Accessibility links

Казанда Сабантуй 15 июльдә узачак


Былтыр Ульян өлкәсендә узган федераль Сабантуйда
Былтыр Ульян өлкәсендә узган федераль Сабантуйда

2017 ел сабантуйларының көннәре билгеле булды. Казанда милли бәйрәм 15 июльдә, район-авылларда 1-2 июльдә узачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты президентның рәсми сайтында дөнья күрде.

Карар нигезендә, авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуйны 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.

Татарстан хөкүмәтенә һәм җирле үзидарә оешмаларына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.

Федераль Сабантуй бу юлы Әстерханда 12 майда узачак.

Быел беренче Сабантуй 18 мартта Американың Флорида штатында узды. Аны өченче ел рәттән Флорида татарлары оешмасы активистлары оештырды.

Бәйрәмгә Нью Йорк, Пенсильвания, Мичиган штатларыннан да татарлар җыелды, шулай ук Казаннан, Мәскәүдән, Уфадан, Прагадан кунаклар килде.

XS
SM
MD
LG