Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:09

Матбугатта ихтимал террорчы дип аталган Ильяс Никитинны яклап, Петербур кешеләре change.org сайтында петиция урнаштырган.

Петиция Петербур халкы исеменнән гафу үтенүдән башлана. Аннан соң автор "Андрей Никитин террорчылыкта шикләнелә" дип язган бөтен матбугат чараларын аннан гафу үтенергә чакыра.

"Внуково һава аланындагы кебек хәлләр килеп чыкмасын өчен кешенең керсез исемен кире кайтарырга кирәк. Түбән Варта шәһәренең тикшерү комитетын һәм кеше хокуклары комиссиясен Ильясның эшеннән канунсыз азат ителүен тикшерүне сорыйбыз", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Петицияне пәнҗешәмбе кичкә өч меңнән артык кеше имзалаган иде.

Петербур метросында шартлау булып, берничә сәгать узуга күп кенә матбугат чаралары “террорчы”ның фотосын бастырып чыгарды. Шик астына алынучы әлеге кеше Башкортстанда туып-үскән Андрей Никитин исемле кеше булып чыкты.

Берничә ел элек ул ислам кабул итеп, үзенә Ильяс исемен алган.

Ильяс – хәрби. Рязаньдагы хәрби училищены тәмамлаган, Чечняда хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсендә отставкага киткән.

Ильяс Никитин Азатлыкка сөйләвенчә, Петербур метросында шартлау булган көнне туганнары аңа теракт ясауда гаепләнүе турында хәбәр җиткерәләр. Ильяс шунда ук үз теләге белән полициягә бара һәм үзенең гаепсез икәнлеген белдерә. Хәл ачыкланып, аның гаепле түгелеллеге исбатлангач та, Ильяс җәмгыять арасындагы гаепләүләрдән котыла алмый һәм зыян күрә. Шартлаудан соң барысы да ачыклангач, ул Петербурдан Башкортстанга кайтыр өчен башта Мәскәүгә оча, әмма Мәскәүдә юлчылар аны очкычка утыртмауны таләп итә. Ул Мәскүдә калырга мәҗбүр була. Мәскәү метросында аны тагын бер кат полиция тоткарлый, ә Түбән Вартадагы эш урынына шалтыратып (ул зур йөк машинасын йөртүче), аны эшеннән алуларын таләп итәләр.

XS
SM
MD
LG