Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комиссия Тукай бүләгенә Мәдинә Маликова, Розалина Шаһиева һәм Харис Салиховны тәкъдим итә


Тукай бүләге түштамгасы
Тукай бүләге түштамгасы

Комиссия әгъзаларының берсе Азатлыкка белдерүенчә, Татарстан президенты фәрман имзалаганда әлеге исемлеккә үзгәреш кертергә мөмкин.

Тукай бүләген бирү комиссиясе быелгы бүләкне язучы Мәдинә Маликова ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен) бирергә дигән карар чыгарган.

Бу хакта Азатлыкка Тукай бүләген бирү комиссиясе әгъзаларының берсе әйтте. "Татарстан президенты фәрман имзалаганда әлеге исемлеккә үзгәреш кертелергә мөмкин", дип тә өстәде ул.

Азатлык Тукай бүләгенә намзәтләрдән "Премияне үз арагыздан өч кешегә, кемгә бирер идегез?" дигән сораштыру үткәргән иде. Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликова, Фирдәвес Ханов иң күп тавыш җыючылар булды.

Азатлык сайтында намзәтләргә тавыш бирү барды. Түбән Камадан архитектор Фирдәвес Ханов иң күп (29 процент) тавыш җыйды. Аннан соң "Тукай – ядкәрләрдә" фәнни-популяр ике томлы басма​ әзерләүчеләр Рамил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллиннар, рәссам Мәдияр Хаҗиев килә.

2017 елның Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырыла. 2014 елдан бирле бүләк күләме 500 мең сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG