Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:56

Чернобыльчеләр Татарстанда атом станциясе төзүгә каршы


26 апрель - Чернобыль фаҗигасенең 31 еллыгын искә алырга җыелган халык һәйкәлгә чәчәкләр сала

26 апрель Чернобыль фаҗигасенә 31 ел тулу Казанда да искә алынды. Коткару эшләрендә Татарстаннан 3896 кеше катнашкан, бүген шуларның ике меңе исән. Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшкән чернобыльчеләр Татарстанда атом станциясе төзүгә каршы булуларын белдерде.

Татарстандагы "Чернобыль берлеге" президенты Александр Барсков сүзләренә караганда, Татарстанда елына Чернобыль һәлакәтеннән соң коткару эшләрендә катнашкан 50дән алып 100гә кадәр кеше үлә. Һәр өч-дүрт көнгә бер чернобыльче арабыздан китә тора, ди ул.

Чернобыльчеләргә каралган ташламалар да хәзерге көндә киметелгән. Инвалид булу турында документ юнәтү эшләре дә авырлашкан.

"Без аена бер тапкыр бирелә торган аерым пособие, шулай ук аена 540 сумлык азык-төлек пособиесе алабыз. Фатир түләүләренә 50% ташлама бирелә. Анысыннан бары тик чернобыльче үзе генә файдалана ала. Тернәкләндерү үзәкләренә һәр ел бер юллама алырга тиеш булсак та, 3-5 елга бер эләгергә мөмкин. Күпләргә ансы да эләкми. Инвалидлык алу хәзер бик авыр. Аны алганда исәптә тотылган авыру төрләрен киметеп бетерделәр диярлек. Күп кешедә хәзер онкология авырулары, дип белдерде ул Азатлык сорауларына җавап итеп.

Аның бу сүзләрен митингка килүчеләр - Чернобыль һәлакәтеннән соң коткару эшләрендә катнашучылар да җөпләде.

Фаҗига үзәгендә булган Фәрит Еналиев, чернобыльчеләргә бирелергә тиешле ташламаларны хәзер кайбер оешмаларның бирүен, кайберләренең бирмәвен әйтеп үтте.

Без күренми торган дошманга каршы көрәштек

"Без күренми торган дошман белән көрәштек. Шуңа күрә безнең статус сугышта катнашучылардан өстенрәк булырга тиеш. Ә хөкүмәт моны аңламый. Безгә елына ике мәртәбә ял йортына юллама бирелергә тиеш. Мин исә аны өч елдан бирле ала алмыйм", дип белдерде ул.

Александр Барсков
Александр Барсков

Еналиев үзенең яңа атом станциясе төзелергә тиеш булган Кама Аланы бистәсеннән икәнен һәм бик күпләр кебек үзенең дә бу төзелешкә каршы булуын әйтте.

"Зәһәр - зәһәр инде ул. Без аны Чернобыльдә күрдек бит. Бер генә АЭСның да шартламас дигән гарантиясе юк. Фукусимада да шартлады әнә. Әгәр без үзебезне үзебез сакламыйбыз икән, беркем дә безне сакламаячак", диде ул.

Кама Тамагыннан Искәндәр Әскәров Чернобыль һәлакәтеннән соң коткару эшләренә 1987 елның 1 февралендә киткән. Ул вакытта аңа 30 яшь, өйләнгән, ике баласы булган. Чернобыльдә өч ай эшләгән.

Искәндәр Әскәров
Искәндәр Әскәров

"Мин офицер идем. Анда нәрсә булганын белеп бардым. Китәр алдыннан кичен килеп иртәгә җыенып юлга чыгарга кирәклеген әйттеләр. Суыткычта нәрсә бар - бер тәүлеккә җитәрлек итеп шуны тутырдым да китеп бардым.

Рота командиры буларак станциянең үзендә булырга туры килде. Минем кул астындагылар станциянең шартлаган җирендә фундаментны ваттылар. Нурланышлы фундамент кисәкләрен алып аның урынына яңа фундамент салып бардылар.

Анда көненә 20 минут эшләдек. Бу вакытка станциягә керү, эшләү һәм чыгу керә иде.

Нурланыш эләккән кешенең тиресе сөягеннән аерыла башлый

Нурланышның тәэсирен баргач та сиздем. Ике-өч көннән ангина булган кебек тамак төбе авырта башлады. Бер-ике көннән баш әйләнә башлады. Аннан инде нурланыш бөтен күкрәкне кыса башлады.

Бик күпләр шунда ук үлеп тә калды. Көчле нурланыш эләккән кешенең бите аска таба тартыла башлый. Тиресе сөяктән аерыла. Эри. Кеше шунда борынын бер якка борып куйса, аның борыны шул якка борылып кала. Күзен катырак итеп ачса, шулай ачылып кала. Ул инде аны үзе тоймый. Күзәнәкләре бетә, яшәве бетә. Без шундыйларны күрсәк, тизрәк табибларга барып әйтә торган идек. Аларны тиз генә ашыгыч ярдәм белән алып китәләр иде", ди Әскәров. Аның сүзләренә караганда, чернобыльчеләргә ташламалар хәзер бөтенләй беткән.

Казанның Идел буе районында 785 чернобыльчедән 30 кеше калдык

"Безне хәзер искә алучы да юк. Искә алсалар, Татарстан чернобыльчеләр берлеге рәисе Барсков мондагы һәйкәлне төзекләндергән булыр иде. Шуны да эшләтә алмый. Элек без мондый көннәрне Офицерлар йортында җыелып фаҗигане шунда искә ала торган идек. Ә хәзер безне искә алучы да юк. әфганчыларны ничек бетерделәр, безне дә шулай оныттылар.

Тагын бер биш елдан монда митингка чыгарга чернобыльчеләр калмый да. Мин 1987 елның 9 маенда кайтканда Казанның Идел буе районында гына да 785 чернобыльче бар иде. Хәзер иң күбе 30 кеше калдык бу районда. 31 ел эчендә күпме кеше үлеп бетте", дип үз хәтирәләре белән уртаклашты ул.

Әскәров тә башка чернобыльчеләр кебек үк Кама Аланында төзеләчәк АЭСка каршы булуын әйтте.

Татарстан уртасында шундый зур атом станциясе төзелә икән, Татарстанны бетте дип санарга була

"Кулымнан килсә, халыкны да каршы чыгарга өндәр идем. Байраклар күтәреп чыгар идем каршы булуымны белдереп. Радиациянең нәрсә икәнен анда булучылар бик яхшы белә. Әгәр дә безнең Татарстан уртасында шундый зур атом станциясе төзелә икән, Татарстанны бетте дип санарга була. АЭСка бит турбиналарны әйләндерер өчен һәрдаим су кирәк. Әгәр ул су Камадан алына икән, аның бит ташландыгы кире чыгачак. Бу пычрак су аша безнең зур Иделебез дә агулана дигән сүз. Бу исә нурланыш дигән сүз, мин моңа каршы", дип ул да Татарстанда төзеләчәк АЭСка каршы булуын җиткерде.

Митинга Балтач районыннан килгән чернобыльчеләр Шамил Зәйнуллин, Заһретдин Рамазанов, Сарман районыннан Әзһәр Вәлиуллин да Татарстанда АЭС төзелә калган очракта хөкүмәтнең бар халыкны куркыныч астына куячагын, алай гына да түгел, моның халыкны тар-мар итү өчен эшләнгән эш булуын, республикада электр энергиясенең болай да җитештереп булуы турында әйттеләр.

Белешмә

2006 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26 апрельне Халыкара нурланыш казалары корбаннары көне дип билгеләде. Бу көнне 31 ел элек Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булды. Нәтиҗәдә атмосферага 190 тоннага якын нурланышлы матдәләр таралды. 400 меңнән артык кеше һәлакәт зонасында булды һәм нурланыш алды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG