Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:52

12 март Казанда Татарстанда чүп яндыру заводы һәм атом станциясен төзүгә каршы пикет үтте. Фукусима атом станциясе фаҗигасенә алты ел тулу уңаеннан уздырылган чарада катнашучылар, республика хөкүмәте халыктан яшерен рәвештә чүп яндыру заводлары төземәкче була, дип белдерде.

Казанның Тинчурин паркында үткән пикет радиациядән сакланганда киелә торган ак кием кигән активистларның Татарстан халкын үлемгә дучар итү дигән мәгънәгә туры килүе әйтелгән буш табутны күтәреп чыгу белән башланып китте.

Барабан кагулар белән узган пикетта "Чернобыль, Фукусима, киләсесе?", "Казанда чүп яндыру заводына - юк!", "Чүп яндыру заводы зарарсызмы? Исбат ит! Фактлар булмаса, җавап бир!", "ТатАЭС - Татар халкының агулы кабере" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

"Казанда чүп яндыру заводы булмасын" исемле иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Гүзәл Хәлилова Татарстан хөкүмәтенә чүп яндыру заводына карата сораулар кергән бик күп мөрәҗәгатьләр ясауга карамастан төгәл мәгълүматлы җавап бирелмәвен әйтте.

"Безгә төзелү планлаштырылган чүп яндыру заводының проектын күрсәтмиләр. Бу темада бернинди җәмәгать тыңлаулары уздырмыйлар, безгә бернинди мәгълүмат бирмиләр. Ә вакыт бара. Быелның октябрендә Казанда чүп яндыру заводын төзи башларга җыеналар.

Хакимият чүп яндыру заводы куркыныч түгел дип белдерә. Моның өчен чит илләрне үрнәк итеп китерәләр. Ләкин аларда чүпләрнең 70-80% аерыла, ә бездә барлык чүпләр дә бергә җыела. Пластмасс, энергия батареялары яндырылган вакытта диоксин кебек агулы матдәләр бүлеп чыгара. Диоксин кеше организмына бер керсә, дистәләрчә ел чыкмый. Бигрәк тә авырлы хатыннарга һәм яшь балаларда начар авырулар китереп чыгара", дип белдерде ул.

Хәлилова сүзләренчә, чүп яндыру заводы бүлеп чыгарган агулы матдәләр Самосырово бистәсе янында гына тукталып калмаячак, ә бөтен Казанны чолгап алачак.

Пикетта катнашкан активистлар
Пикетта катнашкан активистлар

Чүп яндыру заводына каршы иҗтимагый хәрәкәтнең икенче бер вәкиле Денис Тимофеев та әлеге завод төзелешенә карата халык борчылса да, хакимиятнең алар белән бернинди диалогка да кермәвен әйтте.

"Безнең максатыбыз - җәмәгать тыңлаулары оештыру, ягъни хакимият белән диалог булдыру. Бүгенге көндә хакимият безнең төгәл мөрәҗәгатьләргә җавап бирмичә, җәмгыятьтә үзе низаг китереп чыгара. Безнең мәгълүмат алырга хокукыбыз бар. Без бит күп нәрсә сорамыйбыз, без диалог урнаштыруны һәм барлык документларны карап үзебезнең яктан аларны анализларга телибез", дип белдерде ул.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте һәм Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы иҗтимагый хәрәкәт оештырган пикетта Татар иҗтимагый үзәге дә катнашты.

Моңа кадәр Казан активистларының чүп яндыру заводы төзелешенә каршы көрәшен Гринпис кебек халыкара оешманың Русиядәге бүлекчәсе дә яклап чыккан иде.

"Гринпис Русия" оешмасының токсик програмнар мөдире Алексей Киселев Азатлыкка, чүп яндырудан соң диоксин кебек агулы матдәләр белән беррәттән вак тузан, полиараматик углеводородлар да чыгарылачак, шулай ук концероген саналган авыр металл да һавага очачак дип белдерде.

Пикеттан күренеш
Пикеттан күренеш

1 март Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3нче гимназиясендә укучылар белән ачык дәрестә очрашкач, “Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде? Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү өчен заманча завод төзергә телибез”, дип бу завод төзелешенә теләктәшлеген күрсәткән иде.

Ике ай чамасы элек активистлар Русия президенты Владимир Путин исеменә "Мин Казанда чүп яндыру заводы төзелүен теләмим" дигән петиция башлатты. Change.org сәхифәсендәге әлеге мөрәҗәгатькә 14 меңләп кеше кул куйган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG