Accessibility links

12 апрель Казанда "Фатирник" дип аталган җанлы музыка кичәсе үтте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Мин татарча сөйләшәм" хәрәкәте кысаларында Алафузов фабрикасында тамаша уздырды, оештыручылар билгесез башкаручыларны да сәхнәгә чыгарды. Бу чара "Мин татарча сөйләшәм"гә әзерлек тә иде.

Оештыручылар кичәнең максатын яшьләрне берләштерү һәм формаль булмаган форматта аралашып, яңа, элек таныш булмаган җырчыларны, музыкантларны тамашачы белән таныштыру, шул ук вакытта форум белән хезмәттәшлек итүче яшь башкаручыларны фестиваль алдыннан халыкка таныту, дип билгеләде.

Тамашачының күбесенә Алафузов фабрикасының “оригиналь” бинасы ошаганлыгы ачыкланды

“Фатирник” әле икенче ел гына үткәрелә. Чараның аудиториясе шактый киңәйгән. Ittifaq төркеме солисты, Yummy Music лейблы директоры һәм чараны оештыручыларның берсе булган Ильяс Гафаров та моны раслый. “Быел музыкантлар да, тамашачылар да күбрәк”, ди ул.

Оригиналь музыка өчен оригиналь урын кирәк – Ittifaq төркеме солисты шундый фикердә. Чыннан да, быел кичәне үткәрү өчен оештыручылар бик үзенчәлекле урын сайлаганнар. Татар альтернатив музыкасын тыңлар өчен тамашачы иң элек төрледән-төрле рәсемнәр белән чуарланган диварлар яныннан үтәргә һәм тыштан бераз ташландык кебек тоелган ярым караңгы бина эченә керергә тиеш. Соңрак, монда телефон тотмаганлыгы да ачыкланды.

Әлбәттә, мондый чарада беренче тапкыр булучыларны бу бина берникадәр гаҗәпкә калдырган калдыруын, әмма алар да музыка белән урын бер-берсенә туры килә, дип саныйлар. Сораштыру нәтиҗәсендә тамашачының күбесенә Алафузов фабрикасының “оригиналь” бинасы ошаганлыгы ачыкланды. Бу турыда сәхнәдән дә кызыклы фикерләр ишетелде. Мәсәлән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин шаяртып, киләсе “фатирник”ны юл астында яки бункерда уздырыргы тәкъдим итте.

Музыкаль кичәдә чыгыш ясарга теләүчеләр бихисап булган. Гүзәл Бәдретдинова әйтүенчә, катнашырга теләүчеләрне җыйсаң, алар куйган концерт бер-ике көнгә сузыла алыр иде. “Фатирник”та исә аларның иң-иңнәре генә чыгыш ясаган.

Татарда баян һәм курай гына булырга тиеш дигән фикерне кемдер уйлап чыгарган

Алар арасында Актаныш егете Илдар Харисов та бар. Ул инде 2011 елдан башлап җырлар яза, аранжировкалар ясый икән. Төп шөгыле җырлау булмаса да, егет үзен сәнгатьнең бу төрендә дә сынап караган. “Күңелем ничек сизә, шулай җырлыйм”, ди ул. “Фатирник” сәхнәсе дә башкалардан аерыла дигән фикердә Илдар. “Монда тамашачы да, музыка да башка төрле”, ди җырчы.

Татар рэпы, рок-музыкасы юк, бу агымнар безнең милләтебезгә хас түгел, диючеләр бар. Кемдер бу фикер белән килешә, кемдер альтернатив музыка барлыкка китерүчеләрне яклый. Бу мәсьәләгә карата Илдарның фикере белән кызыксындык. Егет татар альтернатив музыкасы бар һәм булырга тиеш дип саный. “Татарда баян һәм курай гына булырга тиеш дигән фикерне кемдер уйлап чыгарган һәм олылар безгә шуны кечкенәдән аңлаталар, алар музыка гел бертөрле булырга тиеш дип саныйлар. Мәсәлән, хәзерге көндә популяр булган Elvin Greyны алыйк. Үзем шәхсән тыңламасам да, мин аның безгә башка төрле музыка китерүчеләр арасында беренчеләрдән булуын таныйм. Яшьләр музыканың алга барганын һәм 2000нче елларда утырып калырга теләмәгәнен аңлый. Салават абый музыкасын инде беркем дә тыңламый дияргә була. Әлбәттә, афәрин аңа, ул үз вакытында атып калган, әмма хәзер яшьләргә урын бирергә кирәк. Яңа төркемнәр, яңа стильләр, яңа төр музыка күбрәк таралсын иде”, ди Илдар.

XS
SM
MD
LG