Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләрнең берсе Александра Юманова тоткарланды


Александра Юманованы бүген Казанда узган пикет вакытында тоткарлаганнар.

"Татфондбанк" һәм "Интехбанк" мөштәриләре берлеге" башлап йөрүчеләрнең берсе Александра Юманованы полиция бүлегенә илтәләр. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. Аны нинди бүлеккә алып баруларын әйтмәгәннәр.

Элегрәк Васильево (Яшел Үзән районы)хастаханәсеннән чыкканда ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов тоткарланды. Аның сүзләренчә, ул 4 март көнне Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләрнең Татарстан сәүдә-сәнәгать пулатыннан хөкүмәт йортына барып, Министрлар Кабинеты башлыгы Илдар Халиков белән очрашу таләп иткән чарада тәртип бозуда гаепләнә. Ул вакытта алар Халиков белән очрашып, аңа үзләренең таләпләрен җиткерде.

Шәмсетдиновка карата мәхкәмә утырышы дүшәмбе көнне булачак, чөнки бүген алар 13.00га кадәр генә эшли.

Бүген Казанның Петров паркында Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренең, шулай ук Татарстанда өлешләп түләп фатир алуда алданучыларның һәм "өйләре сүтелүче"ләрнең пикеты узды. Оештыручлар сүзләренчә, анда 800-1000 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG