Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә коррупциягә каршы митингта меңнән артык кеше тоткарланган


Каршылык чарасында катнашучыны тоткарлау
Каршылык чарасында катнашучыны тоткарлау

Мәскәүдә 26 мартта узган коррупциягә каршы урам җыеннарында полиция 1030 кешене тоткарлаган. Аларның күпчелеге иреккә чыгарылган, ә 120 кеше полиция бүлекләрендә калдырылган.

Мәскәүдә 26 мартта узган коррупциягә каршы урам җыеннарында полиция 1030 кешене тоткарлаган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Аларның күпчелеген административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегәннән соң чыгарып җибәргәннәр. Аларны җыен, митинг, пикет уздырганда тәртип бозуда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә 20 мең сумга кадәр штраф каралган.

Ким дигәндә 120 кеше полиция бүлекләрендә иртәнгә кадәр калдырылган. Алар арасында Алексей Навальный һәм Коррупциягә каршы көрәш фондының Мәскәү офисы хезмәткәрләре бар. Дүшәмбе мәхкәмәләр аларның административ эшләрен карый.

Тикшерү комитеты полиция хезмәткәренә һөҗүм итү турында җинаять эше дә ачкан. "ОВД-инво" язуынча, бу уңайдан 22 полиция бүлегендә тоткарланучылардан сорау алганнар.

Казанда коррупциягә каршы митингтан соң битлекле полиция хезмәткәрләре Алексей Навальныйның Татарстандагы сайлау идарәсе башлыгы Эльвира Дмитриеваны тоткарлады. Митингта ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдинов тоткарланды.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды. Урам җыеннарында берничә дистәдән башлап берничә меңгә кадәр халык катнашты. Мәскәүдә, төрле мәгълүматларга караганда, сигез меңнән 20 меңгә кадәр кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG