Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алданган мөштәриләр "җеназа" үткәрде

Татфондбанк һәм Интехбанкның алданган мөштәриләре 11 март Казанда пикет үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, Петров паркында үткән чарада 700-800ләп, полиция мәгълүматына күрә, 400ләп кеше катнашкан.​ Пикет вакытында "Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләрнең берсе Александра Юманова тоткарланган һәм соңрак иреккә җибәрелгән. Дүшәмбе аңа һәм ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновка карата мәхкәмә көтелә.

XS
SM
MD
LG