Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның торак програмына кереп алданган татарстаннар ачлык игълан итәргә жыена


Казанда "Салават күпере" торак бистәсен төзүне дәвам итү таләбе белән үткән пикет
Казанда "Салават күпере" торак бистәсен төзүне дәвам итү таләбе белән үткән пикет

Путин 2013 елда башлап җибәргән "Русия гаиләсе өчен торак" дип аталган федераль торак програмы нигезендә фатир өмет итүче гаиләләр, көтеп-көтеп тә теләкләренә ирешә алмагач, ачлык иълан итәргә җыена.

Баштарак гаиләләр Татарстан төзелеш министрлыгына мөрәҗәгатьләр аша, Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрдге сәхифәләренә язып үзләре турында түрәләрнең исенә төшерергә тырышты. Програмны башлап җибәргән Русия президенты Путин исеменә хатлар да юллап карадылар. Әмма эш урыныннан кузгалмады.

"Русия гаиләсенә торак" програмы турында беренче тапкыр 2013 елның декабрендә Путин сөйләде. Еллык юлламасында ул өч ел эчендә 25 миллион дүрткел метр торак төзеп халыкны арзанлы һәм барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. Халыкта бу фатирларны "путинка" дип йөртә дә башладылар. Мондый йортларда торак алырга ил буйлап 460 мең гаилә чиратка тезелде. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр, яшь гаиләләр өчен бу яхшы бер мөмкинлек булыр кебек иде.

Програмда катнашырга теләүче төзелеш оешмалары да табылды. Алар торакның һәр дүрткел метры бәясен 35 мең сумнан да арттырмаска тиеш иде. Дәүләт бу ширкәтләрне һәр дүрткел метрдан 4 мең сумы кире кайтарылыр, төзелеш алып бару өчен ташламалы кредитлар бирелер дип ышандырды.

Програмда катнашкан төзелеш оешмаларының язмышы төрле. "Новые Усады", "Сувар Казань" һәм "Инвест" дигәннәре торак төзүгә керешмәгән дә. "Татнур" йортлар төзү эше алып бара, ләкин дәүләт вәгъдә иткән субсидияләр килә башламаса, фатирларның бер өлешен ул дүрткел метрын 35 мең сумнан түгел, ә 40 мең сумга сатырга мәҗбүр булачак.

Иң авыр хәлдә калучы – "СтройКом". Ул йортларны өлгертә дә алыр иде, әмма инженер челтәрләре төзү өчен кредит ала алмаганлыктан, аның да эше тукталып калган. "Яшьлек" торак комплексын төзүче бу ширкәт фатирларның булачак хуҗалары белән өлешләп түләү өчен 84 килешү төзергә дә өлгергән. "СтройКом"га алдан акча түләүчеләр үзләрен алданган дип саный, чөнки узган елдан бирле төзелеш мәйданында хәрәкәт юк, йортларны тапшыру вакыты тагын кичектерелгән.

Путин алдан белдергәнчә, "Русия гаиләсе өчен торак" програмы быел тәмамланырга тиеш иде.

Социаль ипотека дәүләт пррграмы нигезендә Залесный бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар да даими каршылык чаралары уздыра.

XS
SM
MD
LG