Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Зәрәфетдинов "Башкортстан" телерадиоширкәте җитәкчесе итеп билгеләнде


Рөстәм Зәрәфетдинов. Башкортстан дәүләт университеты сайты фотосы
Рөстәм Зәрәфетдинов. Башкортстан дәүләт университеты сайты фотосы

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиленең матбугат хезмәте җитәкчесе булган Рөстәм Зәрәфетдинов "Башкортстан" дәүләт телерадиоширкәте җитәкчесе итеп билгеләнде.

Башкортстан киң мәгълүмат чараларында чираттагы үзгәрешләр башланды. БСТ телеканалы да кергән медиахолдингка яңа җитәкче – баш мөдир итеп журналист Рөстәм Зәрәфетдинов билгеләнүе игълан ителде.

Зәрәфетдинов 2015 елның 8 июненнән Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиленең матбугат хезмәтен җитәкләде. 1982 елда туган Зәрәфетдинов Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала. Укыганда "Вся Уфа" телевидениесе белән хезмәттәшлек итә башлый. Укуны тәмамлагач Зәрәфетдинов "Вся Уфа" телеканалында хәбәрче булып эшли һәм тапшырулар алып бара. Аннан Россия телерадиоширкәтенең Башкортстандагы филиалына эшкә чакырыла һәм 10 ел эшли.

Узган атнада БСТ телеканалын һәм аның белән бергә тагын ике телеканалны һәм өч радионы берләштерүче медиахолдингны соңгы алты елда җитәкләгән Галим Якупов вазифасыннан алынган иде. Ул Башкортстанның матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп куелды. Ул электрон мәгълүмат чаралары эшчәнлеген багачак.

Зәрәфетдинов җитәкчелек итәчәк медиахолдингка БСТ, "Тамыр" һәм "Курай" телеканаллары, шулай ук "Юлдаш", "Спутник" һәм "Ашкадар" радиолары керә. Соңгы вакыттагы тикшеренүләргә күрә, БСТ телеканалының рейтингы төшүе күзәтелгән.

Зәрәфетдинов БСТны 21нче төймәдә мультиплекс шәкеленә күчүне дә башкарырга тиеш була.

Рөстәм Зәрәфетдиновның телерадиоширкәт җитәкчесе итеп билгеләнү мөмкинлеге Башкортстанда шау-шу куптарды. Телеканалның үзендә дә кайбер журналистлар әлеге яңалыкны кабул итә алмауларын белдерә. Башкорт активистлары аны башкорт телен белмәүдә гаепли.

Журналист һәм тарихчы Салават Хәмидуллин хезмәттәшләре исеменнән Башкортстандагы федераль инспектор Михаил Закомалдинга да мөрәҗәгать юллаган, дип яза ProUfu порталы.

Башкорт телен белмәүче кеше телерадиоширкәт җитәкчесе вазифасына билгеләнә алмый

"Әлеге намзәтне билгеләү медиахолдингка кире тәэсир итәргә мөмкин. Михаил Бабич сүзчесе озак вакыт башкорт мәдәниятеннән аерылып торды. Башкорт телен белмәүче кеше телерадиоширкәт җитәкчесе вазифасына билгеләнә алмый", диелә хатта.

Яңа җитәкченең хаталары коллективта гына түгел, республикада да этник киренкелек тудырырга мөмкин, ди мөрәҗәгать авторы.

Портал язуынча, БСТ каналыннан бертөркем журналистлар мондый мөрәҗәгать белән башкорт Ак йортына да барганнар. Ләкин Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасарларында аңлау тапмаганнар, ә Рөстәм Хәмитовка керә алмаганнар, диелә.

Этносәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков соңгы елларда БСТ эшчәнлеге киң җәмәгатьчелек арасында канәгатьсезлек тудыра иде дигән фикердә.

Илдар Габдрафиков
Илдар Габдрафиков

"Тапшыруларда аеруча берьяклылык эчне пошыра. Аналитика юк дәрәҗәсендә. Четерекле темалар күтәрелгәндә төрле фикерләр бирелми, ә җайлы сүзләр генә яңгырый. Татар халкын аерым борчыган әйберләр дә бар. Элек каналда һичьюгы атнага бер генә булса да "Рәйхан" тапшыруы эфирга чыга иде. Соңгы елларда ул да тулысынча ябылды. Ә бит республикада миллион ярым татар яши һәм бюджетка салымнар да түли.

Тагын бер проблем хакында әйтми булмый. Менә ничә еллар инде каналның журналисты Салават Хәмидуллин "Историческая среда" исемле бик бәхәсле тапшыру алып бара. Башкорт халкын гына өстен итеп, башкаларга, аеруча татарларга төрле гаепләр ташлаучы, тарихны бозып күрсәтүче мәгълүматлар бирә ул. Бу тапшыруны туктату турында татар милли оешмалары кайда гына мөрәҗәгать итмәде, әмма уңай үзгәреш булмады. Яңа җитәкчелек бәлки шушы мәсьәләгә дә игътибар итер дип өметләнәбез", ди Габдрафыйков.

Башкортстанның атказанган юристы Наил Мәхмүтов фикеренчә, соңгы елларда телеканал җыр-биюдән ерак китә алмаган, республикадагы проблемнар яктыртылмаган.

Наил Мәхмүтов
Наил Мәхмүтов

"БСТ каналын соңгы елларда бик караганым да юк. Гайрәтем чикте аның тапшыруларыннан. Анда көне-төне җыр да бию. Ничә карасаң "Баек" бию бәйгесен күрсәтәләр. Ә республикадагы проблемнар күтәрелми. Икътисад көрчектә, завод-фабрикалар читкә тартып алынып бетте, экология коточкыч начар хәлдә. Коррупция артканнан-арта, түрәләр үз эшләрен юньләп башкармый. Менә шулар хакында һәрдаим тукып торырга, аналитик программалар әзерләп төрле өлкәдәге бәйсез белгечләрне чакырырга кирәк", ди Мәхмүтов.

Башкортстанның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Люция Вафина республика күпмилләтле булса да, БСТ каналы тапшыруларында бу бик сизелми ди.

Люция Вафина
Люция Вафина

"Без татарча тапшыруларны да күрергә теләр идек. Күпме күренекле милләттәшләребез бар, шулар хакында сөйләргә, күрсәтергә иде. Әмма бу юнәлештә һичбер мактаныр эшләре юк. Аннан БСТ журналистлары татар милли оешмалары оештырган зур чараларны да яктыртып бармый. Чакырган очракта да килмиләр алар", ди Вафина.

XS
SM
MD
LG