Accessibility links

дүшәмбе, 29 май 2017, Казан вакыты 07:14

Казанның Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният йортына каршы як урамда урнашкан “Миргазиян” мәчетендә ниһаять җомга намазлары укыла башлады. Шушы урында урнашкан "Әл-Ихлас" мәчете берничә ел элек сүтелде.

Казанның Мәскәү районында урнашкан "Миргазиян" мәчетендә җомга намазлары укыла башлады. 2013 елны ОМОН килеп мәхәлләсен тараткан, гыйбадәт кылган кешеләрен кулга алган элекке "Әл-Ихлас" мәчете бинасы сүтелеп, аның урынына яңасы төзелде һәм ул “Миргазиян” дип аталды.

Күптән түгел Азатлык хәбәрчесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән матбугат очрашуы вакытында мәчетнең ни өчен һаман да ачылмавы белән кызыксынды.

"Миргазиян" мәчетендә җомгадан тыш башка намазлар укыла. Рәсми рәвештә бөтен кәгазьләр әзер булмагач, без аны ача алмыйбыз”, дигән иде мөфти Камил Сәмигуллин.

“Миргазиян” мәчетенең мөтәвәлият вәкиле, Казан шәһәре аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, 10 март көнне узган беренче җомга намазына 30-50ләп кеше килгән. Узган атна Азатлык хәбәрчесе дә "Миргазиян" мәчетендә булып кайтты. Анда да җомга намазына 30лап кеше килгән иде. Азанны "Миргазиян" мәчетенең мөтәвәлият рәисе Әзһәр Вәлиуллин әйтте. Намазны мәчетнең икенче имамы - Фәрит хәзрәт укыды.

“Күпләр җомга намазы укылганны белми әле. Ишеткәннәр генә килде. Болай мәчеткә 200ләп кеше сыя. Беренче катына – 120, икенчесенә – 80 кеше.

Беренче җомга намазын мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин укытты. Икенче имам – Фәрит хәзрәт Гарипов. Имамнар бик яхшы. Гарипов яшь кенә, әмма ихлас күңелле икәне күренеп тора. Гыйлеме дә тирән. Дин тәгълиматларын фән белән дә катнаштырып сөйли белә. Бу безнең өчен бик кыйммәтле. Шуңа без алардан канәгать”, диде Ибраһимов.

Ул мәчеттә ике имамнан тыш, мөтәвәлият (башкарма комитет) булуын әйтте. Мөтәвәлияткә исә нигездә дүрт ел дәвамында шул мәчет язмышы өчен борчылып йөргән бабайлар кергән. Аның җитәкчесе – Әзһәр Вәлиуллин. Алар мәчетне рәсми рәвештә тантаналы ачылыш булыр дип тә өметләгән.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

Күптән түгел Казандагы аксакаллар шурасы бу мәчетне төзүне финанслаган “Юсуф” дигән оешма җитәкчесенә хат та язган булган.

"Без мәчет мәхәлләсе вәкилләре олыгайдык һәм башка мәчеткә йөрергә авыррак. Әгәр мөмкин булса бу мәчетне ачыгыз" дип язган идек”, ди Рәүф Ибраһимов.

Дүрт ел дәвамында ул тирәдә яшәүче мөселманнар якында мәчетләр булмау сәбәпле, намазга “Болгар”, “Казан нуры” мәчетенә йөрергә мәҗбүр булган. Мәхәллә халкы мәчет ачылмавына зарларын Азатлыкка да белдергән иде.

Рәүф Ибраһимов әйтүенчә, мәчетне төзүчеләр башта әйбәт эшләмәгән, аннары икенчеләрен китергәннәр.

"Алар аны эшләп чыкты. Хәзер бөтен шартлар бар-барын, әмма әле мәчет җирлеген матурлау кирәк. Койманы кайдан тотасы билгеле түгел, аның чиге билгеләнмәгән”, диде ул.

Күршедәге йортларда яшәүчеләр зарланмасын өчен азанны мәчет эчендә генә әйтергә килешкәннәр.

“Элекке мәчетне сүткәч, халыкка “азан мәчет эчендә генә яңгыраячак” дип әйткән идек. Җәй көнне бит иртәнге өчтә үк азан әйтелә, ул вакытта әле кешеләр йоклый. Без моны аңлыйбыз бит инде, шуңа компромисска бардык. Мәчет эчендә яңгырагач без аны ишетәбез бит инде. Корбан һәм Ураза гаетләре вакытында әлбәттә урамда да ишетелерлек итеп әйтербез дип уйлыйм”, диде Рәүф Ибраһимов.

Белешмә

“Миргазиян” урынында булган "Әл-Ихлас" мәчете 2004 елда Декабристлар урамындагы элекке җылыту корылмасы бинасында халык көче белән булдырылды. Мәчетне төзү башлангычында Миргазиян Салаватов йөрде. Ул инде хәзер вафат. Мәчет аның исеме белән аталды.

2012 елның август аенда Казанның 11 мәчете имамы, Әл-Ихлас – радикал карашлы исламчылар урыны дип бу гыйбадәт йортын ябырга тавыш биргән иде.

2013 елның 16 гыйнварында Казанның Әл-Ихлас мәчетенә намазга килгән мәхәллә әгъзалары тоткарланып Совет районы хокук саклау бүлегенә озатылган иде. Рәсми мәгълүмат чаралары анда йөрүчеләрнең күпчелеге “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкилләре булуын язды. Мәчетнең ул чактагы имамы Рөстәм Сафин хөкемгә тартылды һәм ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Ул вакытта мәчет вәкилләре, "Әл-Ихлас"тагы проблемнар 19 июль вакыйгаларыннан соң мәчет вәкилләре мөселманнарны яклап пикет-митинглар оештыра башлагач барлыкка килде дип сөйләде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG