Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Хәсәнова исемендәге премия лауреатлары апрель ахырында билгеле булачак


Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова

Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар бәйгесенең җиңүчеләре апрель ахырында билгеле булырга тиеш. Бүләкләү тантанасын Алсуның туган авылында уздырырга җыеналар.

Бу хакта Азатлыкка әлеге бәйгене гамәлгә куючыларның берсе – "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров белдерде. "Гаризалар кабул ителде, бераздан бәйгенең махсус комиссиясе утырышына җыелырга уйлыйбыз. Бүләк буларак тапшырыласы сыннар да әзер", ди Миңназыйм Сәфәров.

Алсу Хәсәнова исемендәге бүләкне тапшыру тантанасын аның туган авылында зурлап уздырырга җыеналар.

"Ватаным Татарстан" хезмәткәре, яшьли дөнья куйган журналист Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру турында 2015 ел ахырында карар кылынды. Җиңүчеләр 2016 елның декабрендә игълан ителергә тиеш иде, әмма бу кичектерелде.

Әлеге бүләкнең төп максаты – язмалары аша бүгенге җәмгыятьтәге четерекле проблемнарны чишә ала торган талантлы журналистларны барлау. Бәйгенең нигезләмәсендә каралганча, премия һәр елны татар телендә иҗат итүче ике яшь, талантлы журналистка тапшырылачак. Бер бүләк басма матбугат һәм интернет медиада эшләүчегә, берсе – радио-телевидение журналистына каралган. Миңназыйм Сәфәров хәбәр итүенчә, Алсуның әнисе Миңзифа Хәсәнова да бер журналистны сайлап, аңа махсус бүләк бирәчәк. "Миңзифа ханым безнең белән киңәшләшеп тора", диде "Ватаным Татарстан" мөхәррире.

Татарстанда танылган журналсит Алсу Хәсәнова 2015 елның апрелендә яман шеш авыруыннан вафат булды.

Алсу Татарстан һәм татар дөньясындагы укучыларга милли һәм мәдәни темаларга язган кызыклы язмалары, анда көнүзәк проблемнарны күтәрүе, һөнәри кыюлыгы белән танылган иде. Аңа бүген, 21 мартта, 39 яшь тулган булыр иде.

XS
SM
MD
LG