Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүрия күгендә очышлар иминлеге турында АКШ белән килешүен туктата


Русия Сүрия күгендә очышлар иминлеген тәэмин итү турында АКШ белән килешүен туктата. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова белдерде. Әлеге адым АКШның Сүрия гаскәрләренә һөҗүменә җавап, диде ул.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, һөҗүмнең алдан әзреләнүе ихтимал, ә химик корал кулланудан зыян күрүчеләр бары тик сәбәп буларак кына файдаланылган. Вашингтон гамәлләрен министрлык Сүриягә каршы "агрессия" дип атады.

"Русия ягы АКШ белән төзелгән Сүрия күгендә очышлар иминлеген тәэмин итү турындагы килешүен туктатып тора. БМОның Иминлек шурасы килеп туган хәл турында фикер алышу өчен кичекмәстән утырыш җыярга тиеш", дип хәбәр ителә министрлык белдерүендә.

Русия һәм АКШ Сүрия күгендә очышлар иминлеге турындагы килешүнe 2015 елда кабул итте. Әлеге документ Сүриянең һава киңлегендә барлык очкычларның һәм пилотсыз очкычларның очышларын тәртипли.

Килешү гамәлгә кергәннән соң, Русия белән АКШ оператив элемтә каналлары аша тәүлек әйләнәсенә хезмәттәшлек иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бер-берсенә ярдәм итү турында да килешенгән иде.

"АКШ һәм башка илләрнең Сүриядә хөкүмәт рөхсәтеннән яки БМО Иминлек шурасы карарыннан тыш үз гаскәрләрен кертү - халыкара хокукларны нигезсез бозу. Әгәр бу элегрәк террорга каршы көрәш белән аңлатылса, хәзер суверен Сүриягә каршы агрессия булды. АКШның бүгенге гамәлләре Русия-Америка мөнәсәбәтләрен тагын да ныграк җимерә", диелә белдерүдә.

Җомгага каршы төндә Кушма Штатлар Сүрия гаскәренең Хомс виаләтендәге Шәйрат хәрби-һава базасына һөҗүм итте. Һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп фәрманы белән Идлиб вилаәтендә химик корал кулланылуга җавап итеп башкарылган диелә.

Британия, Төркия һәм Япония АКШның әлеге карарын хуплады.

Хомс хакимиятләре хәбәр итүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG