Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

РЖД, "Содружество" антипремиягә лаек булды

Быел "Тяжело с татарским" антипремиясе ике оешмага - РЖД һәм "Содружество"га бирелде. РЖДга антипремия Казанның Төньяк вокзалында татарча язулар һәм игъланнар булмавы өчен бирелде. "Содружество" исә Казан янында йөрүче электричкалары өчен җавап бирә. Бу ширкәт дәүләт теле - татар телен санга сукмаганга Казанга һәм Казаннан юл тоткан электричкалар, шул исәптән Казан һава аланыннан килгән кунаклар да татарча мәгълүматны күрми һәм ишетми.

Быел татар телен ихтирам иткәне өчен рәхмәт хатлары "Лента" кибетенә һәм "Гыйлем" проектына да бирелде. "Лента" быел Казанда ачкан кибетендә барлык язуларны ике дәүләт телендә урнаштырган. "Гыйлем" исә инде берничә ел татар телендә фәнни-популяр язмаларны әзерли һәм киң массага тарата, ди оештыручылар.

Казан комитетлары рейтингы

Бу “Мин татарча сөйләшәм” кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан мэриясендәге комитетларының татар телен куллану/кулланмавы рейтингын төзеде. Узган ел мондый рейтинг Татарстан министрлыкларына багышланган иде. Быелгы рейтингны bez.tatar сайтында күреп була. Нәтиҗәсе шатланырлык түгел: күпчелек комитетларда шалтыратуга татарча җавап бирү, сайтларны татарча алып бару, норматив документларны татарча урнаштыру белән җитди проблемнар бар.

Яше дә, өлкәне дә "Мин татарча сөйләшәм"дә

​“Мин татарча сөйләшәм”дә ALTAN, Зарина Вилданова һәм Чикләвек, Juna, “Оскар һәм С7С5” төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм Илгиз Шәйхразиев җырлары көтелә. Татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары һәм санга сукмаган дәүләт оешмаларына антипремияләр тапшырыла. Татар-дозор уены һәм яшь татар архитекторлары бәйгесенә нәтиҗәләр ясала.

Бауманны тутырып "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланып китте

Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланды! Быел ул уникенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2006 елда, Казанда татар шәһәр мәдәниятен булдыру максатыннан оештырыла. Башта "Үзебез" яңа буын хәрәкәте тарафыннан оештырылып килсә, хәзер ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тырышлыгы белән үткәрелә.

"Мин Казанда чыгыш ясавым белән бик бәхетле"

Аделия Заһидуллина
Аделия Заһидуллина

​Биш ел Петербурда яшәгән, хәзер Казанда торучы Аделя Заһидуллина "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланганда бәйрәмдә катнашуына куануын белдерде. Ул Петербурда да татар чараларында катнашуын, "миллилекне бөртекләп җыюын" белдерде.

Казанда үтә торган "Мин татарча сөйләшәм" чараларының гала-концертында яшь башкаручылар: Аделя Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин да катнаша. Аларны Вконтакте сайтында бәйге нәтиҗәсендә сайлап алдылар.

"Мин татарча сөйләшәм" башланырга санаулы минутлар кала

Казан үзәгендәге Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" (МТС) чарасы башланырга ярты сәгать чамасы калып бара. Яшьләр җыела. Казан югары уку йорты студентлары үзебез теләп килдек дип белдерә. "Ә" хәрефе - Бауман урамының төп бизәге бүген. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм МТСның беренчесен оештырган Илшат Сәетов та түзеп тора алмады, кеше-кара килгәнче "Ә" хәрефе белән фотога төште.

Илшат Сәетов (с) һәм Тәбрис Яруллин
Илшат Сәетов (с) һәм Тәбрис Яруллин

Балалар бакчаларында да Туган тел көне үтте

Казанның 290нчы балалар бакчасында да Туган тел көне һәм Тукай бәйрәме үтте. Балалар төркемнәргә бүленеп бер-берсенә Тукай әсәрләреннән тамашалар күрсәтте. "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле", һәм башка геройлар балалар янына кайтты. Ахырда барсы бергә "Туган тел"не җырладылар, дип хәбәр итте Азатлыкка тәрбияче Ралия Вәлиева.

"Уфадагы татар оешмаларының җитәкчеләре Казанга качты"

Тукай туган көнне Уфада бер генә татарча чара да юк дип белдерә "Нур" театры артисты Мәхмүт Фатыйхов. "Бөтен татар оешмалары Казанга качты. Былтыр да шулай булган иде. Бездә татар җитәкчеләре эшләми, кунак булудан башлары чыкмый", диде Азатлыкка Фатыйхов.

Кичә Уфада берничә активист Тукайга һәйкәл куюны таләп итеп пикет үткәрде.

ТНВ "Туган тел"не җырлатып бетертмәде, өзде

Шигърият бәйрәме "Туган тел"не җырлап тәмамланды. Бәйрәм ахырында җыелган халыкның яртысы таралышкан иде инде. Бу чараны турыдан-туры күрсәткән ТНВ телеканалы "Туган тел" җырын башкарганны күрсәтеп бетермәде, өзде дип зарланды телевизор караучылар. ТНВ Шигърият бәйрәменнән соң, иртәнге якта Җәлил театрында булган тантананың язмасын күрсәтә башлады.

Шигърият бәйрәменә килгән ТНВның трансляция машинасы
Шигърият бәйрәменә килгән ТНВның трансляция машинасы

дәвам

XS
SM
MD
LG