Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Архитекторлар бәйгесендә Адел Фәхретдинов җиңде

Яшь архитекторларны бүләклиләр
Яшь архитекторларны бүләклиләр

​Икенче урын – Камил Кадыйров, Диана Мөхәммәтҗанова, Александра Иванова. Өченче урын – Олег Гордиенко. Адел Фәхретдинов эше "иң төгәл эшләнгән эш" дип бәяләнде. Аның идеясен Qullar студиясе тормышка ашырган.

Зәррәбин нәрсәне аңлата?

​Алып баручылар - Нурбәк белән Чулпан Хөббәтуллина халыкка уен уйната. Татарча сирәк кулланылган сүзләрнең мәгънәсен фаразларга кирәк. Иң күп алкышлар җыйган кеше - җиңә. Ә сезнеңчә, зәррәбин сүзе нәрсә дигәнне аңлата?

"Зәррәбин - лупаның татарчасы

"Татарча ничек була?" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү
"Татарча ничек була?" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү

"Татар чаралары милләт өчен бик мөһим!"

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының беренчеләрен оештыручы Илшат Сәетов Азатлыкка бүгенге бәйрәмгә куануын белдерде.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

"Беренче чаралар белән чагыштырганда алга китеш күренә. Оештыру да һөнәригә әйләнде. “Мин татарча сөйләшәм” чараларында катнашучыларның саны бик артты. Концерт булып кына калмыйча, ел әйләнәсендә төрле чаралар да уза. "Печән базары", “Татар-дозор" һәм башкалар. Алар милләт өчен бик мөһим", ди Сәетов.

Халык бик күп, оештыручылар белдергәнчә әлегә, узып баручылар белән бергә 2-3 меңләп кеше катнаша. Катнашучыларның күпчелеге - яшьләр, студентлар. Өлкән буын вәкилләре дә күренә.

Блоггерлар халык белән бергә селфига төште

Тамашаны Нурбәк алып бара. Дөнья күләм танылган татарларны барлады ул. Рудольф Нуриев, Алсу, Марат Сафиннарны һәм башкаларны телгә алды. Ә бүгенге заманда видеоблогерлар “Татар малае”, “Кызык-кызык”, “Булат-браво” бигрәк тә нык танылганнар дип тә белдерде.

Сәхнәгә актив татар блоггерлары чыкты. Алар татар телен яратырга, кулланырга, сөйләшергә чакырды һәм интернетта татар теле кулланылышын арттырырга кирәклеген әйтте. Егетләр бөтен катнашучылар белән селфи дә төшерде.

РЖД, "Содружество" антипремиягә лаек булды

Быел "Тяжело с татарским" антипремиясе ике оешмага - РЖД һәм "Содружество"га бирелде. РЖДга антипремия Казанның Төньяк вокзалында татарча язулар һәм игъланнар булмавы өчен бирелде. "Содружество" исә Казан янында йөрүче электричкалары өчен җавап бирә. Бу ширкәт дәүләт теле - татар телен санга сукмаганга Казанга һәм Казаннан юл тоткан электричкалар, шул исәптән Казан һава аланыннан килгән кунаклар да татарча мәгълүматны күрми һәм ишетми.

Быел татар телен ихтирам иткәне өчен рәхмәт хатлары "Лента" кибетенә һәм "Гыйлем" проектына да бирелде. "Лента" быел Казанда ачкан кибетендә барлык язуларны ике дәүләт телендә урнаштырган. "Гыйлем" исә инде берничә ел татар телендә фәнни-популяр язмаларны әзерли һәм киң массага тарата, ди оештыручылар.

Казан комитетлары рейтингы

Бу “Мин татарча сөйләшәм” кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан мэриясендәге комитетларының татар телен куллану/кулланмавы рейтингын төзеде. Узган ел мондый рейтинг Татарстан министрлыкларына багышланган иде. Быелгы рейтингны bez.tatar сайтында күреп була. Нәтиҗәсе шатланырлык түгел: күпчелек комитетларда шалтыратуга татарча җавап бирү, сайтларны татарча алып бару, норматив документларны татарча урнаштыру белән җитди проблемнар бар.

Яше дә, өлкәне дә "Мин татарча сөйләшәм"дә

​“Мин татарча сөйләшәм”дә ALTAN, Зарина Вилданова һәм Чикләвек, Juna, “Оскар һәм С7С5” төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм Илгиз Шәйхразиев җырлары көтелә. Татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары һәм санга сукмаган дәүләт оешмаларына антипремияләр тапшырыла. Татар-дозор уены һәм яшь татар архитекторлары бәйгесенә нәтиҗәләр ясала.

Бауманны тутырып "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланып китте

Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланды! Быел ул уникенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2006 елда, Казанда татар шәһәр мәдәниятен булдыру максатыннан оештырыла. Башта "Үзебез" яңа буын хәрәкәте тарафыннан оештырылып килсә, хәзер ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тырышлыгы белән үткәрелә.

"Мин Казанда чыгыш ясавым белән бик бәхетле"

Аделия Заһидуллина
Аделия Заһидуллина

​Биш ел Петербурда яшәгән, хәзер Казанда торучы Аделя Заһидуллина "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башланганда бәйрәмдә катнашуына куануын белдерде. Ул Петербурда да татар чараларында катнашуын, "миллилекне бөртекләп җыюын" белдерде.

Казанда үтә торган "Мин татарча сөйләшәм" чараларының гала-концертында яшь башкаручылар: Аделя Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова, Радик Мусин да катнаша. Аларны Вконтакте сайтында бәйге нәтиҗәсендә сайлап алдылар.

дәвам

XS
SM
MD
LG