Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акбаржон Җәлиловның туганнары аның үз теләге белән интихарчы булуында шикләнә


Акбаржон Җәлилов
Акбаржон Җәлилов

Туганнары сүзләренчә, Акбаржон Җәлилов дингә тартылмаган һәм аның экстремистлар белән элемтәгә керүгә сәбәпләре булмаган.

Петербур метросында шартлау оештыруда шикләнелүче Акбаржон Җәлилов быел Кыргызстанга өенә кайтырга, йортны салып бетерергә һәм өйләнергә җыенган булган. Бу хакта РБКга Ош шәһәрендә башка туганнары белән яшәүче энекәше Ахрор сөйләгән. Туганнары һәм танышлары сүзләренә караганда, Җәлилов дини булмаган һәм беркайчан да дингә тартылмаган. Энекәше абыйсында беркайчан да дини китаплар һәм компьютерында ниндидер шикле әйберләр күрмәвен әйтә. Җәлилов ай саен өенә акча җибәреп торган. Якыннарының берсе дә аның интихарчы булу карары үзеннән чыккандыр дип санамый һәм экстремистлар белән элемтәгә керүгә дә бернинди сәбәп юк дип саный.

Петербур метросындагы шартлаудан соң Җәлиловның барлык туганнарын Кыргызстан иминлек көчләре сораштырган. Ош шәһәре эчке эшләре идарәсе матбугат үзәге вәкиле Зәмир Садыйков сүзләренчә, Акбаржон Җәлилов куркыныч һәм шикле кешеләр белән бары соңгы елларны Русиядә генә элемтәгә кергән булырга мөмкин.

3 апрель көнне шартлау нәтиҗәсендә интихарчыны да санап 14 кеше һәлак булды.

6 апрель көнне Тикшерү комитеты Петербур һәм Мәскәүдә терактка бәйле булуда шикләнелгән сигез кешенең тоткарлануын әйтте.

XS
SM
MD
LG