Accessibility links

сишәмбе, 23 май 2017, Казан вакыты 17:51

2 апрель – дөньяда аутизм авыруы турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләнә. 2016 елда Русиядә инклюзия, ягъни мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти балалар белән бер сыйныфта укытуны күз алдында тоткан белем бирүнең яңа юнәлеше эшли башлады. Ул атуизмлы балаларга да кагыла.

Аутизм белән авыручы 6 яшьлек Лизаның әнисе, университет укытучысы Лилия Березина кызын мәктәпкә, 1нче сыйныфка әзерлек курсларына йөртә башлаганнан бирле бәхетенә ышанып бетми. Хәтта хыялларга бирелеп ала, түгәрәк битле, сөйкемле кызчыгы үскәч, йә артист, йә спортчы булыр дип өметләнә ул. Әмма әлегә аның гадәти мәктәпкә кереүе дә икеле күренә.

"Моңа кадәр дәүләт балалар бакчаларында күп кыйналдык, куып та җибәрделәр, шактый зур акча түләп йөрткән хосусый бакчаларда да астына җибәргән ыштаннарын алмаштырмыйча йөрттеләр, гомумән аңа төкереп карадылар. Соңыннан андый авырулар белән белән эшләү өчен махсус укыган белгечләрне җыйган хосусый балалар үзәген таптык. Аннан соң хәлләр алга китте дип сөенгән идек" ди ул.

"Раскраска" үзәгендә аутизмлы балалар өчен төзелгән махсус програм нигезендә дәрес алып баралар
"Раскраска" үзәгендә аутизмлы балалар өчен төзелгән махсус програм нигезендә дәрес алып баралар

Лизаның инде мәктәпкә барыр яше җитеп килә, моңа кадәр аңа һәм аутизм авыруы табылган башка балаларга акыл ягыннан зәгыйфьләр өчен коррекция мәктәбенә барырга, йә өйдә укырга гына кала иде. Ә бит аутизмнан иң яхшы дәва - кеше арасына чыгу, аралашу, сәламәт кешеләр җәмгыятенә яраклашу.

Казанның 1нче санлы мәктәбе җитәкчесе Денис Князев Лилия Березина кебек әниләрне берләштерүче "Просто другие" оешмасы белән элемтәгә кереп, мәктәпкә әзерләнергә чакыргач, канатлар үсеп киткән иде, ди ул.

Бу юлы да Лилия Березина кызының балалар арасына кереп китүенә күңеле белән ышанып та бетми иде, чыннан да алырлармы, укытучыларының мөнәсәбәте нинди булыр, чыннан да укый алырмы, дип шикләнде ул.

Соңыннан мәктәпкә әзерлек курсларын башлаган мәктәп җитәкчесе белән сөйләшкәч, аның шикләнүләре аз булса да нигезле булып чыкты. Чөнки мәктәпкә әзерләнү дәресләренә йөрүче 15ләп баладан 1нче сыйныфка икешәр малай яки кыз гына алыначак - мәгариф стандартлары һәм галимнәрнең таләбе шундый.

Мәктәп атутизмы балаларны кабул итәргә әзерләнә

Аутизм белән авыручылары кабул иткән Казанның Вахитов районындагы 1нче санлы мәктәптә якшәмбе саен дәресләр үтә. Аларны Казан техник фәнни тикшеренү университетының социаль һәм сәяси конфликтология кафедрасының өлкән укытучысы Ольга Галанина махсус програм белән алып бара: һәрберсен мактый, такта янына чакыра, укытучыны тыңларга өйрәтә, башка балалар белән аралаштырырга тырыша.

Аутизм авыруы аларны дөньядан читләшеп, үз дөньясына батарга мәҗбүр итә. Мөгәллимә аларны уйнатып, кызыктырып тышкы дөньяга ачылырга чакыра. Чыннан да, алар ачылып китә, сөйләшә алмасалар да, хисләнеп катнашырга тырыша, елмая, күзгә карый, кул чаба.

Мөгәллимә дәрес үткәрә, аңа аналар ярдәм итә
Мөгәллимә дәрес үткәрә, аңа аналар ярдәм итә

Ольга Галанина Азатлыкка әйткәнчә, ул инде 15 елдан артык аутизм диагнозы куелган балалар белән эшли. "Эшләсәң нәтиҗә бар, укучыларым институтта югары белем алып, нормаль тормыш алып бара, җәмгыятькә яраклашкан" дип горурланып әйтә ул.

Бу "ресурс сыйныйф"лар рәвешендә башланган инклюзив укытуны ул хуплый, әмма аны әзерлекле укытучыларның җитеп бетмәве шикләндерә.

"Гадәти укытучыларда курку бар шикелле, ничек бу балалар белән элемтәгә керергә, алардан ничек җавап алырга? Алар бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин. Мин ничек эшләргә кирәген беләм, чөнки мин бу юнәлештә 15 ел эшлим. Ә гадәти укытучы ничек эшләр?" ди ул.

Балалар өчен әзерлек курсларын башлап җибәргән мәктәп җитәкчесе Денис Князев Азатлык белән сөйләшүдә белгечнең һәм ата-аналарның шикләнүләрен таратырга тырышты.

Казанның 1нче санлы мәктәп җитәкчесе Денис Князев
Казанның 1нче санлы мәктәп җитәкчесе Денис Князев

Киләсе уку елына мәктәп 1нче сыйныфка аутизмлы балаларны кабул итәргә тулысынча әзер булачак" дип белдерде ул.

"Казандагы Идарә һәм икътисад институты әзерләгән програм нигезендә мәктәп тә, укытучылар да, сәламәт балалар да, ата-аналарны да әзерлиячәкбез, дип белдерде ул. Башлангыч сыйныфлар белән эшләүче һәр укытучы аутизмлы балалар белән эшләү өчен махсус укып чыгачак, үзенчәлекләрен, махсус програмнары белән танышачак. Ике беренче сыйныф җыябыз, аларда икешәр аутизмлы бала булыр дип планлаштырабыз", диде мәктәп җитәкчесе Денис Князев.

Аның сүзләренчә, андый үзенчәлеге булган балалар өчен 4 ел башлангыч мәктәп өчен адаптив махсус програм эшләнгән. Инклюзия юнәлеше үсә барган саен, 11нче сыйныфка кадәр дә укыту програмнарны эшләнәчәк дип ышанам, ди ул.

Мәктәп тьютор алырга җыенмый

Әлеге мәктәп җитәкчесе әйткәнчә, әлегә алар гадәти башлангыч сыйныф укытучысыннан тыш, башка өстәмә укытучы, махсус тьютор алырга җыенмый. Аның өчен акча да каралмаган. Башлаган вакытта өстәмә ярдәм кирәк булган андый балага әти-әниләре ярдәм итәчәк дип ышанабыз диде мәктәп башлыгы.

Аутизмлы балалар өчен оештырылган спорт дәресендә укытучыга әти-әниләр булыша
Аутизмлы балалар өчен оештырылган спорт дәресендә укытучыга әти-әниләр булыша

Мәктәпкә барырга әзерләнүче Лиза Березинаның әнисе дә һәрвакыт дәрестә укытучыга бушлай булышучы булырга әзер булуын ышандырды.

Аутизмлы балаларның ата-аналарын берләштергән "Просто другие" иҗтимагый оешмасы вәкиле Анна Устиновская сөйләгәнчә, алар бу төр авырулар белән эш итүдән тәҗрибә туплагач, халыкара дәрәҗәдә танылган махсус програмнар белән укыгач, улларын-кызларын мәктәпләргә иңдерү програмын үзләре төзегән. Анда ресурс сыйныфларга иңдерелгән баланың һәркайсына укытучыдан тыш аерым ярдәмче, дөньякүләм танылган програм белән махсус укыган тьютор булырга тиеш дип ассызыклана. Мәгариф министрлыгы башта безнең белән сөйләште, соңгы вакытта чакырмый башладылар, ди ул.

"Нәтиҗәдә, безнең проектның асты өскә килде, тьюторлар юк, мәгариф оешмалары үзләренә ничек җайлы, нәрсәгә мөмкинлекләре бар, шулай эшләргә уйлый. Әмма әзерлекле тьютордан башка инклюзия барып чыкмас дип уйлыйм" ди Анна Устиновская.

Гомум алганда, бу юнәлештә боз эри башлавын ата-аналар шатланып кабул итте. Бер мәктәптә инвалид балаларны бөтенсен бер сыйныфка җыйганнар дип беләм, аларны ике укытучы "җиңәргә" тырыша, бу бөтенләй инклюзия түгел инде, ди ул.​

Мәгариф министрлыгы фикере

Азатлык Татарстан мәгариф министрлыгыннан да инклюзияне оештыру тәртибе турында рәсми мәгълүмат сорады. Мининстрлыктан килгән рәсми хатта махсус програм белән укыган тьютор турында бер сүз юк. Инклюзия юнәлешен тормышка ашыру өчен мәктәп штатына тәрбияче булдыру карала дип кенә язылган.

Мәгариф министры хатында әйтелгәнчә, "Просто другие" иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашудан соң, аутизмлы балалар өчен "ресурслы сыйныфлар" проектын башлап җибәрү өчен Казанда 4 мәктәп аерып алынган.

Аларда инклюзия юнәлеше сынау рәвешендә кертелә. Азатылык хәбәрчесе булган Казанның Вахитов районындагы 1нче мәктәп бу 4 мәктәп исемлегенә кертелмәгән. Инклюзияне башлап җибәрү әлеге мәктәп җитәкчесенең үзенең башлангычы һәм теләге генә икән.

Аутизмлы балаларның саны төгәл белгеле түгел

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда шундый авырулы барлыгы ​300 бала булуы ачыкланган. Әмма ата-аналар әйткәнчә, бу сан күпкә зуррак. Чөнки авыруны ачыклау авыр, чыгымлы, тиешле белгечләр табу авыр һәм кайбер ата-аналар аны яшерә.

Мәгариф министрлыгы хатында язылганча, аутизмлы 300 баланың 38е гадәти мәктәптә белем ала, 69 бала балалар бакчаларына йөри, 145 бала мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен махсус мәктәптә укый.

Гомум алганда, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 189 бала беренче сыйныфка махсус аерылыган 153 мәктәпкә укырга кергән.

Казанда инклюзия үзәкләре дип саналган ике мәктәп һәм Яшел Үзәндә бер лицей эшли. Аларда барлыгы 173 бала белем ала.

Татарстанда 18 яшькәчә барлыгы 21 мең инвалид бала бар дип санала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG