Accessibility links

Кайнар хәбәр

Super Tatar һәм Нурбәк Казанда уртак тамаша куя


Super Tatar төркеме
Super Tatar төркеме

5 апрель Казанда һәм 8 апрель Һелсинкида узачак концертларда Super Tatar төркеме белән бергә Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиевнең DNA Shift проекты тәкъдим ителәчәк.

Төрле илләрдәге музыкантлардан оешкан Super Tatar төркеме янәдән Казан концертына әзерлек алып бара. Ул 5 апрель "Смена" заманча мәдәният үзәгендә уза.

Төркем әгъзасы, танылган музыкант һәм башкаручы Муса Маликов сүзләренчә, концертта яңа инструменталь әсәрләр дә, җырлар да яңгыраячак. Шулай ук җырчы үзенең 29 ел буе җырлап килгән, 90-нчы елларда шактый популяр хит булган "Әссәләмү галәйкүм" җырын беренче тапкыр Super Tatar төркеме белән берлектә башкарачак.

Маликов сүзләренчә, төркем әгъзалары төрле илләрдә яшәгәнгә күрә, репетицияләр дә төрле җирләрдә, Германия, Финляндия һәм Казанда уза. Хәзерге вакытта музыкантлар Казанда концертка әзерләнә.

Super Tatar һәм Нурбәк Казанда уртак тамаша куя
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Былтыр Super Tatar концертын яшь инди-фолк Juna төркеме ачып җибәрсә, быел тамашаны DNA Shift проекты башлап җибәрәчәк. Ул Ислам Вәлиев һәм Нурбәк Батулла башкарган электрон музыка һәм хореографик бию импровизациясеннән гыйбарәт.

"Мин Дәниз абыйны (Бәдретдин) инде күптәннән, "КГБ", "Башкарма" төркемнәреннән беләм. Шуңа күрә Super Tatar барлыкка килү белән аларны күзәтә башладык. Бергә чыгыш ясарга чакыргач шунда ук ризалаштым, чөнки бу безнең музыкаль карашларга якын төркем, эстрада музыкасы түгел", дип сөйләде Нурбәк.

"Биюнең мәгънәсе монда һәм хәзер туа, шуңа аның нинди булачагын бөтенләй әйтә алмыйм. Ул ачык импровизация. Нәрсә буласын без үзебез дә белмибез, шунысы кызык та, минемчә. Мәгънәне һәркем үзе тудыра, мин бары тик биим", ди биюче.

Казан концертыннан соң Super Tatar һәм DNA Shift проекты Һелсинкига юл тота. Андагы концерт 8 апрельгә планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG