъдим иттек, чөнки алар безнең ширкәт аша теркәлгән. Аның вәкилләре президентка оешмалары турында сөйләде.

– AMTES оешмасы белән Казан һава аланы хезмәттәшлеге ничек күзаллана?

– Лейпциг һава аланы янында бик зур мультимодаль үзәк бар. Ул үзәккә Лейпциг һава аланы, Европадагы башка күпләгән логистик ширкәтләр керә. Шундый үзәкне Казанда оештырырга дигән уйлар бар. Без эшче төркем төзергә дип сөйләштек һәм Казанда моны эшләп булу-булмавын тикшерәчәкбез, икътисади яктан мәгънәсе бармы-юкмы, шуны караячакбыз. Лейпциг ягы күбрәк эксперт буларак катнашачак.

– Әлеге үзәк Татарстанга нәрсә бирә ала?

– Лейпциг һава аланына ул икътисад үсеше бирде, яңа эш урыннары булдырылды. Татарстанга шундый ук эффект бирәчәк. Казан һава аланы аша йөкләр йөри башлаячак. Икътисадны да күтәрергә тиеш.

– Татарстан Русиядәге бер республика, бу мәсьәләне үзе генә, Мәскәүдән башка хәл итә алмыйдыр?

– Русия харитасын карасагыз, Казаннан ерак түгел бик эре төбәкләр бар. Ул – Самар, Түбән Новгород, Ульян. Хәзер аларга бөтен йөк, Европадан, Азиядән булсын, Мәскәү аша килә, логистик үзәк булдырылса, ул йөкләрне Казан һава аланы аша җибәреп булыр иде. Ул бер яктан Мәскәү һава аланын бушатачак, икенче яктан Казанга эш урыннары булачак. Шул ук вакытта Мәскәү һава алланнары моңа бик шат булмаслар дип уйлыйм. Ул эшнең сәяси ягы да бар.

Германиядә берничә эре һава аланы арасында бүлешү дигән әйбер бар. Русиядә бөтен йөк һәм юлчыларны ташучы очкычлар исә нигездә бер Мәскәү аша йөри. Җиңел эш түгел, әмма Мәскәүдән рөхсәт сораганчы, башта икътисади яктан файдасын өйрәнергә кирәк.

Аннары КАИ [Казан тикшеренү техник университеты – ред.] белән килешү имзаладык. Студентларның Германиядә практика узуы, фәнни тикшеренүләр уздыру турында килештек.

– Белүемчә, “Аргамак” оешмасы яшьләре арасында шул уку йортын тәмамлап сезнең ширкәттә эшләүчеләр дә бар?

– Әйе, безнең ширкәттә “Аргамак” оешмасыннан ике кеше эшли. Без Таһир Гатауллин белән андагы яшьләргә финанс ярдәм күрсәтергә булдык, чөнки яңа оешманың әле иганәчеләре дә булмый. Аннары безнең ширкәттә теркәлгәч, җыелыр өчен бина эзләп аптырыйсы, аны арендага алу өчен түлисе дә юк.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга килүчеләр
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга килүчеләр

– Германиядә “Tatarlar Deutschland" дигән бер татар оешмасы эшләп килә инде. Алар белән каршылыкка кергән булмадымы?

– Каршылкны сизгән юк. Эшләргә кирәк. Яшьләр оешмасы үзләрен яхшы яктан күрсәтсә, төзегән планнарын башкарса, каршылык булса да аны җиңеп була. Германия татарлары һәм Татарстан аларның чыннан да эшләгәнен, татар яшьләре, балалар өчен тырышканнарын күрсә, ул вакытта беркем дә каршылык күрсәтә алмый.

Даими рәвештә чаралар уздырмасаң, татарлыкны саклап калу авыр. Чараларда бит татарлар, бигрәк тә балалар үзара күрешә, аралаша һәм аларга күңелле. Менә Германия яки Европада балалар фестивале үткәрү идеясе бар әле. Андый чаралар татарлыкны саклап калуны җиңеләйтә.

“Аргамак”ны да күбрәк чаралар үткәрергә дигән теләк белән оештырдык. Элек Германиядә татар чаралары елга ике тапкыр гына уза иде: Сабантуй һәм “Көзге очрашу”. Хәзер "Аргамак" барлыкка килгәч уңай үзгәреш күзәтелә, татар кичәләре үткәрелә башлады. Менә Татарстаннан композитор Эльмир Низамов та булып китте. Мәдәни кичәләр үткәрелә башлады.

– Татарстан президенты сәхифәсе язуынча, “Аргамак” белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов: “Аргамак” Русия белән Европа Берлеге арасында багланышларны ныгытуда ярдәм итәр” дип өмет белдергән. Монда сүз Европа татарлары альянсы һәм “Аргамак”ның алар эшенә кушылуы күздә тотылмадымы?

Европа татарлары альянсы турында сүз булмады. Мин ул оешма турында ишеткәнем дә юк. "Аргамак"тагы яшьләрнең ниндидер оешмага керәселәре киләдер дип уйламыйм. “Аргамак”ның рәисе Ильяс Ямбаев Германия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турында сүз алып барды. Президент аны хуплап алды. Шунда Миңнеханов Русия белән Европа Берлеге арасында багланышлар турында да әйтте. Әлеге очрашуда Русиянең Лейпцигтагы баш консулы Вячеслав Логутов та катнашты.

– Миңнехановны “Аргамак” белән таныштырганда нинди мәсьәләләр күтәрелде?

– Бу хакта “Аргамак”ның вәкиле үзе сөйләсә яхшырак булырдыр.

Сөйләшүне “Аргамак”ның рәистәше​ Данис Алиаскаров дәвам итә.

Ильяс Ямбаев һәм Данис Алиаскаров
Ильяс Ямбаев һәм Данис Алиаскаров

– Мин “Аргамак”ның рәистәше булам. Президент белән очрашканда аны эшләгән эшләребез белән таныштырдык. Татарстаннан булган ярдәм өчен рәхмәт әйттек. Миңнеханов киләчәктә дә ярдәмгә әзер булуын әйтте.

– Нигездә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар Миңнехановтан йә китап, я милли костюмнар сорый. Сез нәрсә дә булса сорадыгызмы?

– Чыннан да без дә милли киемнәр сорадык. Безгә татар мәдәниятен матуррак күрсәтү өчен милли костюмнар кирәк. 2014 елны Лейпцигта үзәк паркта Сабантуй уздырдык. Шундый чаралар өчен кирәк бит.

Электрон китапханә булдыруны сорадык. Чит илдә бит татар китаплары табуы авыр. Рөстәм Миңнханов ниндидер сайт барлыгын әйтте, без Дөнья татар конгрессы белән бу хакта сөйләшеп бетерәчәкбез әле.

– Очрашуда ничә кеше катнашты?

– 15ләп кеше катнашты. Алар барысы да Лейпцигтан. Очрашу очкычта булды. Илдар Ильясов сүзләренчә, очрашуны иң зур АН-124 очкычында үткәрү идеясы Миңнехановка ошаган.

“Минем моңа кадәр очкычта очрашулар үткәргәнем юк иде, бик кызык булды” диде президент. Без аны үзебез пешергән чәк-чәк белән сыйладык”, диде Ильясов.

Белешмә

AMTES – Чит ил һәм Русиядә җитештерелгән очкычларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау ширкәте. Идел-Днепр ширкәтләр төркеменең бер өлеше булып тора.

Аргамак – 2015 елда юридик статус алды һәм “Аргамак” Германия татар яшьләре берлеге исеме белән теркәлде (теркәлү урыны – AMTES бинасы). Оешманың рәисе – Ильяс Ямбаев. Максаты: милли үзенчәлек, татар теле һәм мәдәниятен саклау, Германия халкын татар тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Европа татарлары альянсы 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" бүлеге ярдәмендә оешты.

XS
SM
MD
LG