Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа татар бистәсе зиратында өмә үтәчәк


Казанның Яңа татар зираты
Казанның Яңа татар зираты

29 апрельдә Яңа татар бистәсе зиратында өмә уздырыла. Анда Казан мәдрәсәләре студентлары һәм укытучылары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары, шәһәрнең студент төзелеш төркемнәре әгъзалары катнашачак.

Оештыручылар Яңа татар бистәсе зираты хәленә битараф булмаган барлык кешеләрне чакыра.

Зиратка 31нче маршрут автобусы белән "Макарон фабрикасы"на кадәр килеп, биш минутлап Юл урамы буенча җәяү барасы. Өмә иртәнге унынчы яртыдан көндезге беренче яртыга кадәр дәвам итәчәк.

Узган елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. 9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

Күптән түгел әлеге зиратта 123 кабер ташын җимерүдә гаепләнүче 24 яшьлек Ростислав Малаховның тоткарлануы билгеле булды. Ләкин ул үзенең гаепсез булуын белдереп, әлеге каберләрдә күмелгәннәрнең туганнарына мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG