Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:56

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
23 март 1917 ел (№1096)

Милли Съезд ни рәвештә җыелырга тиеш?

1) Съезд тиз булырга тиеш.

2) Съездда һәр тарафтан кешеләр булуы бик мәтлуб (таләп ителгән), тиешле булса да, авыллардан вәкилләр көтеп торып, Съездны соңга калдырырга ярамый. Милләтнең бер кыйсмы (өлеше) гына булса да, тиз җыелып, фикерләрен мәйданга чыгаруы мөһим. Вәкилләр җибәреп өлгермәгән тарафлар кабул ителгән карарларга кушылыр дип өмет итәм.

3) Съезд, минем фикеремчә, Уфада булырга тиешле күренә, әсас (нигез, төп) пайтәхетләрнең берендә булырга тиешле. Ләкин хәзерге көндә тимер юлларда йөрүнең уңайсызлыгын игътибарга алып, пайтәхетләрдә ясаудан ваз кичәргә туры килә. Уфадан булуның сәбәбе бу гына түгел. Милли нокта нәзардән (күзлегеннән) Уфада булу муафикъ (яраклы) күренә. Моннан соң бәлки бөтен милли съездлар шунда булыр. Халык күзендә собранияне мәркәзләштереп, халыкны шул мәркәземез тирәсендә оештыру җәһәтеннән дә Уфада булуын тәрҗих итәм (сайлыйм).

4) Вәкилләр - мәхәлләнең зурлыгы нисбәтендә бердән егермегә кадәр кеше. Уфа, Оренбур, Троицки, Ташкент кеби мәркәзләрдән егерме кадәр кеше сайларга ярый, аннан артык кирәк түгел, ким булса да, ярый.

5) Сайлау тәртибе. Хәзерге әхвәл эчендә мөкәммәл булып җитү ихтималы юк. Шулай булса да, мөмкин булган җирләрдә шар белән булса, яхшырак. Ләкин халкы инфаклы җирләрдә, кул күтәрү ысулы да ярый.

6) Сайлар өчен, шәһәрнең зур залларында, карьянең (авыл) җәмәгатьханәсендә зур җыелыш ясарга тиеш. Бу җыелышта, сайлаудан элек, халыкка Съездның максудын, баручыларның вазыйфаларын аңлатырга тиеш.

7) Сайлау җыелышларын ясауны мәхәллә бюролары эшләргә тиеш.

8) Сайланган кешеләр милли әхвәлдән милләт кайгылары белән янган, аңлы, мөхтәрәм кешеләр булырга тиеш. Моның өстенә Съездда фикерен аңлатырлык вә монда сөйләнгән фикерләрне аңларлык кеше булырга тиеш.

9) Үзләре кеше җибәрә алмаслык карьяләр, вак шәһәрләр үзләре янындагы зур шәһәрләр вәкилләренә кушылырга тиеш.

10) Вәкил кулына сайлап җибәрүче халык тарафыннан “теләкләр дәфтәре” бирелергә тиеш.

Садри Максуди
Садри Максуди

11) Съезд ясау комитеты тарафыннан дикъкать булганга кадәр үк, мөмкин булган җирләрдә вәкилләр сайларга, теләкләр тәгаен итәргә керешергә тиеш.

12) Съездда вәкил булачак кешеләргә масраф (чыгымнар) халык тарафыннан тәэмин ителергә тиеш.

13) Съезд масрафына һәр вәкил халыктан йөз сум акча алып килергә тиеш. Съездның масрафы булачак.

14) Съездга халык тарафыннан вәкил булып сайланып килгән кешеләрдән башка милләт кайгысы белән янган мәгълүм кешеләр һәм һәркайсы Съезд комитеты тарафыннан аерым дәгъватнамәләр (чакыру) белән чакыртылырга тиеш.

15) Аннан башка халык тарафыннан сайланмаган һәм дәгъват ителмәгән кешеләр үз кыйммәтләре белән Съездга килсәләр, алар да Съезд мәҗлесләренә кертелә. Фәкать мәсьәләләр тавышка куелганда, хосусый уларак килгән кешеләрнең кайсы фикергә тавыш биргәне аерым кает ителергә (билгеләнергә) тиеш.

16) Бу җыелышың башында фракциямез булырга тиеш иде. Ләкин ихтиләл (тәртипсезлек) башланганга ике атна булды, фракциямездән һичкемгә бер төрле хәбәр юк, шуның өчен Съезд ясау эшен мәсләк фракция өстенә алыр дип өмет итеп торырга ярамый. Әгәр бу эшне фракция алмаса, моның өчен тиздән Съезд булачак җирдә Съезд ясау комитеты булырга тиеш. Бу комитет башында Петроградтагы фракция янындагы булуы мәтлуб.

Менә Съездны ясау эшләре, минем фикеремдә, шушы югарыда күрсәткән рәвештә булырга тиеш. Бу зур Милли Съезддан әүвәл Петроградта фракция янында мәйданда мәгълүм җәмәгать хадимләреннән (хезмәт итүче) бер кечкенә киңәш мәҗлесе ясалып, Съездда да каралачак эшләр хакында програм ясап кую бу мәҗлес вазыйфасы булырга тиеш.

Садри Максуди

"Кояш" газеты, Казан, 23 март 1917 ел, 4нче бит
"Кояш" газеты, Казан, 23 март 1917 ел, 4нче бит

Казан хәбәрләре

Эшчеләр хәлен яхшырту. Шәһәрне яктырту (электр һәм газ) заводларында эшчеләргә көненә 8 сәгать эшләү матди карарлаштырылган. Шәһәрнең бөтен мәсләкләрендәге хезмәтен дә шулай 8 сәгатькә калдырырга уйланадыр.

Казанка аркылы күпер салу өчен Пороховой завод идарәсе 120-150 мең сумлык чамасы бирә алачагын шәһәр управасына белдергән.

Иркен Русия җәмгыяте. Бишбалта һәм Ягодный халыклары өчен мәзкүр исемдә потребительлар җәмгыяте ачыладыр. Әгъза булу, язылу өчен, хәзерге Ягодный бистәсенә Архангельский урамында электән Софронова йортына мөрәҗәгать итәргә.

Ирек йорты. Татар театры өчен бина салу, шуның якынында ук китапханә вә музә ачу күк Шәрыкъ клубы максадына охшаган бер җәмәгать тәшкил ителде. Бу фикерне башлап күтәрүче Г. Кәриев һәм моңа нигез сөрмәя итеп, мең сум чамасында башлап иганә кылучы да Г. Кәриевтыр. Ирек йорты бинасын 3 миллион сумларга төшереп салырга уйлана. Бу җәмгыятькә сима вә максат тәгаен итәр өчен һәм дә матди мәсьәләләрен эзләп карар өчен, бер комиссия дә сайланды. Әгъзалары: Габдулла Кәриев, Хәбибрахман Забири, Фуат Туктаров, Салих Габдуллин, Әхмәт кари Хәсәни, Шиһаб Әхмәров, Ильяс Алкин.

Мөселман комитеты бүген Кабан күле каршында Нәгыймә бикә Апанаева йортына күчәдер. Адресы: Казань, "Мусульманский комитет".

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG