Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет мәхкәмәсендә Редван Сулейманов эше каралды


Редван Сулейманов, архив фотосы
Редван Сулейманов, архив фотосы

12 апрель Акмәчетнең тимер юл район мәхкәмәсендә "украин диверсанты” саналган Редван Сулейманов эше каралды. Ул Акмәчеттә һава аланы, автостанцияләр, диңгез портлары миналануы хакында телефон аша ялган хәбәр таратуга ярдәм итүдә гаепләнә.

Утырышта катнашкан һава аланы хезмәткәре Редван Сулеймановның әлеге җинаяте 239 мең сум зыян китерүе, һава аланын тикшерү өчен 2 кинолог, 28 кеше җәлеп ителүен, моңа өстәмә акча тотылуын сөйләде. Адвокат Эмиль Курбединовның "бу зыянны раслаган читтән ниндидер экспертиза уздымы, хезмәткәрләргә өстемә акча түләндеме?" дигән сорауларына һава аланы хезмәткәре "юк" диде.

“Бу җинаять эш буенча барлык гаепләү Редван Сулеймановның үз гаебен тануы хакында имзалаган сорау протоколлары нигезендә раслана. Русия җинаять кодексы буенча гаепләнүченең үз гаебен тануы гаепләү өчен җитәрлек түгел. Утырышларда башка дәлилләр китерелми, мин бу эштә объектив раслауларны күрмәдем, шаһитларның да сөйләгәннәрендә моны күрмим“, диде Азатлыкка адвокат Эмиль Курбединов.

Телефон аша миналау турында хәбәр гарәп һәм начар рус телендә булган. Редван Сулейманов гомумән гарәп телен белми, тик рус телендә сөйләшеп, кырымтатарчасын аңлый, диде аның туганы Зера апа. Ул Редванны тоткарлап гаепләүне аның Русия паспортын алмау, Русиягә күчеп хезмәт итмәвенә бәйли. “Ул террорист түгел”, ди ул.

Рәсми булмаган чыганакларга күрә 8 айдан бирле утырган Редван Сулеймановны гаебен танырга мәҗбүр итү өчен хәтта кыйнаганнар. Туганнары аны беренче тапкыр күргәндә аны кыйнаганнары йөзенә чыккан иде диләр. Аңа гаебеңне танымасаң, туганнарыңны тынычлыкта калдырмыйбыз дигәннәрен дә сөйли алар.

Редван Сулеймановны телевидениедән күрсәтеп, аны украин разведкасы яллаган дигән хәбәрләр таралганнан соң аңа "диверсант" дип карый башлыйлар.

Редван Сулейманов 2014 елда Акмәчет-Алушта юлында урнашкан Перевальное бистәсендәге украин хәрби бүлегендә хезмәт иткән. Ул Украинага биргән антыннан ваз кичмәгән, Русиягә ант итмәгән, Русия паспортын алмаган. Русия хәрбиләре бу украин хәрби бүлеген блок иткәндә Редванның атасы Рустем бу бүлекне химая итүчеләр арасында булган.

Хәрби бүлек таркалган соң ул Украинага чыгып киткән. Кырымга беренче тапкыр дәү әтисе үлгәндә украин паспорты белән килгән. Аның туганы булган Зера апа Азатлыкка Русиянең чик хезмәтләре Редванны ул чакта Кырымга украин паспорты белән кертмәскә тырышканда аның акча төртеп керергә мәҗбүр булуын сөйләде. Икенче тапкыр ул 2016 елның июль аенда Кырымга килә. 30 июльдә Акмәчет һава аланында тоткарлана. Сулеймановның әнисе Руслана исә бу эш фабрикацияләнде дип саный.

Бу эш буенча чираттагы мәхкәмә утырышы 18 апрельгә тәгаенләнде.

XS
SM
MD
LG