Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык сораштыруында Аргентина пармезаны җиңде


Азатлык сораштыруында Аргентина пармезаны җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

15 март – кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Азатлык Казан үзәгендә кешеләрне Русия һәм Аргентина сырлары белән сыйлады. Күпчелеге Аргентина пармезанын ныграк ошатты.

Әлеге сораштыру өчен башкаладагы "Бәхетле" кибетеннән ике илдә җитештерелгән пармезан сырын сатып алдык. Берсе Русиянең Мәскәү өлкәсе Ленин районының Ленин исемендәге хуҗалыгында җитештерелгән, икенче Аргентинадан китерелгән иде.

Тәмләп карау урыны итеп башкаланың үзәге, "Кольцо" сәүдә үзәге каршында, Петербур урамы сайланды. Урамда йөрүчеләргә сырларның кайсы илнеке булуын күрсәтмичә, шакмакларга бүлеп тәкъдим иттек. Аягүрә ашап караучы күп булмас дип уйларга өлгермәдек, очраган беренче төркем, сырны тәмләп карыйсын белүгә, тартынып тормыйча ашый башлады. Баксаң, пенсионерлар хәзер сыр ала алмый икән, артык кыйммәт диләр, шуңа, бушка булгач, тәмләп калырга ашыктылар.

Русия пармезанына 2 саны, Аргентина пармезанына – 3 саны бирелде. Беренче төркемгә икесе дә ошады, бер татар абзые Русия сырын Европаныкы сыман тәмле дип тә куйды, шулай да аңа Аргентина пармезаны күбрәк ошады. Алардан соң килгән ханым белән егет Русиянекен ошатты, егет сырның исемен дә дөрес атады. Баласы белән йөрүче рус телле ханым ике сырның да бертөрлерәк булуын искәртеп үтте, Аргентина сырын тәмлерәк дип бәяләде. Сырлар яратмаучы ханым да, биштәр аскан егет тә, сырларны авыз иткәннән соң, чит илнекенә тавыш бирде. Сораштыруда катнашкан соңгы ханымга сырларның берсе дә ошамады, ул "Российский", "Голландский" дигәннәрне еш алуын әйтте.

Тугыз кешенең бишесе Аргентина пармезаны тәмлерәк диде, өчесе Русиянекен ошатты

Нәтиҗәдә тугыз кешенең бишесе Аргентинада җитештерелгән пармезан тәмлерәк дип әйтте. Өч кешегә Русия сыры ошады, бер кешегә берсе дә ошамады.

Сораштыруда катнашучылардан Мәскәү Көнбатыштан сыр кертүне тыйганнан соң Русиядә сырлар ничегрәк үзгәрде дип тә кызыксындык. Җаваплар төрле иде, кемдер уңай якка дип бәяләде, кемдер сырлар сыйфаты нык начарайды, шушы елда гына Русия сырлары тәмлеләнде диде. Татар абзые Татарстанда җитештерелгән тауарга өстенлек бирәм, сырларны районнарда тәмле ясый башладылар, ди.

Күпчелеге сырларның бәяләре нык артуын әйтте. Нәтиҗәдә пенсионерлар, аз керемле гаиләләр сыр ала алмый башлаган. Бәлки шуңа да, безнең сырлы сораштыруда казаннар бик теләп катнашты.

Русиянең чикләүләре нәтиҗәсендә кибетләрдә сырлар төрлелеге кимү, бәяләре нык күтәрелү белән бергә сыйфатлары да нык төште. Сөт җитмәү сәбәпле яки җитештерү бәясен киметү өчен күп кенә ширкәтләр сырга сәламәтлек өчен зыянлы пальма маен һәм башка арзанлырак чималны күпләп куша башладылар.

XS
SM
MD
LG