Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Украина белән визасыз керү тәртибен хуплады


Европа парламенты Европа берлеге илләре һәм Украина арасында визасыз режим кертүне хуплады.

Европа парламенты депутатлары Украина ватандашларына Европа берлеге илләренә кыска вакытка визасыз керүне рөхсәт итү турында канун өлгесе өчен тавыш бирде, диелә парламент сайтында.

Канун өлгесен кабул итү өчен 521 депутат тавыш биргән. 75 депутат каршы булган, 36сы тавыш бирүдән баш тарткан. Документны Европа берлеге шурасы расларга тиеш. Ул июнь аенда гамәлгә керер дип көтелә.

Канун өлгесенә ярашлы, биометрик паспортлы Украина ватандашлары Европа берлегенең барлык илләренә диярлек турист буларак яки эш белән 90 көнгә кадәр керә ала. Эш эзләүне максат итеп куючылар визасыз кертелми.

28 марттан Грузия белән Европа Берлеге илләре арасында визасыз керү тәртибе эшли башлады. Грузия ватандашлары Европа Берлеге илләрендә ярты ел эчендә 90 көнгә кадәр кала ала.

XS
SM
MD
LG