Accessibility links

Яңа Татар зиратында кабер ташларын җимерүдә гаепләнүче үзенең гаепсез булуын белдерде


Яңа Татар зиратында җимерелгән кабер ташлары
Яңа Татар зиратында җимерелгән кабер ташлары

Казанның Яңа Татар зиратында 123 кабер ташын җимерүдә гаепләнүче 24 яшьлек Ростислав Малахов әлеге каберләрдә күмелгәннәрнең туганнарына мөрәҗәгать итте. Ул үзенең гаепсез булуын белдерә.

Ростистлав Малахов хатны әлеге хәлгә игътибар җәлеп итәр өчен язуы турында сөйли. "Элек экстремизм өчен хөкем ителгәнгә күрә, миңа гаепләүләр тагалар. Ләкин мин мондый әшәке җинаятьне кылмадым", ди Малахов үз хатында. Дәфтәр битенә язылган бу мөрәҗәгать турында Idel.Релии хәбәр итә.

Кемдер кылган җинаятьнең күләгәсе миңа һәм туганнарыма төшә, ә чынлап бу гамәлләрне башкаручылар иректә йөри, бәлки, сезнең янда яшидер, ди егет.

Ул бу зиратта бер тапкыр да булмавын, аның кайсы районда икәнен дә белмәвен әйтә.

"Үземнең дә якыннарымның, шул исәптән, әтиемнең каберләре бар. Мин сезнең хисләрегезне аңлыйм, әмма ярдәм дә итә алмыйм. Җинаятьне кем башкарганын белмим. Бу хакта үзем дә 8 мартта тоткарлангач кына белдем. Сез мине аңларсыз дип өмет итәм. Бәлки, үзегез бу рухи гарипләрне таба алырсыз. Мин беркемнән дә качмыйм", дип яза Малахов.

Малаховның адвокаты Андрей Шатруков Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәагть җибәргән. Ул анда тикшерү изоляторында утыручы Малаховка карата канунсыз гамәлләр кылына дип белдерә.

7 апрельдә Ростислав Малаховны сак астында калдыруны 7 июньгә кадәр озайттылар. Ул җинаять кодексының 244.2 маддәсе ("мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү") һәм 318.1 маддәсе (хакимият вәкиленә карата көч куллану") нигезендә гаепләнелә.

Узган елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. 9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

XS
SM
MD
LG