Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Донбасс низагында 33 мең кешенең яралануын яки һәлак булуын белдерә


Фиона Фрейзер
Фиона Фрейзер

БМОның яңа хисабында Донбасста низаг башланганнан бирле 9,94 мең кешенең һәлак булуы, 23,45 мең кешенең яралануы белдерелә.

Донбасста низаг башланганнан бирле 33 меңнән артык кеше яраланган яки һәлак булган. Бу хакта Берләшкән милләтләр оешмасының Украинадагы күзәтү миссиясе хисабында белдерелә. Әлеге санга гади кешеләр дә, хәрбиләр арасындагы корбаннар да керә.

Күзәтү миссиясе башлыгы Фиона Фрейзер низаг аркасында зыян күрүчеләр саны арта, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бәрелешләр зонасында кешеләрне урлаулар дәвам итә. Русия тарафлы сепаратистлар контролендәге районнарда тоткарланганнарның җәзалауларга дучар булуына да БМО борчылу белдерә.

Хисап 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр җыелган мәгълүмат нигезендә ясалган.

БМО мәгълүматларына караганда, ел башыннан гына да 20 кеше Донбасста кораллы низаг корбаны булган, 91 кеше яраланган. Февраль ахырында Украина президенты Петр Порошенко, бәрелешләр башланганнан бирле ике мең украин хәрбие һәлак булды, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG