Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 23:45

2 апрель Чаллыда чираттагы ипотека ярминкәсе үтте. Көн дәвамында килгән халыктан "бу – бит талау, алдашу" дигән фикерләр ишетелде. Русиядәге фатир ипотекасы ул – түрәләргә ришвәт, банкларга бер фатирны ике итеп кайтару кабаласы.

Чаллыда КамАЗ мәдәният сараенда узган ипотека ярминкәсенә көн дәвамында якынча 6-7 мең кеше килгән. Ипотека көне буласын, кешеләргә дистәгә якын банкларның кулай бәя белән фатир алырга тәкъдим итәчәкләрен шәһәр хакимияте, матбугаты атна-ун көн алдан хәбәр итеп торды. Ярминкә булгач, халыкның йөзе шат, күңелләре күтәренке булырга тиеш иде сыман. Ләкин ипотека шартлары белән танышучылар арасында Азатлык шатланучы-сөенүчеләрне күрмәде. “Моннан да зур кабала, талау, алдашулы ипотека булуы мөмкин түгел, якын килерлек түгел, ә якын килмичә кая барыйк инде?” дигәнрәк сүзләр ишетелеп торды. Биредә булган борчулы халыкны сораулар биреп интектермәдек, җавапны банк хезмәткәрләреннән алырга тырыштык.

Банк рекламы
Банк рекламы

Залда таратылган буклетларга караганда, банклар ипотеканы 9-10% белән тәкъдим итә. Төпченә башлагач беленә - аз булып күренгән процентлар эш йөртә башлау өчен, халык игътибарын җәлеп итү өчен генә кулланыла икән. Кулайрак ипотека өчен хезмәт хакыңны шушы банк картасы аша алырга тиешсең. Аннан соң КамАЗдамы, бюджеттамы эшләвеңә карыйлар, хезмәт хакы зурлыгы да тора-бара беренче урынга чыга. Айлык уртача 30-35 мең сум хезмәт хакы белән 10-15 елга ипотека бирмәячәкләр. Тагын да зуррак процентлар белән ипотеканы 20 елга кадәр сузачаклар. Безнең каршыда гына бер яшь кешегә шулай дип белдерделәр. “Әгәр айлык хезмәт хакың 43 мең сум тәшкил итә икән, бу очракта ипотеканы 15 елга рәсмиләштереп була”, диделәр аңа. Банкирлар үзләре генә белгән шундый искәрмәләр белән ипотека 14-15 процентка кадәр күтәрелә.

Азатлык бер банк хезмәткәрләренә уртача саннар белән мөрәҗәгать итте. Фатирны 2 миллион 200 мең сум тора дибез. Бу банк таләпләре буенча, ипотека алучы шушы күләмнең 440 мең сумын беренчел кертем итеп түләргә тиеш икән. Ипотекага 1 миллион 760 мең сум аласы кала. Күп тә түгел шикелле. Шушы акчаны банктан алып, 15 елга түләү шарты белән килешү төзесәң, галәмәт саннар килеп чыга: 15 ел буе ай саен 22 мең 350 сум түләргә кирәк икән. Нәтиҗәдә 1 миллион 760 мең урынына 4 миллион 23 мең сум түләргә кирәк була, ягъни банкка 2 миллион 263 мең сум процентлар түләячәкбез дигән сүз. Тагын бер йә ике бүлмәле фатир бәясе бу.

Татарстан хөкүмәте дә, Русиянеке дә халык өчен иң кыен, иң авыр мәсьәләләрнең берсе булган фатир төзелешенә, аны сату базарына әллә ни игътибар бирми башлады кебек. Татарстан хөкүмәте утырышларында фатирлар төзүгә игътибар биргән булып, төзүчеләрдән ничәдер миллион кв. метр фатир төзүне таләп итеп, планнан артта каласыз дип кемнәргәдер шелтәләр белдерү бары гаҗәпләнү генә тудыра. Фатирлар төзелешнә кайбер очракта дәүләт акчалары да салына. Ләкин төзегән фатирларны сату, аннан файда алуны банклар инде җайга салды. Халык та белә: банк аша бер фатир алсаң, ике фатир бәясе түләргә туры киләчәк. Менә шунда инде халыкның сүгенүләрен дә, талау турында кычкыруларын да аңларга буладыр.

Халыкның хезмәт хакы фатир алырлыкмы?

Русия халкы гасырлар буе торакка тилмерә. Фатир мәсьәләсен Русия империясендә 1917 ел инкыйлабына кадәр дә чишә алмаганнар. Инкыйлабтан соң Ленин вә Сталин да бу юнәлешкә игътибар бирә алмаган. Халык капиталистлардан тартып алган йортларда, барак-казармаларда, землянкаларда гомер кичергән. Сталиннан соң хакимияткә килгән Никита Хрущев биш катлы йортлар төзеткән, барыбер халкын фатирлы итә алмаган. КПССның чираттагы бер програмында ул 1980 елларда Совет берлегендә коммунизм төзелеп бетәчәген, шушы вакытка бар халыкның фатирлы булачагын бәян итә. Аның башлаган эше гомерле булмый, 60нчы еллар башында үзен илбашы булудан читләштерәләр.

Брежнев чорларында фатир төзүләр һәм аны бүлүләрне ныклап торып ширкәтләр җилкәсенә салалар. Бу чорда социализм бишегендә фатирлар бушлай бирелә дигән төшенчә ныгытыла. Ләкин күпме тырышлык куелса да, күпчелек халык барак-казармаларда, тулай торакларда яшәүне дәвам итә. Фатир мәсьәләсе хәл ителми кала.

Ипотека ярминкәсенә килүчеләр
Ипотека ярминкәсенә килүчеләр

Хакимияткә Михаил Горбачев килгәч, ул 2000 елга кадәр бар халыкны фатирлы итү бурычын куя. Бу патшаның да әлеге уйлары тормышка ашмый. Аны хакимияттән читләштерәләр.

Горбачев урынына килгән Борис Ельцинда дәүләт, ширкәтләр катнашында фатирлар төзеп эшче-хезмәткәрләргә бирү кайгысы булмый. Ельцин: “Моннан соң бушлай фатирлар булмаячак, без базар мөнәсәбәтләренә керәбез”, дип белдерә.

Ельцинның “базар мөнәсәбәтләре” дә, Владимир Путинның унҗиде еллык идарәсе дә халыкны фатирлы итү юнәлешендә алгарыш булуын күрсәтмәде. Ярты миллионлы халкы булган Чаллы каласын гына мисалга алсак та, дистәләгән мең халыкның әлегәчә “малосемейкалар”да, ягъни ике-өч-дүрт бүлмәле фатирларда ике-өч гаилә яшәве мәгълүм. 1980 еллардан ук тулай торакларда яшәүчеләр байтак. Фатир алу өчен КамАЗ төзергә дип килүчеләрнең дә балалары, оныклары үсеп җитте. Аларны да башка чыгарырга вакыт. Фатир базарын 80нче-90нчы еллар белән чагыштырырлык түгел. Ул чорда төзелгән һәрбер йорт көне-сәгате белән “өй туе” уздырды. Хәзер Чаллыда яңа төзелгән дистәләгән йортта меңәрләгән фатирлар буш тора, сатуга куелган. Шулар өстенә яңа дистәләгән 12-24 катлы йортлар төзелеп ята. Ләкин өй туйлары уздыручылар бик аз. Халыкта акча юк.

Банк рекламы
Банк рекламы

Русия өчен уртакул саналган ике бүлмәле, 51 кв. метрлы яңа фатир Чаллыда 2,2 миллион сумлап тора. Кыйбатмы бу, юкмы? Шәһәрнең “умыртка сөяге” булган КамАЗда эшчеләр уртача 22-25 мең сум хезмәт хакы ала. Башка ширкәтләрдә дә акча шуннан әллә ни югары түләнми. Халык мондый акчага фатир ала аламы?

Ипотека ярминкәсенә килүчеләр
Ипотека ярминкәсенә килүчеләр

Моннан 5-6 ел чамасы элек Мәскәүдән Чаллыга төзелеш эше белән якыннан таныш булган белгечләр, академиклар килеп хакимият бинасында очрашу уздырган иделәр. Шушы очрашудагы сорау-җавапларда Русиядә фатирларның ни өчен кыйбат булуына мондыйрак бәя бирелде:

“Фатирлар Мәскәүдә дә, Чаллыда кыйбат. Алай булырга тиеш түгел. Фатирлар төзелә башлаганнан алып сатуга куелганчы аларның бәясенең 30-35%ы Мәскәү һәм җирле чиновникларга ришвәткә китә. Аннан соң бу фатирларны сатучылар, банкирлар булдыра алганча бәя күтәреп, файда алырга ашыга”, диелгән иде очрашуда. Ипотекага фатир сатучыларның күбәя, ипотека белән кызыксынучыларның арта баруы фатир бәяләрен киметми. Инде ипотека көннәре, ипотека ярминкәләре уздыру гадәткә кереп бара. Соңгы елларда дүрт шундый чара узды.

XS
SM
MD
LG