Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:03

АКШ прокуратурасы кибермошенниклыкта гаепләнүче Русия ватандашы Роман Селезневка 30 ел төрмә җәзасы сорады.

Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Валерий Селезновның улы кылган җинаять өчен гомерлек төрмәгә кадәр хөкем каралган, диләр прокурорлар. Мәхкәмә документларына сылтанып, бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Үзен тәртипле тоткан очракта, 32 яшьлек Роман Селезнев 50 яшьләр тирәсендә төрмәдән чыгарга мөмкин, дип белдерелә.

Селезнев гаебен таныган һәм үз гамәлләре өчен гафу итүне сораган. "Мин, Роман Селезнев, шуны әйтергә телим: мин хаклы түгел, гафу үтенәм. Кайчан да булса төрмәдән чыгарыма өметләнәм. Зыян күрүчеләр һәм җәмәгатьчелек алдында бурычларымны кайтарыр өчен бик күп эшләячәкмен. Мин намус белән эшләячәкмен", дигән Селезнев мәхкәмәгә язган 11 битлек хатында.

2016 елның августында антчылар (присяжныйлар) мәхкәмәсе Селезневны гаепле дип тапты. Сүз аның кибермошенниклыкка катнашуы һәм 170 млн доллар күләмендә зыян китерүе турында бара. Прокуратура мәгълүматларына караганда, Селезневның компьютерында 1,7 миллион кредит картасының урланган номерлары табылган.

2014 елда Селезневны Мальдив утрауларында АКШның яшерен хезмәте агентлары тоткарлап АКШка китерде.

XS
SM
MD
LG